Яңа фикерләр:

postheadericon Зәкәрия һәм Яхъя галәйһиссәламнәр. 5 нче кисәк

20768

Шулай итеп көннәр, айлар, еллар уза.
Яхъя галәйһиссәлам дөньяга килеп, инде үсә төшә.
Ләкин ул башка балалар кебек булмый. Аллаһ тәгалә аны изге, тәкъва балалардан кылып, хикмәт һәм башка күркәм сыйфатлар белән дә нигъмәтли.

Яхъя галәйһиссәлам әти-әнисенә карата бик тә йомшак һәм тыңлаучан булып, беркайчан да тәкәбберләнми, каршы дәшми, аларга һәрвакыт күркәм холык күрсәтә, йомшаклык, хөрмәт белән җавап бирә.
Һәрбарчабыз да Яхъя галәйһиссәламнән үрнәк алып, әти-әниләребезгә карата игелекле, рәхимле булырга тиешбез.
Әгәр дә алар Аллаһ Тәгаләнең шәригатенә каршы чакырмасалар, әйткәннәрен, кушканнарын уфтанмыйча тыңлап үтәргә, нәсыйхәтләрен кабул итеп әти-әниебезгә мәрхәмәтле булырга тиешбез.
Чөнки алар – безнең бу дөньяга килүебезгә сәбәпчеләр. Без дөньяга килгәч, үзләре ач булса да, безне ашаталар, төннәрен йокламыйча безне юаталар.
Яхъя галәйһиссәламнең бу күркәмлеге хакында Аллаһ Тәгалә Коръәндә болай ди (мәгънәсе):
«Әй Яхъя! Ал Тәүратны ныклап, куәт белән! Без Яхъяга сабый чагында хикмәт, гыйлем бирдек. Без Яхъяга рәхимле булуны, күңел йомшаклыгын бирдек һәм көферлек, мөшриклек вә гөнаһ пычрагыннан пакьлекне бирдек. Һәм ул, Аллаһтан куркучы, тәкъва булды. Ата-анасына изгелек итүче иде. Һәм ул Аллаһка гөнаһ кылучы булмады һәм тәкәбберлек кылмады. Һәм Яхъяга туган көнендә, үлгән көнендә һәм кабердән кубарылган көндә Аллаһтан сәламнәр булды». (Мәрьям: 12 – 15)
Аллаһ Тәгалә Яхъя галәйһиссәламнең йөрәген фәкыйрьләргә һәм мескеннәргә, авырлыкта булган төрле хайваннарга карата мәхәббәт белән тутыра.
Ул үзе ач кала торган булса да, янындагы ризыкны мохтаҗларга бирә. Әтисеннән соң кешеләрне Бер Аллаһка гына гыйбадәт кылырга чакыруын дәвам итә һәм бу изге эштә һичкемнән курыкмый.
Менә Бәнү Исраил кавеме Яхъя галәйһиссәламнең һичкемнән курыкмыйча тәүхидкә, Бер Аллаһка гына өндәвен күреп, аны үтерергә мәкерлек кора башлыйлар.
Шәйтан аларның бу эшләрен яхшы итеп күрсәтеп, бөтенләй туры юлдан адаштыра.
Әйе, башка пәйгамбәрләргә дә дошманлык кылган кебек, Бану Исраил кавеме Яхъя галәйһиссәламне дә тәүхидкә, Бер Аллаһка гына гыйбадәт кылырга чакырып, җир йөзендә гаделлек таратканы өчен генә аны үтерергә теләделәр.
Чөнки гаделлек булса, ул мөшрикләр, кәферләр үзләренең нәфселәре теләгән хәрам һәм башка Аллаһ Тәгалә шәригатендә тыелган нәрсәләрне эшли алмыйлар.
Чынлыкта да, Бәнү Исраил кавеме башка бик күп пәйгамбәрләрне үтергән кебек үк, Яхъя галәйһиссәламне дә үтерәләр.
Шулай көферлек кылып, кешеләрне хак юлдан аздырып һәм пәйгамбәрләрне үтергәннәре өчен, Аллаһ Тәгалә аларны мескенлеккә һәм түбәнчелеккә сала.
Аларга Раббыларының ачу-нәфрәте ирешә.
Бәнү Исраил кавеме үтергән башка пәйгамбәрләр кебек үк, Яхъя галәйһиссәлам дә шәһид булып үлә.
Яхъяга туган көнендә һәм үлгән көнендә, һәм кабердән кубарылган көндә, Аллаһтан сәламнәр була.

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий