Яңа фикерләр:

postheadericon Конспект: “3 һәм 4 саннарын чагыштыру. Турыпочмаклык”

1844921-6eaa0c669a6c57d72 кечкенәләртөркеме. Иң гади математик күзаллаулар формалаштыру.

 

Максат: балаларнын 3 һәм 4 саннарын чагыштыра алуларына ирешү, турыпочмаклык фигурасы белән таныштыруны дәвам итү, балаларда кызыксынучанлык , ярдәм итү теләге уяту, сүзлек запасын баету.

Тәрбия бурычы: күпбелүчәнлек, игътибарлылык, кызыксынучанлык тәрбияләү.

Үстерелеш:

– Логик фикерләү сәләтләрен, хәтерләрен үстерү.

– Сүзлек запасын активлаштыру һәм баету.

Белем бирү: сан ягыннан тигез, тигез булмаган төркемнәрне чагыштырып, нәтиҗәсен сүз белән әйтергә, саннарны тәртип буенча атарга өйрәтүне, турыпочмаклык белән таныштыруны дәвам итү. Предметларны санаганда соңгы санның бөтен группага кагылышлылыгын аңлап әйтергә өйрәтү.

Планлаштырылган нәтиҗә: саннарны тәртип буенча атарга өйрәнү, турыпочмаклык фигурасын истә калдыру.

Җиһазлау: уенчык песи баласы, проектор, паззллар, геометрик фигуралар, песи сүрәте, карандашлар

Методик алымнар: әңгәмә, сорау, рәсем, күрсәтмәлек.

Алдан эшләнелгән эш: рәсем карау, режим вакытында геометрик фигураларны, санауны ныгыту.

 

 

Эшчәнлек барышы:

Т: – Хәерле көн, балалар! Карагыз әле, безгә бүген күпме кунаклар килгән. Әйдәгез әле алар белән исәнләшик.

Б: -Исәнмесез! (Здравствуйте!) (Утыралар)

 

Мультфильмнан өзек карау.

Кайдандыр песи тавышы ишетелә. Группаның ишеге төбендә уенчык песи утыра.

Т: - Балалар, карагыз әле, безгә кунакка песи килгән. Тик нигәдер ул калтырый, туңган бугай. Песи ни өчен туңды микән? (Кыш, салкын, киенмәгән…)

Песи: Исәнмесез,балалар! Минем исемем – Гав. Беләсезме, мин яши торган өйнең ишек алдында Мырауҗан исемле бер мәче яши. Ул миңа гел төрле биремнәр бирә. Ә мин әле бик кечкенә, аларны аңлап та бетермим. Сез миңа аларны үтәргә булышмассыз микән? (Булышырбыз!)

Т: -Балалар, әйдәгез әле бергәләп песи баласына булышыйк.

 

Экранда Мырауҗан белән Гав кемнеке кубрәк дип талашалар. Экранда 3 балык һәм 4 сөяк рәсеме.

Т: - Ягез, талашмагыз, Мырауҗан һәм Гав. Без балалар белән сезгә балыклар һәм сөякләрне санап күрсәтербез. (Саныйлар)

– Балалар, нәрсә күбрәк? Балыкмы?Сөякме? (Сөяк) Дөрес, әйдәгез әле Мырауҗан белән Гав талашмасыннар өчен предметларны бертигез итеп куйыйк. Моның өчен нишләргә кирәк? (Бер балык өстәргә кирәк)

Песи: Булдырдыгыз, рәхмәт сезгә, мияу!

Т:- Балалар, әйдәгез әле геометрик фигураларны кабатлыйк. Нинди фигураларны без беләбез? (Өчпочмак, квадрат, түгәрәк) Ә хәзер без сезнең белән Мырауҗан белән Гавка алардан өй төзик. (Ике өй төзиләр. Берсе зур, берсе кечкенә)

-Ничә өй төзедек?

-Нинди төстә? Түбәсе? Стенасы? Тәрәзәсе?

-Нинди геометрик фигуралардан төзедек? Түбәсен? Стенасын? Тәрәзәсен?

-Мырауҗанга кайсысын бирәбез? (Зурысын), Гавка кайсысын? (Кечкенәсен).

Т: – Ә хәзер әйдәгез бергәләп ял итеп алыйк. (Балалар торып баса, физминутка ясыйбыз)

 

Физкультминутка.

 

Эшчәнлегебезне дәвам итик.

Мырауҗан (экранда): -Балалар, сезнең төркемегездә кайдадыр минем фотосүрәтем яшерелгән, миңа шуны табып кына бирегез әле? (Фото эзлиләр. Уңда, сулда, артта, алда, өстә, аста төшенчәләрен кабатлыйбыз. )

Мырауҗан: -Булдырдыгыз, менә нинди тапкырлар икән сез. Мяууу! (Экранда) Ярый, мин китим әле, фотосурәтемне дусларыма күрсәтим. (Экранда китә)

Песи: – Балалар, Мырауҗан миңа бер рәсем биреп калдырды, карагыз әле. Матур да түгел үзе,нәрсә икәнен дә аңламыйм.

Т: -Балалар, әйдәгез рәсемне карыйк әле. Бу бит геометрик фигура, Гав. Карагыз әле, нинди геометрик фигура микән бу? (Турыпочмаклык) Дөрес. Ә турыпочмак фигурасыннан нинди предметлар ясап була? (Паровоз, машина, вагоннар, өй һ.б).

-Дөрес, вагоннар ясап була. Әйдәгез бергәләп песи баласы Гавка вагоннар ясап курсәтик.

-Молодцы!

Песи :- Балалар, сез бик тә акыллы, тапкыр икәнсез.Булдырдыгыз! Мырауҗан биргән биремнәрне бик җинел генә эшләп бирдегез. Рәхмәт сезгә!

– Мияу, балалар! Минем сезгә дип алып килгән күчтәнәчем дә бар иде бит әле, онытып җибәргәнмен. Менә бу кәҗиндә минем иң яраткан ризыгым – балыклар. Сау булыгыз! (Чыгып китә)

Т: – Рәхмәт сиңа, Гав! Безгә тагын кунакка кил! Сау бул! (Саубуллашалар)

 

Йомгаклау:

– Балалар, сез бүген нинди яңалык белдегез?

– Өйгә кайткач кемгә өйрәтәсез?

– Булдырдыгыз, балалар! Ә хәзер безнең кунакларыбыз белән дә саубуллашыр вакыт җитте.

– Сау булыгыз! (До свидания!)

 

 

Татарстан Республикасы

Кукмара муниципаль районы

“Кукмара бистәсенең 4 нче “Ләйсән” балалар бакчасы”

муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

тәрбиячесе

ГАЛИМЯНОВА ЛУИЗА ТАҺИР КЫЗЫ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий