Яңа фикерләр:

postheadericon Зәкәрия һәм Яхъя галәйһиссәламнәр. 4 нче кисәк

63877157_gfhjkl1
Көн артыннан көннәр уза.
Зәкәрия галәйһиссәламнең хатыны бик тә матур һәм сөйкемле бала таба.

Бу күренеш Коръәндә болай тасвирлана (мәгънәсе):
«Зәкәрия әйтте:
– Әй Раббым, хатынымның балага калганлыгын белдереп миңа бер галәмәт бир!
Аллаһ әйтте:
– Галәмәт сиңа шул булыр, чирләмәгән хәлеңдә, тоташтан өч кич кешеләр белән сөйләшә алмассың». Гыйбадәт йортыннан чыгып кавеме янына барды сөйләшә алмый иде, иртә вә кичке намазларны укырсыз вә тәсбихлар әйтерсез, дип, кавеменә ишарәт илә аңлатты». (Мәрьям: 10 – 11)
Зәкәрия галәйһиссәлам Аллаһ Тәгаләдән үзенең йөрәгенең ышанычы артып, тынычлансын өчен сорый. Бу бер генә дә Зәкәриянең Аллаһның вәгъдәсенә шикләнде дигән сүз түгел!
Зәкәрия галәйһиссәламнең сүзләре Ибраһим галәйһиссәламнең сүзләренә охшаган була:
“Менә Ибраһим әйтте:
– Йә Раббым! Ничек итеп үлеләрне терелтүеңне күрсәт әле!
Ул (Аллаһ) әйтте:
– Син ышанмыйсың мени?
Ул әйтте:
– Киресенчә! Ләкин мин йөрәгемнең тынычлануын телим!” (Бакара сүрәсе, 260)
Ул моны үзенең гыйлемнәрен күбәйтү нияте белән сорый. Ул бу турыда нык ышану белән инанган була, ләкин үлекне терелтүне үз күзләре белән күреп, ышануын тагын да арттырмакчы була. Шуңа күрә Аллаһ Тәгалә аңа мәрхәмәтлелек күрсәтә һәм аның соравын үти.
Зәкәрия галәйһиссәламгә килгәндә исә, Аллаһ Тәгалә аңа:
– “Синең могҗизаң кешеләр белән ишарәтләр аша гына сөйләшүең булыр. Үзеңнең Раббыңны күп итеп зикер кыл һәм Аны кич һәм иртән данла” (Әли Имран сүрәсе, 41 нче аят) – ди.
Аллаһ Үзенең пәйгамбәренә искиткеч могҗиза күрсәтә. Ул аны изге пәйгамбәр бернинди авыру белән авырмаса да, тулысы белән сәламәт булса да, өч көн дәвамында кешеләр белән сөйләшүдән тотып кала. Һәм бу Аллаһ Тәгаләнең могҗизаи хәлләр һәм искиткеч нәрсәләр эшләргә кодрәтле булуы хакында сөйли.
Аллаһ Тәгалә пәйгамбәрен кешеләр белән сөйләшүдән туктатса да, Үзен олылау һәм мактаудан тотмавы кызыклы.
Шушы могҗизаны алып, Зәкәрия галәйһиссәлам ныклы ышаныч таба. Ул хәерле хәбәргә сөенә, Аллаһ Тәгаләнең ихтыярына буйсына һәм Аңа шөкер итеп, гыйбадәтләр кылып, күпләп зикерләр әйтә башлый.
Ул гыйбадәт җирендә берүзе генә калырга карар кыла. Аннары кешеләр янына чыга һәм ишарәләр белән Аллаһ Тәгаләгә иртәли-кичли мактаулар әйтергә боера.
Яхъя галәйһиссәлам тууы турындагы хәерле хәбәр бөтен кешеләргә сөенеч һәм дин өчен хәерле була.

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий