Нәниләргә гарәп алфавиты – 6
نخلة
Нун-ун, нәхлә. Пальма була.
Үсә тик җылы якта.
Күрәсең, суыктан курка,
Кояшны бик ярата.
***
هاتف
Һә-ун, һәтиф – телефон.
Сөйләшер өчен безгә.
Ләкин гайбәт-гөнаһ түгел,
Тик яхшы сүзләр сөйлә!
***
وزن
Үәү-ун, үәзнүн. Ул үлчәү.
Гаделлекне ярата.
Авырлык тигез булмаса,
Уңга, я сулга тарта.
***
يد
Йә-ун, йәдүн. Ягъни, кул –
Аллаһтан бик зур нигъмәт.
Һәрбер нигъмәте өчен
Шөкер итәргә кирәк!
***
Менә инде алфавитын
Гарәп теленең белдем.
Яңа матур сүзләрне дә
Бик җитез мин өйрәндем!
(Ахыры)
Комментарии: |