Яңа фикерләр:

postheadericon Зәкәрия һәм Яхъя галәйһиссәламнәр. 2 нче кисәк

i9N9ADHKU

Әтисе Гыймран үлгәч, Мәръям ятим кала һәм имезү вакыты узгач, әнисе аны нәзерен үтәргә дип әл-Әкъса мәчетенә илтә.

Мәчеттәгеләргә баланы биргәч, алар арасында Мәръямне барысы да карарга алырга теләгәнлектән, ачуланышалар. Чөнки аның әтисен һәммәсе дә белеп, яраткан булалар, шуңа да әтисе хөрмәтенә барысы да изгелек эшләргә телиләр.
Шунда Зәкәрия галәйһиссәлам торып Мәръямне үзенә алмакчы була. Ләкин башкалар аңа каршы чыгып:
– Без шобага салырга тиешбез, кемгә чыкса, шул алсын, — диләр.
Шобага салгач, беренчесендә үк Зәкәрия галәйһиссәламгә чыга. Калганнар моның белән риза булмыйча, тагын шобага салдыралар.
Анысында да Зәкәрия галәйһиссәламгә чыга.
Шулай риза булмыйча, берничә тапкыр шобага салалар.
Ләкин барысы да Зәкәрия галәйһиссәламгә чыккач, кешеләр теләр-теләмәс кенә Мәръямне Зәкәрия галәйһиссәлам карамагына бирергә ризалашалар.
Зәкәрия галәйһиссәлам нәни Мәръямне алып, үзенең кызы кебек тәрбияләп үстерә.
Инде Мәръям бераз зурая төшкәч, Зәкәрия галәйһиссәлам аны мәчеткә илтә һәм анда һичкем кермәслек итеп, Мәръям өчен генә бүлмә әзерли.
Мәръям мәчеттә эшләр эшли һәм шунда яши башлый.
Ул һәрвакыт мәчеттә үзенә йөкләнгән эшләрне эшләгәч, аның өчен генә махсус булган урында Аллаһка гыйбадәт кыла.
Зәкәрия галәйһиссәлам кайбер вакытларда Мәръямнең хәлләрен белергә килеп йөри.
Шулай, янына кереп, аның бүлмәсендә бик күп нигъмәт-ризыклар күрә һәм аптырый.
Җәй көннәрендә кыш кына үсә торган ризыклар, ә кыш көннәрендә җәй генә үсә торган җиләк-җимешләрне күреп ул:
– Әй Мәръям, бу ризыклар сиңа кайдан килде?, — дип сорагач, Аллаһка хакыйкый иман китереп ышанучы һәм аны һәм башкаларны ризыкландыручы икәнен белгән Мәръям:
– Болар һәммәсе дә Аллаһ Тәгаләдән, — дип җавап бирә.
Бу турыда Аллаһ Тәгалә Коръәндә менә ничек ди (мәгънәсе):
«Мәръямне Раббысы күркәм кабул итү белән кабул итте һәм яхшы тәрбия белән тәрбияләде һәм тәрбияләп үстерсен өчен Зәкәрия пәйгамбәргә йөкләде.
Зәкәрия Мәръям янына кайчан гына керсә дә, алдында төрле җимешләр һәм башка ризыкларны күрә иде.
Бер кергәнендә:
– Әй Мәръям, бу ризыклар сиңа кайдан килә?, — дип сорады.
Мәръям әйтте:
– Бу ризыклар Аллаһ Тәгаләдән, Аллаһ, әлбәттә, Үзе теләгән бәндәсен хисапсыз ризыкландыра». (Әли Гыймран сүрәсе 37нче аять)

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий