Яңа фикерләр:

postheadericon Гыйсә галәйһиссәлам. 4 нче кисәк

zwalls_ru-10473
Үзләренең кабахәт эшләреннән булган Тәүратны үзгәртүләре һәм аларның кешеләргә золым кылган гамәлләре ачыклануы мөмкин дип, алар Мәръямгә һәм Гыйсә галәйһиссәламгә каршы төрле мәкерлекләр кыла башлыйлар.

Гыйсә галәйһиссәлам хакындагы хәбәрләр шулай ук патшага да барып җитә.
Ул да үзенә карата Гыйсә галәйһиссәламнән куркыныч киләчәген сизеп, сихерчеләре һәм күрәзәчеләре белән киңәшләшеп, аны үтерергә кирәк дип, карар кыла.
Мәръям янына бер кеше килеп, бу нәрсәләрдән хәбәр бирә һәм Фәләстыйн җирен ташлап, Мисыр җиренә күчеп китәргә куша.
Мәръям кечкенә Гыйсәне алып, Мисыр җиренә күчеп китә һәм Гыйсә галәйһиссәлам үсеп ныгыганчы, шунда кала.
Аллаһ Тәгалә Мәръямгә Гыйсә галәйһиссәламне алып Фәләстыйн җиренә кайтырга кирәклеген белгерткәч, ул улы белән кире Фәләстыйнга кайта.
Гыйсә галәйһиссәлам намазлар укып, Раббысына гыйбадәттә була. Үзе белән бер вакытта яшәгән әнисенең апасының улы Яхъя галәйһиссәлам белән бик тә якын дус булалар.
Яхъя галәйһиссәламне яһүдләр үтергән вакытта, Гыйсә галәйһиссәлам Ән-Насыйра дигән авылда гыйбадәт кылган була.
Көннәрнең берендә, ул шулай гыйбадәттә булганда, Аллаһ Тәгалә аңа кешеләрне гаделлек белән хөкем итәр өчен, Җибрил галәйһиссәламне изге китап Инҗил белән җибәрә.
Шулай ук аңа, Бәнү Исраил кавемен гөнаһлы гамәлләрдән тыярга һәм бер Аллаһка гына иман китерүләренә өндәргә әмер ителә.
Гыйсә галәйһиссәлам Раббысының әмеренә буйсынып, кешеләрне бер Аллаһка гына гыйбадәт кылырга өнди башлый.
Аллаһ Тәгалә аны бу изге гамәлендә, аның дәгъватенең, сүзенең хак икәнлеген белгертүче бик күп могҗизалар белән ныгыта.
Гыйсә галәйһиссәламгә бирелгән зур могҗизалардан — аның сукырларны, ала тән чире белән авыручыларны дәвалавы, үлеләрне терелтүе һәм башкалар була.
Бу хакта Коръәндә менә ничек диелә (мәгънәсе):
«Аллаһ Гыйсәгә язу белемен, шәригать хөкемнәрен һәм Тәүрат, Инҗил китапларын өйрәтте. Һәм Бәнү Исраилгә расүл кылды һәм әйтте:
– Мин сезгә Раббыгыздан пәйгамбәр булуыма ачык дәлилләр һәм галәмәтләр белән килдем. Ул галәмәтләрнең берсе: балчыктан кош сурәте ясармын да аңа өрермен, Аллаһ әмере белән кош булып очар. Янә Аллаһ әмере белән сукырларны күзле итәрмен, ала тәнле кешеләрне сәламәтләндерермен һәм үлекләрне тергезермен. Янә мин сезгә нәрсә ашаганыгыздан, өйләрегездә яшереп саклаган нәрсәләрегездән хәбәр бирермен. Әгәр хаклыкка ышанучылардан булсагыз, бу нәрсәләрдә, әлбәттә, минем пәйгамбәрлегемне раслаучы галәмәтләр бар.
Миннән алдан иңдерелгән Тәүратны раслаучы булып һәм сезгә хәрам булган нәрсәләрнең кайберләрен хәләл иткәнем хәлдә, Раббыгыздан галәмәтләр белән сезгә пәйгамбәр булып килдем. Аллаһтан куркыгыз, миңа итагать итегез һәм карышудан сакланыгыз! Дөреслектә, Аллаһ мине дә, сезне дә тәрбия кылучы. Тәрбияче булган Аллаһка, әлбәттә, гыйбадәт кылыгыз! Бит Аллаһка итагать итү һәм Аңа гына гыйбадәт кылу — иң туры юл». (Әли Гыймран: 48 – 51)
Ләкин кешеләргә бик күп золым кылган, Тәүратны үзгәрткән кабахәт яһүдләр, бу могҗизаларны сихер дип, үзләренең Гыйсә галәйһиссәламгә каршы булган мәкерлелекләрен тормышка ашыруда уңайлы форсат көтәләр.
Никадәр генә изалап-җәфаласалар да, ул зур сабырлык күрсәтә. Бер төркем кеше аңа иман китереп, аның шәкертләреннән, иярченнәреннән була. Ул төркем кешеләр Коръәндә “хәварийуннар” дип исемләнә.
Аллаһ Тәгалә аларны дошманнарына каршы ярдәм белән ныгыта. Бу күренеш хакында Коръәндә болай әйтелә (мәгънәсе):
«Ий мөэминнәр, Аллаһ дине — Исламга ярдәм итүчеләр булыгыз, Мәръям улы Гыйсә үзенә ияргән хәварийуннарга әйткән кебек:
– Аллаһ дине — Исламны, кешеләргә таратырга, куәтләтергә миңа кем ярдәм бирә?
Ихласлы хәварийуннар:
– Аллаһ диненә без ярдәм бирүчеләрбез, — диделәр.
Бәнү Исраилдән кайберләре иман китереп мөселман булдылар, ә кайберләре иман китермәделәр, кәфер булып калдылар.
Иман китергәннәргә дошманнарын җиңеп өстен булырга көч-куәт һәм ярдәм бирдек, һәм алар өскә чыгып Ислам динен тарату белән дөньяга фаш булдылар». (Саф: 14)

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий