Яңа фикерләр:

postheadericon Гыйсә галәйһиссәлам. 5 нче кисәк

98781833_800pxBuffet_Food_Platter

Гыйсә галәйһиссәлам кавеменә һәрвакыт нәсыйхәт кыла торган була.
Көннәрнең берендә хәварийуннар аңа:
– Әй Гыйсә, синең Раббың безгә күктән ризык белән ашъяулыгы төшерә аламы? — дип сорыйлар.

Гыйсә галәйһиссәлам аларга:
– Аллаһтан куркыгыз, әгәр мөэминнәрдән булсагыз, — дип җаваплагач, алар:
– Без ул ризыклардан ризыкланырга һәм дә күңелебезне тынычландырырга телибез, — диләр.
Гыйсә галәйһиссәлам Раббысыннан сорап дога кыла һәм Аллаһ Тәгалә аларга күктән ашъяулыгы белән табын төшерә.
Коръәндә бу күренеш менә ничек тасвирлана (мәгънәсе):
«Хәварийуннар әйттеләр:
– Әй Мәръям улы Гыйсә, синең Раббыңның безгә күктән ашъяулыгы белән ризык иңдерергә көче җитәме? — дип.
Гыйсә әйтте:
– Әгәр хак мөэминнәрдән булсагыз, Аллаһтан куркыгыз — газабыннан сакланыгыз, үзегезне бәла-казага салмагыз!
Алар әйттеләр:
– Күктән иңгән ризык белән ризыкланырга һәм күңелебезне тынычландырырга телибез, дөреслектә: «Мин – Аллаһның расүле», — дигән сүзеңнең хаклыгын белмәкче булабыз, янә ул ризыкның Аллаһтан иңдерелгәнлегенә шаһитләрдән булуыбызны телибез.
Мәръям улы Гыйсә әйтте:
– Әй тәрбиячебез — Аллаһ! Безгә күктән ашъяулыгы белән ризык иңдер, ризык иңгән көн әүвәлгеләребезгә дә һәм ахыргыларыбызга да бәйрәм көне булсын! Янә минем пәйгамбәрлегемә дә дәлил булсын! Әй Раббыбыз, безне ризыкландыр, Син, әлбәттә, ризыкландыручыларның иң хәерлесе.
Аллаһ Тәгалә әйтте:
– Мин, әлбәттә, сез сораганны күктән иңдерүчемен, ул сезгә иңгәннән соң сездән берәрегез хыянәт итсә, яки шөкер итүне һәм Аллаһтан иңдерелгәнне инкяр кылып кәфер булса, ул кешене галәмнәрдә һичкемне газап кылмаган каты газап белән газап кылырмын». (Мәидә: 112 – 115)
Гыйсә галәйһиссәлам кешеләргә, барча пәйгамбәрләрнең дә дәгъвате бер Аллаһка гына гыйбадәт кылырга өндәүдән гыйбәрәт булганын аңлата.
Ул үзен Муса галәйһиссәламнең шәригатен җимерергә түгел, ә тулыландырырга, дәвам итәргә җибәрелгәнен бәян кыла.
Ул Бәнү Исраил кавеменә соңгы пәйгамбәр булып, аңардан соң аларга һич пәйгамбәр булмаячагын, бары тик Гарәп ярымутыравыннан Мөхәммәд бин Габдуллаһның барча кешеләр һәм җеннәр өчен пәйгамбәр булып киләсен хәбәр итә.
Ул пәйгамбәр Исмәгыйль бин Ибраһим нәселеннән булып, кешеләр һәм җеннәр, каралар һәм аклар, көнчыгыштан алып көнбатышка кадәр булган һәммәсен хак юлга — Ислам юлына, бу дөньяда да, ахирәттә дә бәхеткә ирешү юлына чакырачак. Ул ахыргы һәм йомгаклаучы пәйгамбәр булып, аннан соң һичкемгә пәйгамбәрлек килмәячәген төшендерә.
Гыйсә галәйһиссәламнең бу әйткәннәре хакында, Коръән аятьләрендә болай диелә (мәгънәсе):
«Мәръям улы Гыйсә әйтте:
– Әй Бәни Исраил, дөреслектә, мин Аллаһтан сезгә җибәрелгән пәйгамбәрмен, миннән элек иңдерелгән Тәүратны раслаучымын һәм миннән соң килә торган пәйгамбәр белән сөенеч бирәм, аның исеме Әхмәд (Мөхәммәд) булыр, — диде.
Мөхәммәд пәйгамбәр аларга аятьләр вә могҗизалар белән килде исә, бу ачык сихер диделәр». (Саф: 6)

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий