Яңа фикерләр:

postheadericon Конспект: “Алда көтә бик күп юл, дустым, һәрчак уяу бул!”

ритрУртанчылар төркеме өчен

 

Максат:

Юлда имин хәрәкәт итә белергә өйрәтү.

Тискәре күренешләрне аңлап кабул итүләрен, аларның куркыныч тудыруларын күрә, тоя белергә күнектерү.

Юлда һәркем үзе өчен генә түгел, башкалар өчен дә җаваплы булуын, юлда игътибарлы, юл кагыйдәләрен үтәп йөрергә тиешлегенә инандыру, җаваплылык хисе тәрбияләү.

 

Җиһазлау: юлда хәрәкәт итүдә тискәре күренешләрне чагылдырган рәсемнәр җыелмасы, уенчык эт баласы, туп, велосипед, магнитофон.

 

 

 Шөгыль барышы 

Тәрбияче: Балалар, кемдер елый, ахрысы. . . Ләйлә түгелме соң бу?

Почмакта урындыкта Ләйлә исемле кечкенә кыз утыра, кулында марля белән бәйләнгән эт.

Тәрбияче: Ләйлә, ни булды сиңа, нигә елыйсың?

 

Ләйлә: Машина астына кереп

Имгәнгән минем көчек.

Кызгандым аны шаярып

Уйнавын искә төшереп.

 

Тәрбияче: Балалар, сез ничек уйлыйсыз, Ләйләнең көчеге ни өчен машина астына кереп имгәнгән?

Балаларның җавапларын тыңлау.

 

Ләйлә: Нигә юлга чыкты микән

Машина үткән чакта?

Белдереп тора, югыйсә,

Светофор шушы хакта.

 

Мескенкәем кызыл утка

Карамады микәнни?

Аның ни өчен януын

Аңламады микәнни?

 

Юлны кичү кагыйдәсен

Белмәгән ул күрәсең.

 

Тәрбияче: Ләйлә, тынычлан, сөрт күз яшьләреңне. Көчегеңне дәваларсың да, ул яңадан йөгерә, сикерә, уйный башлар. Төзәлеп беткәч, янә юлда игътибарсыз йөреп имгәнмәсен, әйдә, бергәләп юлда йөрү кагыйдәләрен өйрәтик көчеккә. Балалар да сиңа бик теләп ярдәм итәрләр.

 

Юл уртасында уйнаучы балалар сүрәтләнгән рәсем куела.

Тәрбияче: Балалар, сез бу рәсемдә кемнәрне күрәсез?Алар нәрсә эшлиләр?

Балалар җаваплары.

 

Тәрбияче: Әйе, бу балалар туп белән уйныйлар. Ә сез ничек уйлыйсыз, алар уен өчен дөрес урын сайлаганнармы?

Балалар җаваплары.

 

Тәрбияче: Дөрес, машина янында беркайчан да уйнарга ярамый.

Балалар җаваплары.

 

Тәрбияче: Бу малайлар да Ләйләнең көчеге кебек машина астына кермәсләрме?

Балалар җаваплары.

 

Тәрбияче: Бик дөрес, машина астына керергә мөмкиннәр, юл кырында уйнасалар. Ә кайда уйнарга ярый соң?

Балалар җаваплары.

 

Тәрбияче: Әйе, ишегалдында, балалар уйнау өчен ясалган мәйданчыкларда.

Шул рәвешле берничә рәсем эчтәлегенә аңлатма бирелә, кагыйдәләр ачыклана, кабатлана.

 

Тәрбияче: Дусларым, хәзер без сезнең белән “Ярый-ярамый” уенын уйнап алабыз.

  1. Юл уртасында уйнарга . . . . . . . . . . . . . .
  2. Ишек алларында, уен мәйданчыкларында уйнарга . . . . . . . . . . .
  3. Юл читендә уйнарга, тәгәрәп киткән уенчык артыннан юлга йөгереп чыгарга . . . . . . . . . . . . . . .
  4. Юл аша ашыкмыйча, игътибар белән карап кына чыгарга . . . . . . . . . .
  5. Юлны тиешле урында чыгарга . . . . . . .
  6. Юл аша йөгереп чыгарга . . . . . . . . . . . . .
  7. Светофорның кызыл уты янганда, юлга чыгарга. . . . . . . . . . .
  8. Светофорның яшел уты янганда урам аша чыгарга . . . . . . .

Тәрбияче: Ләйлә, син үзең дә, көчегең дә бу кагыйдәләрне белеп, төгәл үтәп йөрсәгез, һәрчак таза, матур булырсыз, авырмассыз. Ә бу кагыйдәләрне тагын да яхшырак истә калдырыр өчен, без балалар белән сезгә җыр җырлап күрсәтәбез. Безнең җырыбыз “Юлда йөри белмәүче тычкан баласы” турында, рәхим итеп тыңлагыз.

 

Балалар: Эх, тычкан чыккан урамга

Күңел ачып йөрергә.

Футбол тубы кулында,

Уйный юл уртасында.

 

Тычкан: Килегез, дуслар, бергә

Футбол тубын чөяргә.

Кызык итеп уйнарбыз,

Уеннан һич туймабыз.

 

Балалар: Юл уртасында уйнай

Куркыныч бит, бул уяу!

Әй, син, тычкан, тиз чык юлдан

Машина килә саклан.

 

Балалар: Эх, тычкан чыккан урамга

Күңел ачып йөрергә.

Велосипед өстендә

Бара, куллары билдә.

 

Тычкан: Күрәсезме, барыгыз да

Йөрим мин ничек оста.

Рульне тотмый йөри ала

Кайсыгыз миндәй оста?

 

Балалар: Багана тора алда

Әй, син, тычкан, кыланма!

Багана белән дуслашып,

Тычкан мөгез чыгарма!

 

Балалар: Эх, тычкан чыккан урамга

Һава сулап керергә.

Башы-кулы бәйләнгән

Зур таякка таянган.

 

Тычкан: Нигә сезне тыңламадым,

Адым саен кыландым?

Юлда уяу булмаганга

Мин шушы хәлгә калдым.

 

Балалар: Юл кагыйдәләрен барысын

Яхшы итеп өйрән син!

Эх, тычкан, моннан соң инде

Бәлага юлыкма син!

 

Тәрбияче: Юларда йөргәндә бик сак, тәртипле, акыллы булыгыз! Беркайчан да юл кагыйдәләрен онытмагыз!

 

 

Татарстан Республикасы

Мөслим муниципаль районы

“Мөслим “Ләйсән” балалар бакчасы”

муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

тәрбиячесе

ШАЙМУРЗИНА АЛСУ ИЛЬДАР КЫЗЫ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий