Яңа фикерләр:

postheadericon Сценарий: «Көзге бәйрәм»

osen34-5 яшьлек балалар өчен

 

А.б. Исәнмесез, хөрмәтле кунаклар, әти-әниләр! Бүген без сезнең белән көзге бәйрәмгә җыелдык. Хәзер бар дөнья алтын-сары төскә күмелгән. Агачлардан сары, кызыл яфраклар коела. Әйдәгез әле без дә бәйрәмебезне башлап шигырьләр сөйләп үтик.

 

1) Бүген бездә матур бәйрәм –

Бүген бездә көзге бал.

Бүген көзге байлык белән

Бизәлгән безнең зал.

 

 2) Җиргә яфрак коелган,

Сап-сары келәм булган.

Яфракларны без җыярбыз,

Букет ясап куярбыз.

 

 3) Көз көннәре килеп җитте,

Хушлашабыз җәй белән.

Бөтен җиргә яфраклардан

Алтын келәм җәелгән.

 

А.Б. Балалар, чыннан да, карагыз әле безнең залны, ничек матур бизәлгән. Әйтерсең лә алтын көз үзенең сары, кызгылт яфракларын безнең залга кертеп тутырган. Әйдәгез әле без яфраклар бәйрәме турында җырыбызны башкарып утик.

 

 Җыр “Яфраклар бәйрәме”

А.Б. Балалар, көз безгә үзе белән байлык, муллык алып килә. Көз җиткәч без бакчаларыбыздан бик күп яшелчә, җиләк-җимеш җыеп алабыз. Искә төшерик әле, без нинди яшелчәләр җыябыз.

– Помидор, кыяр, кәбестә, бәрәңге, кишер……

 

 (Кәрзиндәге яшелчәләргә игътибар итәләр)

 

А.Б. Балалар, карагыз әле! Кемнең кәрзине икән бу? Кем шундый уңган-булган?

 

Шулчак өйдән Куян чыга.

Куян: Исәнмесез, балалар. Күрәм, миңа кунакка килгәнсез. Мин кышка әзерләнәм. Җәй буе су сибеп, карап үстергән яшелчәләрне бакчадан җыеп алам.

А.б. Куянкай, нишләп чөгендерләреңне, бәрәңгеләреңне бергә тутырдың?

Куян: Яңгыр килә дип ашыктым, шуңа шулай булды. Менә хәзер шул яшелчәләрне аерасым бар.

А.б. Куянкай, без сиңа булышыйкмы соң?

 

Уен: “Яшелчәләр аеру”

 

Төлке керә.

Төлке. Исәнмесез балалар, исәнмесез, кунаклар, исәнме, куянкай! Мин шундый шат. Нинди матур көнне мин сине очраттым, Куянкай. Син нишләп йөрисең монда?

Куян. Мин уңыш җыям. Ә син нишләп йөрисең?

Төлке. Мин ашарга берәр нәрсә булмасмы дип йөри идем, эзли торгач…

сине таптым.

Куян (калтырана). Син нәрсә, мине ашарга уйлыйсыңмы?

Төлке. Әйе, хәзер үк. (Куянга таба бара башлый. Куян чигенә.)

Куян (як-ягына карана). Чү, тукта. Ниндидер тавышлар ишетәм. Аучылар түгелме икән? (Төлке туктап кала, уңга, сулга карана)

Төлке. Мин бер тавыш та ишетмим.

Куян. Син качып тор. Мин карыйм. (Төлке качырга урын эзли һәм бүкән артына барып утыра.)

Куян (балаларга). Миңа ярдәм итегезче, балалар. Аякларыгызны тыпырдатыгыз әле. (Балалар тыпырдыйлар)

Төлке. Берәр нәрсә күренәме? Аяк тавышлары ишетелә бит.

Куян. У-ух! Бик күп аучылар. Монда таба киләләр. Качып котыласы иде. (Балаларга.) Куллар чабыгыз, этләр кебек өрегез!

Төлке (бүкән артыннан башын чыгарып). Куян, күрәсеңме син аучыларны? Этләре дә бик усал, ахры.

Куян. Әнә күренделәр, килеп җиттеләр, тизрәк качып котылыйк. (Балалар тыпырдыйлар, кул чабалар, эт кебек өрәләр)

Төлке. Башым бетте, кая таба качыйм икән? (Уңга-сулга бәрелеп, ашыга- ашыга чыгып китә)

Куян. Рәхмәт, балалар, сез мине Төлкедән коткардыгыз.

Алып баручы. Куянкай, бездә бүген бәйрәм. Көз дә бераздан килеп җитер. Әйдә, син дә безнең белән биерсең, җырларсың.

 

Хоровод «Урожай собирай».

Көз керә.

Көз. Исәнмесез, нәни дуслар! Берүзем моңаеп, агачларда калган сонгы яфракларны санап йөри идем, колаккка сезнең шат авазларыгыз ишетелде дә, сезнең янга йөгердем.

Алып баручы. Исәнме, Көз! Әйдә, уз, рәхим ит бәйрәмебезгә.

Көз: Бүген – бәйрәм! Әйдәгез бергәләп күңел ачабыз! Минем белән җырларга, биергә, шигырьләр сөйләргә сез әзерме??

 

Жыр “Көз, көз, әйт әле!”

 

А.Б. Көз, без сине шундый сагынып көттек. Синең килүенә шигырьләр дә өйрәндек.

 

Шигырьләр

А.Б. (балаларга). Балалар, карагыз әле! Көз килде дә, бөтен җир сары төскә буялды.

Көз. Яратам мин сары төсне, бөтен дөнья алтын төсле. (Бүлмә буенча яфраклар очыра.) Балалар, сезнең минем белән уйныйсыгыз киләме???

А.Б. Көзге җилләр төрле якка яфракларны очырта.

Яле, балалар, көз белән уйнап алыйк!

 

Пляска-игра с листьями.

1) По лесочку мы гуляем

И листочки собираем.

Соберём когда букет

Будет осени портрет.

 

Припев:

Листик жёлтый, жёлтый, жёлтый

В ручку ты скорей возьми……..(кружатся с листьями)

И тихонько отпусти!

 

2) По лесочку мы гуляем

И листочки собираем.

Соберём когда букет

Будет осени портрет.

 

Припев:

Листик красный, красный, красный

В ручку ты скорей возьми……..(кружатся с листьями)

И тихонько отпусти!

 

3) По лесочку мы гуляем

И листочки собираем.

Соберём когда букет

Будет осени портрет.

 

Припев:

Листик красный, листик жёлтый

В ручку ты скорей возьми……….(кружатся с листьями)

И в букетик принеси.

 

4) По лесочку мы гуляли

И листочки собирали.

Вот какой у нас букет

Лучшей осени портрет.

 

Припев:

А теперь возьмём листочки

И порадуем ребят.

Раз, два -…….десять.

И мы устроим листопад.

 

Көз: Рәхмәт, сезгә, балалар, матур итеп җырлыйсыз, биисез, шигырьләр сөйлисез, үзегез бик тапкырлар. Миңа китәргә вакыт. Шушы кәрзинемдәге күчтәнәчне сезгә тапшырам!

А.Б. Рәхмәт, Көз! Синең белән безгә дә бик күңелле булды. Безнең балалар янына тагын кил! Сау булыгыз.

Көз: Сау булыгыз, балалар!

А.б. Шуның белән көзге бәйрәмебез тәмамланды. Күчтәнәчләрне бергәләп авыз итәрбез.

 

 

Татарстан Республикасы

Яр Чаллы шәһәре

 “9 нчы катнаш төрдәге “Алан” балалар бакчасы”

муниципаль автономияле мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

музыка тәрбиячесе

ХӘМИДУЛЛИНА ЛАНДЫШ ФЕРДИНАНД КЫЗЫ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий