Яңа фикерләр:

postheadericon Гыйсә галәйһиссәлам. 2 нче кисәк

44854575_277
Җибрил фәрештә Мәръямнең баласы булачагы турында хәбәр иткәч, ул нык аптырый һәм:
– Ничек инде минем кияүгә чыкмаган килеш балам булсын? Мин фәхишәлектән дә пакь, һәм миңа һичбер ир-атның кулы тигәне юк?

Ләкин әгәр дә Аллаһ берәр нәрсәнең булуын теләсә:
«Бар бул!», — ди һәм ул була.
Бу да Аллаһның әмере, тәкъдире белән. Аллаһ Тәгалә ни теләсә — шул була, ул әмерне үзгәртү мөмкин түгел.
Мәръям моның шулай булуына хак иман белән инанып, тынычлап кала.
Әгәр дә кеше үзен Аллаһка тапшырып, чын мәгънәсендә Аңа тәвәкәл кылса, нинди генә авырлык булса да, аннан соң аңа җиңеллек киләчәген ул беләчәк.
Мәръям авырлы булуын белгәч, кешеләр аны кыерсытмасын дип, кавеменнән ераккарак читләшә.
Бу күренешләрне Аллаһ Тәгалә Коръәндә болай тасвирлый (мәгънәсе):
«Җибрил әйтте:
– Мин Раббыңның илчесе, сиңа гөнаһтан пакь бер бала бүләк итәр өчен килдем.
Мәръям әйтте:
– Минем ничек балам булсын? Миңа һичбер ирнең кагылганы юк һәм мин зина кылучы да булмадым.
Җибрил әйтте:
– Әй Мәръям, әлбәттә, син дөресен сөйлисең, ләкин Раббың әйтә:
«Атасыз баланы бар итү Миңа бик җиңел. Без аны кодрәтебезгә галәмәт булсын һәм аңа ияргәннәргә рәхмәт булсын өчен атасыз бар иттек. Аның атасыз тууы хөкем ителгән әмер булды, әлбәттә, гамәлгә ашар. Мәръям Гыйсәгә йөкле булды һәм кавеме аның хакында сүз йөртүдән куркып, алардан аерылып, ерак җиргә китте». (Мәръям: 19 – 22)
Аллаһ Тәгалә фәрештәләре аша Мәръямнең бу дөньяда да, ахирәттә дә югары дәрәҗәләргә ия булучы һәм бишектә үк кешеләр белән сөйләшүче изге баласы булуы белән шатландыра.
Коръән аятьләрендә бу хакта болай дип әйтелә (мәгънәсе):
«Фәрештәләр әйтте:
– Әй Мәръям, Аллаһ сине бер бала белән шатландыра. Ул бала атасыз, Аллаһның: «Бар бул!», — дип әйтүе белән булыр, ул баланың исеме Мәръям улы Гыйсә булыр. Ул бала дөньяда да, ахирәттә дә дәрәҗә иясе һәм Аллаһка якыннардан булыр. Ул — Гыйсә, бишектә чагында һәм үсеп җиткәч кешеләр белән хикмәтле сүзләр белән сөйләшер һәм ул изгеләрдән булыр».
Мәръям әйтте:
– Әй Раббым, миңа бала кайдан булсын, чөнки миңа ир затының кулы тигәне юк?
Әйтте:
– Әнә шулай, Аллаһ Үзе теләгән нәрсәне бар итә. Бер нәрсәне булдырырга теләсә, фәкать: «Бул», — дияр, ул нәрсә Ул теләгәнчә бар булыр». (Әли Гыймран: 45 – 47)
Бала табу вакыты җиткәч, Мәръям кешеләрдән ераграк китеп, бер хөрмә агачы янына утыра һәм бик тә кайгырган хәлдә:
– Бу нәрсәләрне күрмичә һәм мине искә алучы булмыйча онтылган булсам иде! — дип борчылуга төшә.
Ләкин Җибрил галәйһиссәлам аны тынычландырып, кайгырмаска куша.

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий