Нәниләргә гарәп алфавиты – 5
قمر
Каф-ун, камәр.
Тулы булган ай.
Төнлә чыгып кара әле –
Матур ул шулай!!!
***
كعك
Кәф-ун, Кәгкун.
Тәмле булган торт.
Син аны ашаганда,
Уң кулыңа тот!
***
لسان
Ләм-ун, лисәнүн. Була тел.
Син, үскәнем, шуны бел:
Телне тыйган кешегә
Җәннәт вәгъдә ителә!
***
مسجد
Мим-ун, мәсҗид. Ул – мәчет –
Гыйбадәтләр урыны.
Нурлы, якты бина ул,
Керсәң, савап сиңа ул.
(Дәвамы бар)
Комментарии: |