Яңа фикерләр:

postheadericon Юныс галәйһиссәлам. 1 нче кисәк

1377977585_c206262aa118a6b4217b455e7c1655d7
Гыйрак җирендәге Мусал янындагы Найнава шәһәрендә яши торган кавем, башка бөтен адашкан кавемнәр кебек үк, агачтан һәм таштан потлар ясап, шуларга табына торган булалар.
Алар үз куллары белән ясаган әлеге потларга – җансыз курчакларга – зур өметләр баглыйлар, аларны нинди дә булса көчкә ия дип беләләр.

Алар:
– Безгә бу потлар ярдәм итәләр, авырсак шифа бирәләр, — диләр.
Ләкин, әлбәттә, болар һәммәсе дә шәйтан вәсвәсәсе һәм адашу гына. Чөнки ризыкны да, шифаны да Бер Аллаһ кына бирә вә Ул гына һәрнәрсәгә кадир, ни теләсә шул була.
Менә шул кавем Аллаһтан ераклашып үзләре ясаган курчакларга, һәйкәлләргә табына башлаулары белән бик куркыныч адашуга, җәһилияткә чумалар.
Ләкин Бөек Аллаһ Тәгалә аларга туры юл тели. Ул Үзенең мәрхәмәте белән аларны туры юлга өндәсен өчен Юныс галәйһиссәламне шушы кавемгә пәйгамбәр итеп җибәрә.
Юныс галәйһиссәлам кавеменә туры-хак юлны аңлатып, Бер Аллаһка гына гыйбадәт кылырга чакыра башлый.
Аларның ясаган потлары зыян да, файда да китерә аламганлыгын һәм эшләгән гамәлләре Җәһәннәмгә керүгә сәбәп икәнлеген аңлата.
Әмма аның кавеме бу үгет-нәсыйхәтләргә колак салмый.
Шулай ук Юныс галәйһиссәлам аларга әүвәлге — Нух, Һуд, Салих кавемнәренең ничек һәлак булганнарын исләренә төшереп, аларны шул хәлгә төшүләре белән кисәтә.
Ләкин Юныс галәйһиссәлам кавеменә ничек кенә аңлатырга тырышмасын, алар аны һәрвакыт кире кагалар.
Хәтта Юныс галәйһиссәлам аларга:
– Әгәр дә сез иманга килмәсәгез, Аллаһ сезгә каты газап җибәрер», — дип кисәткәч, алар аңа:
– Без сиңа ышанмыйбыз һәм ата-бабаларыбыз гыйбадәт кылган әйберләрне ташламыйбыз, әгәр син безгә газап килә дип куркытасың икән, әйдә җибәр ул газапны, газапла безне!, — дип, көфер сүзләре белән җавап бирәләр.
Юныс галәйһиссәлам аларга төрле юллар белән аңлатырга тырыша. Әмма ул кавем ата-бабаларының гыйбадәтен ташлауга караганда, Аллаһ Тәгаләнең газабын җиңелерәк дип уйлыйлар.

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий