Бала тормышында фольклорның әһәмияте
Тәрбиячеләр өчен консультация.
Балаларның рухи яктан бай, физик яктан сау-сәламәт булып үсүендә уеннарның әһәмияте бик зур. Өлкәннәргә эштән бушаган вакытта күңел ачу, ял итү, вакыт уздыру өчен бер чара булса, бала өчен “уен – чын шөгыльгә, тормыш көрәшенә һәм хезмәткә әзерләнү ул” (Н. Исәнбәт).
Уен белән эш арасында күп кенә кешеләр уйлаганча, әллә ни аерма юк. Яхшы уен яхшы эшкә, начар уен начар эшкә охшый. Нәниләрнең уеннары асылда зурларның тормышы, көнкүреше һәм хезмәтенең бер чагылышы булып тора.
Бала үскән саен, аның дөньяны танып белүе дә, эстетик зәвыгы да үсеш кичерә. Ул инде үзишләре белән аралашып, алар белән партнер булып, бергәләп уен кора ала.
Җырлы-биюле уеннар нәниләр репертуарында сан ягыннан күп булмаса да, балалар аларны яратып уйныйлар. Бу төр уеннарда музыка, җыр, такмак хәлиткеч роль уйный. Көй уен хәрәкәтләре белән тәңгәлләшә, җыр һәм такмакларның эчтәлеге хәрәкәтләрдә чагылыш таба.
Балаларның уеннары вакыйга-сюжет кору рәвешендә генә түгел, ә тел-сүз сферасында да була. Шундыйлар рәтенә санамышлар керә. Санамышның уеннарны оештыруда төп вазифасы да бар. Аның ярдәмендә балалар алып баручыны сайлап куялар яки “гөрләүче”не билгелиләр, сүз уеннары итеп, кычкырып сөйләп тә йөриләр.
Санамышлар – поэтик яктан үзәнчелекле саф ритмлы әсәрләр.
Бердән-бармак,
Уннан-уймак,
Табада-коймак,
Мичтә-бәлеш,
Ал да ябыш,
Чүрәкәй үрдәк,
Чум да чык!
Балалар санамышларны төрле хәрәкәтләр белән әйтсәләр, уен кызыклырак була.
Балалар репертуарында диалог формасында төзелгән шигъри әсәрләр аерым бер төркемне тәшкил итәләр. Бу әсәрләрне капма-каршы ике кеше дә, бер генә бала да башкара ала. Рус фольклористикасында мондый әсәрләрне диалог-җырлар дип йөртәләр. Татар фольклорында бу әсәрләрне “әйтешләр” дип атыйлар. Аларны башкарылу рәвеше, сюжет корылу алымнары буенча ике төргә: традицион һәм импровизацияле әйтешләргә бүлергә мөмкин. Традицион әйтешләрнең, кагыйдә буларак, балалар телендә элек-электән формалашкан билгеле бер сюжеты, эчтәлеге бар. Бу әсәрләр, гадәттә, бер көйгә салыбрак әйтеләләр.
Татар халкының уеннары һәм уен фольклоры милләтебезнең эстетик карашларын, милли характерын, генетик тамырларын ачыграк төсмерләргә дә мөмкинлек бирә. Аларда халыкның бөек рухы, иҗат күәте чагыла. Икенче яктан ул халыкның рухи тормышын, көнкүрешен, матурлык кануннары нигезендә оештыруның мөхим чаралары да булып тора.
Кулланылган әдәбият.
1. Р. Ягфаров. Татар балалар фольклоры, – “Раннур” нәшрияты, 1999.
2. Түбән Кама муниципаль районы мәгариф идарәсе. Мәгълүмәти-методик үзәк. Милли тәрбия – милләт яшәешенең нигезе, 2010ел.
3. Үз илемдә, үз телемдә: Логопедлар, тәрбиячеләр һәм укытучылар өчен методик кулланма/ М.Ф. Зиннурова.- Казан: Мәгариф, 2009.
Татарстан Республикасы
Түбән Кама шәһәре
“66 нчы гомумүстерешле балалар бакчасы”
муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең
өлкән тәрбиячесе
ШӘЙХУЛЛИНА АЙСЫЛУ РӘШИТ КЫЗЫ
Комментарии: |