Яңа фикерләр:

postheadericon Зәкәрия һәм Яхъя галәйһиссәламнәр. 1 нче кисәк

82908279_73065578_2031
Бану Исраил кавемендә бозыклык, золым, дошманлык күбәеп тирә-якка таралуын дәвам итә.
Кавем шул кадәр бозыклыкка бата, хәтта шәйтан алар белән ничек теләсә, шулай уйный башлый.
Муса галәйһиссәламгә иңгән изге китаплардан булган Тәүрат китабын да алар хәтта үзләренә ничек ошый, ничек уңай булып тоела, шулай үзгәртәләр. Сүзләрен бозалар, җөмләләрен алыштыралар. Анда булмаган нәрсәләрне өстиләр, булганын алып ташлыйлар.

Шул көферлекләре, бозыклыклары сәбәпле, Аллаһ Тәгалә аларга ачулана, аларны кимсетүгә һәм мескен хәлгә төшерә.
Шуның белән Раббыларының каһәрләрен, җәзаларын өсләренә алалар.
Бу хакта Аллаһ Тәгалә Коръәндә болай ди (мәгънәсе):
«Мөселманнар белән кайда гына сугышсалар да, аларга түбәнчелек тамгасы орылган инде, мәгәр Ислам хөкүмәте астында булсалар, Аллаһның һәм мөэминнәрнең хөкеме белән җизия түләп имин булырлар. Шулай булсалар да, алар Аллаһның ачулы каһәрен өсләренә алдылар һәм дә аларга мескенлек лязем ителде. Аллаһның аятьләрен инкяр иткәннәре һәм пәйгамбәрләрне хаксыз үтергәннәре өчен бу җәзалар аларга тиеш булды. Аллаһның каһәрендә калулары, Аллаһка карышып, хактан ялганга үтүләре сәбәпледер». (Әли Гыймран: 112)
Шушы бозыклык һәм фәсәд таралган җирдә Аллаһка гыйбадәт кылучы Гыймран исемле изге бер кеше була. Аның хатыны да изге, тәкъва хатыннардан булды.
Ул Аллаһның динен куәтләүче, Аңа гыйбадәт кылучы бер баласы булуын бик тели.
Аллаһ Тәгалә аның теләкләрен тормышка ашыра һәм Гыймранның хатыны авырлы була.
Бәбисе булачагын белгәч, ул хатын болай дип әйтә (мәгънәсе):
«Гыймран хатыны Раббысына ялварып әйтте:
– Әй Раббым! Мин үземнең карынымда булган баланы Сиңа нәзер иттем, миннән кабул ит, хакыйкатьтә, Син ишетүче, белүчесең». (Әли Гыймран: 35)
Шулай итеп, бала туа.
Ләкин көтелгән ир бала урынына кыз бала туа.
Инде ни эшләргә? Ул бит әл-Әкъса мәчетенә хезмәткә дип нәзер кылынган иде, ә кыз бала ул, ир бала кебек түгел.
Ничек кенә булса да, Гыймранның хатыны нәзерен үтәргә карар кыла һәм аны Мәръям дип атый.
Аллаһ Коръәндә бу күренешне менә ничек тасвирлый (мәгънәсе):
«Гыймранның хатыны баланы тудыргач: «Әй Раббым! Мин кыз бала тудырдым», — диде. Аллаһ белүчерәктер нинди бала тудырганыңны. Ә ир бала, әлбәттә, кыз бала кебек түгел, мин аңа Мәръям дип исем куштым. Әй Раббым, бу баланы һәм аннан туачак балаларны рәхмәтеңнән сөрелгән шәйтаннан саклавыңны сорыйм», — диде». (Әли Гыймран: 36)

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий