Яңа фикерләр:

postheadericon Конспект: “Г. Тукай “Бичара куян”

1239623011_1204a31II нче кечкенәләр төркеме өчен интеграль ачык шөгыль

 

Максат:

Габдулла Тукайның иҗатын өйрәнүне дәвам итү.

Шигырьне уку.

Сиземләү тойгысы, кызганыч хисе, ярдәмгә килү, юату хисләрен тәрбияләү.

Эшкә сәнгать белән карау, бергә дус-тату эшләү.

Сүзлек өстендә эш: бичара, моңланасың, куянчыклар, ерткыч, аучы, агызам яшем.

Җиһазлау: Г. Тукай портреты, йомшак куян уенчыгы, пластилин, такта, чын кишер.

 

Шөгыль барышы

-Балалар, бүген бездә кунаклар. Әйдәгез әле матур гына исәнләшик!

-Исәнмесез!

-Ә хәзер үзегезнең аркагызны тикшерегез әле! Туры Һәм матур утырдык. Арка төз, аяклар бергә һәм бик диккать белән мине тыңлагыз! Карагыз әле бу рәсемгә. Монда кем сүрәтләнгән?

-Габдулла Тукай.

-Әйе, бу безнең бөек шагыйребез Габдулла Тукай. Ул нишләгән соң?

-Шигырьләр, әкиятләр язган!

-Бик дөрес, балалар. Ә нинди әкиятләрен сез беләсез?

-Җаваплар (“Су анасы”, “Кәҗә белән Сарык”, “Шүрәле” һ.б.)

-Әфәрин!!! Дөрес! Аның әсәрләре бик күп! Шигырьләре шундый матур ки , композиторлар хәттә көйләр язып, җырлар да чыгаралар! Иң танылганы безнең гимн “Туган тел”

 

Куян елаган тавыш ишетелә.

-Балалар, кем анда елый микән? Яле, карыйм әле!

Ишек артында куян елап утыра.

-Ни булды сиңа, куянкай? Ник елыйсың болай өзгәләнеп?

-Ник еламаска миңа! Зур кайгы төште башыма, шуңа бик кайгырам, елыйм!

-Балалар, ягез әле куянны сыйпагыз әле, яратыгыз әле. Кайгысы бетмәс микән!

-Әзрәк тынычландым бугай, балалар, рәхмәт!

-Хәзер сөйлә инде, нәрсә булды сиңа?

-Минем кайгымны Габдулла Тукай абыегыз бик матур итеп шигырь юллары аша бик матур тасвирлаган. Ул шигырь “Бичара куян” дип атала.

-Әәә, мин беләм ул шигырьне. Безнең бик борынгы серле китабыбызда бар ул!

 

 Шигырьне уку.

  Бичара куян

— И Куян, куркак Куян, йомшак Куян,
Моңланасын нинди хәсрәт, кайгыдан?

— И җаным, син яшь бала шул, белмисең;
Төште зур хәсрәт, ничек моңланмыйсың.

Без икәү: Әткә куян, Әнкә куян,
Яшь куянчыклар янә бездән туган.

Барчабыз бер гаилә булган идек,
Күп заман шатлык белән торган идек.

Яшь балаларны ашап китте Бүре,
Бик усал ерткычтыр ул, муркыргыры!

Күп тә үтми куйды дөнья Әнкәсе;
Тулды күңлем, ничек итеп әйтәсе:

Килде дә бер явыз Аучы Эт белән,
Атты үлтерде аны мылтык белән.

Шул вакыттан бирле аш булмый ашым,
Моңланам ялгыз башым, агъзам яшем.

 

-Балалар, сез куянны кызганасызмы?(Балаларның җаваплары)

-Нәрсә булган соң аның белән? (Балаларның җаваплары)

-Бик дөрес. Балалар, аучы һәм бүре кебек усал булырга ярыймы? (Балаларның җаваплары)

-Әлбәттә, ярамый! Йорт һәм кыргый хайваннарга карата сак булырга, аларны рәнҗетмәскә, яратырга кирәклеген без бик әйбәт беләбез, чөнки алар безнең нәни дусларыбыз! Балалар, ардыгызмы? Әйдәгез әле куян белән бергә физкуль-тәнәфес ясап алыйк:

 

Куян ботакка тотына,   (кулларны алга сузып,  алга-артка хәрәкәт ясыйлар)

Алга-артка атына.

Алан тулы төп тә төп, (ике аяклап сикерәләр)

Куян сикерә дөп тә дөп!

 

-Ял иттегезме, балалар? Ә хәзер әйдәгез әле бер могҗзалы болынга барыйк! Анда безне пластилиннар көтә! Барабызмы?

-Әйе, барабыз!

-Әйдәгез, балалар, куянкайның күңелен күтәрик! Аңа күчтәнәч әзерлик! Куян нәрсә ярата, балалар?

-Кишер!

-Әфәрин! Әйдәгез, куянга кишер ясап бирик.

 

Тәрбияче баларга алдагы шөгыльләрне исләренә төшерә.

-Исегезгә төшерегез әле, без нинди яшелчәләр әвәләгән идек?(Балаларның җаваплары)

-Бүген дә без бичара куянга күчтәнәч әзерлик. Ул – кишер.

 

Үрнәк күрсәтү. Балалар белән эшләү. Куянга күчтәнәчне бирү. Куян рәхмәт әйтеп, урманга кайтып китә.

-Балалар, без бүген кемгә ярдәм иттек, кемне юаттык? (Балаларның җаваплары)

-Балалар, хайваннарны рәнҗетергә ярыймы? (Балаларның җаваплары)

-Ә хәзер, әйдәгез яңадан үз урыннарыгызга кайтыгыз.

Шөгылебез шуның белән тәмам!

 

 

Татарстан Республикасы

Саба муниципаль районы

“Шәмәрдән 1 нче номерлы “Әкият” балалар бакчасы”

муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

II квалификацион категорияле тәрбиячесе, логопеды

ГАТАУЛЛИНА ЗӨЛФИЯ МИСЛАХЕТДИН КЫЗЫ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий