Яңа фикерләр:

postheadericon Без барыбыз да җәяүлеләр

юлӘти-әниләр өчен киңәшләр

 

Әйе, юлдагы төрле һәлакәтләрнең сәбәпчеләре булып балалар торалар. Юл һәлакәте юл йөрү кагыйдәләрен белмәү, олыларның салкын каравы нәтиҗәсендә килеп чыга. Балалар катнашындагы юл транспорт һәлакәтенең күбесе аларның уйламыйча эш итүеннән килеп чыга. Аларның иң киң таралган сәбәпләре:

-мәктәпкәчә яшьтәге балалар якынлашып килүче машинаның арасын, аның тизлеген дөрес билгели алмыйлар, алар үзләренең мөмкинлекләрен дөрес бәяләмиләр, үзләрен тиз һәм җитезгә саныйлар;

-юл аркылы чыкканда тиешсез урыннан чыгу;

-светофор һәм регулировщик сигналына буйсынмау;

-алар юлда килеп чыгарга мөмкин булган куркыныч хәлне аңлап бетермиләр.

 

Шуңа күрә алар юлга бик тиз йөгереп чыгалар, үтеп баручы машина каршына да кисәктән килеп чыгалар һәм тагын кечкенә велосипедта машина юлына чыгуны, тиешсез, куркыныч урында күңелле генә уеннар оештыруны, роликларда, самокатта йөрүне алар табигый хәл дип саныйлар.

Юлда килеп чыга торган күңелсез хәлләргә тәэсир итә торган тагын бер фактор – ул баланың сәламәтлеге. Баланың эмоциональ булуы, төрле күңелсезлекләр юлдагы һәлакәтләрне арттыралар.

Кызганычка каршы, юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнү буенча балалар бакчасында алып барылган эш гаиләдә ныгытылмый. Нәтиҗәдә балаларның белеме очраклы факторларга бәйле була. Балалар катнашындагы юл транспорт һәлакәтен олылар очраклы хәл дип бәялиләр. Ләкин юл транспорт һәлакәтен билгеле ялгышлар, тәҗрибәсезлек, күреп бетермәгәнлек, дөрес карар кабул итә белмәгәнлек күренеше дип карарга кирәк.

Балаларны юлдагы күңелсез хәлләрдән ничек сакларга? Балаларны без ничек кенә өйрәтсәк тә, тормышта алар олыларның эшен кабатлыйлар. Юл аркылы тиешсез урыннан чыккан өчен баланы ачуланганчы, иң башта сез үзегездән сорагыз. Һичшиксез ул сезгә ничек олы кешенең тиешсез урыннан юл аркылы чыкканын күрүе турында сөйләячәк. Бала күзлегеннән караганда әти-әнисе эшләгәннән дә яхшырак эш булмый. Әти-әниләр бала өчен үрнәк булып торалар. Әти-әниләр юлда булганда шуны истә тотсыннар иде.

 

 

Татарстан Республикасы

Казан шәһәре Вахитов районы

“Татар телендә тәрбия һәм белем бирүче катнаш төрдәге

24 нче балалар бакчасы”

муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

I квалификацион категорияле тәрбиячесе

ШАРАФИЕВА ЛИЛИЯ ФАИЗ КЫЗЫ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий