Яңа фикерләр:

postheadericon Конспект: “Без инде хәзер зурлар – мәктәпкә илтә юллар”

T9p2Мәктәпкә әзерлек төркемендә танып белү буенча белем бирү эшчәнлеге конспекты 

 

Максат: балалар бакчасында өйрәнгән белемнәрне гомумиләштерү.

Бурычлар.

Белем бирү: балаларны мөстәкыйль фикер йөртү, тулы җавап бирү күнекмәләрен үстерү; сүз һәм сүзтезмәләрне төрле ситуацияләрдә кулланышка кертү.

Үстерү: иҗади фикерләү сәләтен, бәйләнешле сөйләм телен үстерү.

Тәрбия бурычы: укытучы хезмәтенә хөрмәт тәрбияләү.

Белем бирү өлкәләренең интеграциясе: “Танып белү”, “Аралашу”, “Куркынычсызлык”, “Хезмәт”, “Музыка”, ”Социальләштерү”, “Физик культура”.

Сүзлек өстендә эш: ышанычлы, ышандыручан, тәрбияле, уңган, түземле, чыдам, кызыксынучан, тырыш, кешелекле, сыйныф, линейка.

Алдан үткәрелгән эш:

  • сюжетлы-рольле уен: “Мәктәп”;
  • мәктәп, укучы, укытучы турында әңгәмә;
  • мәкальләр өйрәнү;
  • кешегә хас сыйфатларны өйрәтү.

Җиһазлау: проектр, демонстрацион: рәсемнәр, ребус (мәктәп сүзенә).

Таратма: саннар һәм хәрефләр, диск, проектор.

 

 Эшчәнлек төзелеше.

1. Кереш. Уңай психологик халәт булдыру.

2. Төп өлеш.

1. “Сорау – җавап” мәктәп турында сөйләшү. Табышмакка җавап бирү. (укытучы). Укытучыча хас сыйфатларны санау.

2. Ребус чишү. Мәктәп сүзе килеп чыга.

3. “Ми чарлау”. Сорауларга тулы җавап бирү.

4. Ял минуты. “Без инде хәзер зурлар”

5. Кызыклы биремнәр.

6. Уен “Йорттагы саннарны урыннарына урнаштыр”

7. Бирем. “Сүзгә анализ ясау.”

3. Йомгаклау. Балалар бакчасында нәрсәләргә өйрәнүләре турында, бүгенге шөгыльдә нәрсәләрнең ошавы, нәрсәләрнең авыр булуы турында әңгәмә.

 

 

 

 Эшчәнлек барышы

1. Кереш.

- Балалар, карагыз әле, безгә бүген кунаклар килгән, әйдәгез алар белән исәнләшик.

 

Бергәләшеп без басыйк,

Бик зур, матур түгәрәк ясыйк.

Куллар җылысын тойыйк,

Шатланып бер-беребезгә елмаеп,

Хәерле көннәр теләп,

Шөгылебезне башлыйк.

 

(Балаларны түгәрәккә җыю).

 

2. Төп өлеш.

 

1) Уен: “Сорауга-җавап”

Тәрбияче:- Балалар, әйтегез әле, сез тиздән балалар бакчасыннан китәсез, аннары 1 сентябрьдә сез кая барачаксыз? (Мәктәпкә)

-Мәктәпкә баручы балаларны кем дип атыйлар? (Укучылар)

-Укучылар укый торган бүлмә ничек дип атала? (Сыйныф)

-Укучылар нинди билгеләрне бик яраталар? (4, 5 билгеләрен)

-Балалар, без сезнең белән бик күп мәкальләр өйрәндек. Әйдәгез әле, белем, уку турындагы мәкальләрне искә төшереп китик. (Мәкальләр әйтү)

Китап – белем чишмәсе” мәкален сез ничек аңлыйсыз? (Фикер алышу)

 (Утыралар)

Тәрбияче: Балалар, игътибарлы булыгыз, мин сезгә бер табышмак әйтәм.

 

Табышмак:

Укырга да өйрәтә,

Язарга да өйрәтә.

Аны белә һәр кеше,

Ул була…………(укытучы)

 

Хәзер сезгә укытучы сүзенә хас сыйфатларны әйтеп чыгарга тәкъдим итәм. Укытучы нинди була ул?

(Укымышлы, кешелекле, кызыксынучан, ышанычлы, тәрбияле, тапкыр, тырыш, түземле, уңган, чибәр, чыдам, ышандыручан. )

– Булдырдыгыз, балалар, рәхмәт.

 

Тәрбияче: Сез ничек итеп үзегезнең мәктәптәге 1 нче көнегезне күз алдына китерәсез? Сез бу турыда әти-әниләрегез белән сөйләштегезме? Әйдәгез әле безгә дә сөйләп китегез (Балалар сөйләме)

Ярдәмче сүзтезмәләр: укытучы белән очрашу; форма кию; бантлар бәйләү; әнинең мәктәпкә озатуы; линейкада басып тору; яңа дуслар; сыйныфка керү; уенчыклар юк; китаплар көтә.

 

2) Ребус чишү.

– Менә бу проектордагы рәсемнәрнең һәрберсенең беренче авазын алып сүз китереп чыгарырга кирәк. Нинди сүз булыр икән ул?

М – мендәр, Ә – әфлисун, К – курчак, Т – туп, Ә – әлифба, П – песи.

Тәрбияче: Сез мәктәпкә һәрберегез әзерлек курсларына йөрдегез, мәктәп белән таныштыгыз инде. Әйтегез әле миңа, мәктәп нинди ул? Мәктәпкә барасыгыз киләме?

– Ә мәктәптә тырышып укыр өчен нәрсәләр белергә кирәк соң? (Хәрефләр танырга, санарга, укырга, язарга, рәсемнәр ясарга, биергә, җырларга)

Тәрбияче: Әйдәгез хәзер балалар бакчасында алган белемнәребезне тикшереп алыйк.

 

3) Ми чарлау.

* Хәзер нинди ел фасылы?

* Безнең республикабыз ничек дип атала?

* Бер атнада ничә көн?

* Атнаның бишенче көне ничек атала?

* Безнең шәһәребез нинди елга буенда урнашкан?

* Бер елда ничә ай?

* Илебез ничек дип атала?

* Татарстан гербында нинди хайван сурәтләнгән?

* Идел буенда татарлардан кала тагы нинди милләт кешеләре яши?

* Безнең бакчабызның исеме ничек?

 

4) Ял минуты “Без инде хәзер зурлар”

Без инде хәзер зурлар,

Күп эшли безнең куллар,

Без идән дә юабыз,

Без керләр дә уабыз,

Гөлләргә су сибәбез.

Менә шундый уңган без,

Менә шундый булган без.

 

5) Кызыклы биремнәр.

* Әнинең кызы Алсу, улы Наил, эте Сарбай, песие Мияубикә булган. Сорау: әнинең ничә баласы булган?

* Агач башында 4 кош утыра, 2 се карга, ә алганнары чыпчык. Сорау: агач башында ничә чыпчык утырган.

* Өстәлдә 4 алма булган, шуның берсен урталайга кискәннәр. Өстәлдә ничә алма тора?

* Ике атта ничә аяк?

* Өч буредә ничә күз?

* Йорт буенда 1 әтәч һәм бер тавык йөриләр. Әтәчнең 2 аягы, ә тавыкның 4. Икесенеке бергә ничә аяк була?

 

6) Уен “Йорттагы саннарны урыннарына урнаштыр”

Саннарның нинди ике саннан торуын дөрес итеп җыю.

 

7) Бирем “Сүзгә анализ ясау.”

 

Тәрбияче. Балалар, авазлар хәрефләрдән нәрсә белән аерыла? (Авазларны ишетәбез, әйтәбез, ә хәрефләрне укыйбыз, язабыз, күрәбез)

– Авазлар нинди ике төркемгә бүленә? (Сузык һәм тартык авазларга)

- Ә тартык авазлар үзләре нинди төркемнәргә бүленә соң?(Яңгырау һәм саңгырау тартыкларга)

Хәзер китап сүзендәге сузык һәм тартык авазларны тикшереп китик.

 

3.Йомгаклау.

 

Тәрбияче: – Бүген сезнең белән мәктәп турында сөйләштек. Сез инде беренче баскычны үтеп барасыз. Ул – балалар бакчасы. Икенче баскыч – ул  мәктәп, зур тормыш юлы белем алу.

– Сез мәктәпкә барырга әзерме? (Әйе) Мин дә шулай дип уйлыйм.

– Сез балалар бакчасында нәрсәләргә өйрәндегез?(Балалар җавабы)

– Ә бүгенге эшчәнлегебездә сезгә нәрсәләр ошады?

– Ә нәрсә авыр булды?

Тәрбияче: Ә мәктәптә сез тагын да күп аң-белем алырсыз. Сез безне яхшы билгеләр, уңышларыгыз белән сөендерерсез дип ышанып калабыз!

 

Татарстан Республикасы

Яр Чаллы шәһәре

 “Батыр” 111 нче балалар бакчасы – баланың аң-белемен үстерү үзәге”

муниципаль автономияле мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

I квалификацион категорияле тәрбиячесе

ГЫЙЛЬМЕТДИНОВА ГҮЗӘЛ САЛИХҖАН КЫЗЫ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий