Яңа фикерләр:

postheadericon Гыйсә галәйһиссәлам. 1 нче кисәк

veilof10
Мәръямнең әтисе дә, әнисе дә изге кешеләрдән булалар.
Әнисе нәзер кылуынча, аны әл-Әкъса мәчетенә илтеп тапшыргач, Мәръямне үзенә карамакка дип, Зәкәрия галәйһиссәлам ала.

Бераз үсә төшкәч, Зәкәрия галәйһиссәлам Мәръям өчен әл-Әкъса мәчетендә, аерым урын әзерләи һәм кыз шунда яши башлый.
Мәрьям мәчеткә карата булган йөкләмәләрен үтәгәч, үзенә билгеләнгән махсус бүлмәгә кереп, Раббысына гыйбадәт кыла торган була.
Аның күркәм әхлагы, пакьлеге һәм гыйффәтлеге башкаларга яхшы үрнәк була.
Бер көнне, ул үзенең гыйбадәт кыла торган бүлмәсендә, аны чакыручы тавыш ишетә (мәгънәсе):
«Фәрештәләр әйтте:
– Әй Мәръям, дөреслектә, Аллаһ сине сайлады һәм сине гөнаһтан пакьләде һәм бөтен дөнья хатыннарыннан сине өстен кылды. Әй Мәръям, Раббыңа итагать кыл һәм рөкүгъ, сәҗдә кылып намаз укучылар белән намаз укы!». (Әли Гыймран: 42 – 43)
Аллаһ Тәгалә Мәръямне дөньяда иң хәерле хатын-кызлардан кылып, аны күркәм сыйфатлар белән сыйфатлый.
Шулай көннәрнең берендә, аның каршына бик гүзәл бер ир-ат пәйда була.
Мәръям аптырап кала.
Нишләргә? Кем ул? Юк, монда ниндидер сер, ниндидер могҗиза булырга тиеш! Мәръям куркып һәм аннан читләшеп кенә:
– Мин синең явызлыгыңнан Аллаһка сыгынамын, әгәр син тәкъва булсаң, миңа якын килмә, — диде». (Мәръям сүрәсе 18 нче аять)
Ләкин, ул Мәръямнең күңелен тынычландырып:
– Әй Мәръям! Курыкма, мин Аллаһның илчесе, Җибрил фәрештә, Раббыңның әмере белән сине пакь бер бала белән шатландырырга килдем», — ди.

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий