Яңа фикерләр:

postheadericon Ильяс галәйһиссәлам. 1 нче кисәк

amulety-ot-sglaza-na-bulavke-0005101928-preview
Ильяс галәйһиссәламне Аллаһ Тәгалә хәзерге Ливандагы Бәгләбәк исемле җирдә яшәүче халыкка пәйгамбәр итеп җибәрә.
Ул кавем, үзләренә кадәр булган адашкан кавемнәр кебек үк, үзләренә агачтан яки таштан потлар ясап, шуңа табыналар иде.

Әгәр дә кем дә кем агачтан яки таштан, яисә башка нәрсәдән курчак ясап, шуны үзенең алдына куеп, аңа сәҗдә кылса, аннан ашарга яки эчәргә, бәла-казалардан саклавын сораса, ул кешене акыллы дип әйтеп булырмы?
Юк, әлбәттә.
Ничек инде ул Бер Кодрәтле, бөтен нәрсәгә дә хуҗа булган Аллаһтан тыш ниндидер чит нәрсәләргә гыйбадәт кылырга мөмкин???
Шәйтан, әлбәттә, Утка үзе белән бөтен кешелекне өстерәп керергә тели. Шуңа күрә ул гасырлар буе, еллар буе, айлар буе, көннәр буе, сәгатьләр буе тырыша. Кешене Аллаһ Тәгалә беркайчан да гафу итми торган, кичерми торган гөнаһка чакыра.
Ни кызганыч, хәзерге көндә дә кешеләр, үзләре дә сизмәстән, турыдан-туры Утка илтә торган әлеге гөнаһны – ширекне кылалар.
Әлбәттә, алар курчакларга сәҗдә кылмыйлар… ләкин шуңа күрә дә бу гөнаһны кылганнарын сизмиләр.
Мәсәлән, хәзерге кеше: “Миңа күз тимәсен тагын!” – дип уйлап, кибеттән “күзләр” төшкән булавкалар яисә бөтиләр сатып алалар. Аннары шуны киемнәренә, машиналарына, өйләренең стеналарына, баласының коляскасына тагып тыныч күңел белән йөриләр.
Ә шәйтан сөенә!!! Ул үзе теләгәненә иреште!!! Кешене Аллаһ мәңге гафу итмәячәк гөнаһка китерде!!!
Әгәр дә шул бөтиләрне алган кеше башын эшләтеп, әз генә булса да уйлап караса, Аллаһ Тәгалә биргән акылын эшкә җиксә, ул, әлбәттә, хзенең шулай эшләвенең гөнаһ икәнлеген аңлар иде!!!
Ләкин кеше уйланырга яратмый!!!
Ялкаулана!!!
Ә беләме икән ул, үзенең әлеге ялкаулыгы аны мәңгелек утка илтәчәген???
Ул бөтиләрне тагып йөрү – ул шул кавемнәрнең потларга табынулары белән бер үк нәрсә бит!!!
Чөнки ничек инде бер агач, яки таш, яки башка нәрсәдән ясалган материал кисәге сиңа ярдәм итсен?
Син аны теләсәң яндырасың, телисең икән ватасың яки суга атасың! Ә ул сиңа бернинди зыян да сала алмый! Файда да китерә алмый! Алай гына да түгел, берничек тә үзен чыгарып атарга комачау да итә алмый! Ул сиңа түгел, хәтта үзенә дә берничек тә ярдәм итәргә кодрәтле түгел.
Әгәр дә ул кеше уйлап, акыл йөртеп караса, әлбәттә файда да, зыян да итә алмаган агач-ташка яисә “бөтиләргә” табынмас иде.
Потларга табынган ул кавемнәр кебек үк, андый “күз тимәсенгә алган булавкалар”ны тагучылар да акыл йөртмиләр. Чөнки уйлап карасалар, Аллаһка гыйбадәттән читләшеп, үз куллары белән ясаган нәрсәләргә сәҗдә, гыйбадәт итмәсләр иде, аларга багышлап, корбаннар чалмаслар иде, алар каршында үзләрен кимсетмәсләр иде, аларга өметләрен багламаслар иде.

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий