Нәниләргә гарәп алфавиты – 4
طفل
Та-ун, тыфлюн.
Ул – бала.
Матур, пөхтә киенеп,
Кунакка әнә бара!
***
ظل
За-ун, зыллюн.
Күләгә.
Аннан качам, дисәң дә,
Синнән калмый, йөгерә.
***
عسل
Гайн-ун, гасәл – була бал.
Бигрәк күп файдасы бар!
Китсәң әгәр авырып,
Савыгырсың, бал кабып!
***
غرفة
Га-ун, гурфә. Ул – бүлмә.
Шакымыйча син кермә!
Шулай куша динебез:
Шакыгыз… һәм керегез!
***
فيل
Фә-ун, фил. Көчле ул, зур!
Яхшы, тыныч хайван ул.
Алма, банан ярата
Һәм үлән ашап ята.
(Дәвамы бар)
Комментарии: |