Яңа фикерләр:

postheadericon Конспект: “Шофер булам”

0014_1Икенче кечкенәләр төркемендә аралашу буенча оештырылган белем бирү өлкәсенең конспекты.

 

Максат һәм бурычлар:

1. Шофер һөнәре белән таныштыру. Шоферларга карата хөрмәт хисе тәрбияләү.

2. Сүзлекне активлаштыру: утырып бару, пассажирлар, шофер (машина йөртүче), Казан шәһәре, төсләр һ.б.

3. Машиналарның төп өлешләрен аера белү күнекмәләрен формалаштыру (кабина, арба, тәрәзә, тәгәрмәч, руль)

4. Машиналарның кулланылышы ягыннан ничек аталышын аерырга өйрәтү (кран, ашыгыч ярдәм күрсәтү машинасы, йөк ташучы, автобус, җиңел машина, пожар сүндерү машинасы)

5. Гомуми сөйләм күнекмәләрен, хәрәкәт һәм сөйләм координациясен камилләштерү.

6. Активлык, мөстәкыйльлек, тәрбиячене тыңларга этәрү.

 

Кирәкле җиһазлар һәм материаллар:

1. “Машина төрләре”нә караган рәсемнәр: автобус, җиңел машина, йөк машинасы, пожар машинасы, ашыгыч ярдәм күрсәтү машинасы, кран, экскаватор)

2. Транспорт тавышлары: машина, шәһәр урамы тавышы.

3. Казан шәһәре ясалган рәсем, автомойка, озын юл рәсемнәре.

4. Уенчык песи белән аю.

5. Уенчык машиналар.

6. Һәр балага кәгазь машиналар.

7. Пычрак автобус рәсеме, чиләкләр белән су, чүпрәк.

8. Шофер фуражкасы.

 

Шөгыль барышы.

1. Кереш өлеш.

Балалар ярымтүгәрәк ясап басалар.

Тәрбияче. Хәерле көн, килгән кунаклар, хәерле көн, балалар! Кәефегез ничек?

Балалар. Яхшы.

Тәрбияче. Әйдәгез, балалар, барыбызга да күңелле булсын – хәерле көн телик. Килгән кунаклар белән исәнләшик. (Исәнләшү)

Хәерле көн сезгә!

Тәрбияче: Барыгыз да матур итеп басыгыз, кәефегез тагын да яхшырак булсын өчен бер-берегезгә карап матур итеп елмаегыз (балалар елмаялар). Дусларыбызның, иптәшләребезнең көләч йөзләрен, елмаюлы күзләрен күргәч, күңелләребез күтәрелеп, безгә бик рәхәт булып китте.

 

2. Төп өлеш.

Тәрбияче: Балалар, әйтегез әле, без сезнең белән кайда яшибез?

Балалар: Казанда, шәһәрдә.

Тәрбияче: Әфәрин, Казан бик зур, матур шәһәр. Әйдәгез, без сезнең белән Казан буенча сәяхәткә чыгабыз. Балалар, сәяхәткә нәрсә белән барыйк икән?

Балалар: Автобус (машина)

Тәрбияче: Ярар, менә безнең автобусыбыз. Карагыз әле, безнең автобусның нәрсәләре бар?

Балалар: Тәрәзәләре, тәгәрмәчләре, кабинасы, руле.

Тәрбияче: Балалар, ә автобусны кем йөртә? Руль артында кем утыра?

Балалар: Машина йөртүче. Шофер(кабатлау).

Тәрбияче: Әфәрин! Бик дөрес. Шофер кайда утыра?

Балалар: Кабинада (кабатлау).

Тәрбияче: Ә автобустагы шофердан башка кешеләрне пассажирлар диләр.

Балалар: Пассажирлар (кабатлау).

Тәрбияче: Әйе, ә хәзер без шоферны сайлап руль артына утыртыйк әле. Мансур безнең шофер булыр, калганнарыбыз пассажирлар. ( Шоферга фуражка кидереп руль артына утыртабыз)

 

Бала: Мин дә, әтием шикелле,

Шофер булырга уйлыйм.

Шуның өчен һәрвакыт

Машинам белән уйныйм.

 

Тизрәк үсеп шофер булсам

Нишләргә белер идем:

Урамдагы бар баланы

Утыртып йөрер идем.

 

Тәрбияче: Ә хәзер, балалар, кузгалып китәбез. Машинаны кабыз, шофер!

 

Авазларны кабатлау

Тын тутыртабыз (ш-ш-ш-ш)

Бакка бензин салабыз ( с-с-с-с)

Моторны кабызабыз (д-д-д-д)

 

Логоритмика “Безнең шофер”

Машинада барабыз (руль әйләндерәләр)

Тормозга да басабыз (аякны сузалар)

Еракны күзәтәбез (кулны маңгайга куеп карыйлар)

Җил чәчләрне тузгыта (баш өстендә бармакларны селкетү)

Безнең шофер булдыра! (баш бармакны өскә каратып күрсәтәбез)

Вж-вж-вж!

 

Тәрбияче: Балалар, карагыз әле юлга. Машина ватылган. Кем икән ул? Аңа булышабызмы? (Җаваплар) Аюның тәгәрмәче ватылган икән. Ремонтларга кирәк. Ремонтлау өчен нәрсәләр кирәк булыр икән?

Балалар: Инструментлар (кабатлау) .

Тәрбияче: Аю инструментларын оныткан. Безнең автобуста инструментлар бар.

Тәрбияче: Әйдәгез. Булышыйк аюга. Күрәсезме, балалар, шофер кеше юлга чыкканда инструментларын онытырга тиеш түгел. Ул үзе машинасын төзәтә белергә тиеш. (Инструментлар белән машина ясыйлар). Булды, балалар. Аю сезгә бик зур рәхмәт әйтә. Ул башка инструментларын беркайчан да калдырмыйм ди. Әйдәгез, алга таба юлга кузгалыйк. (Утыралар)

Тәрбияче: Шофер кеше юлда бик игътибарлы булырга тиеш. Карагыз, каршыбызга нәрсә чыккан? (Песи) Ярый әле безнең Мансур бик яхшы шофер. Нишләргә кирәк шоферга?

Балалар: Кычкыртырга. (Пип-пип-пип…Прес, песи).

Тәрбияче: Әйе, бик дөрес. Юлыбыз ачык, песи качты. Киттек. Шофер үз юлын яхшылап карап бара. Каршы юлга чыкмый. Берәрсе каршысына чыкса, сигнал бирә. Тагын аның юл кырыенда өч күзле абый тора. Бу нәрсә, балалар, юл читендә?

Балалар: Светофор.

Тәрбияче: Дөрес, молодцы. Нәрсәгә кирәк ул безгә? (Туктарга һәм барырга яраганлыкны күрсәтә)

 

Озын агайның өч күзе –

Кызыл, сары, яшел ут.

Икесе сүнеп торганда

Берсе яна шунда ук.

 

Сары күз янса – “Көтеп тор!”

“Тукта” кызыл янганда.

“Тизрәк бул, алга бар”

Яшел күз елмайганда.

(Төсләрне, нәрсә аңлатканын кабатлау)

 

“Светофор” аз хәрәкәтле уен.

Кызыл төстә – матур утыралар,

Сары төстә – куллар чабалар,

Яшел төстә – аяк тыпырдаталар.

Кызыл төс янганда ял итеп алыйк.

 

Ял вакыты.

Без бит әле кечкенә (утыралар)

Тизрәк үсәсе килә (кулларны күтәрәләр)

Үсеп җиткәч әти кебек (беләкләрне күрсәтеп)

Шофер буласы килә (руль тоткан кебек кулларны боралар)

 

Кузгалып карыйк алга, балалар. Абау, карагыз, безнең автобус пычранган бит. Нишләргә кирәк инде безгә?

Балалар: Чистартырга, юарга.

Тәрбияче: Машиналарны кайда юалар соң? Машинаны юар өчен нәрсә кирәк була?

Балалар: Автомойкада. Чиләк, чүпрәк, су.

Тәрбияче: Машинаны нинди су белән юалар икән? Җылымы әллә салкынмы? (Җылы су)

 

(Эксперимент. Кул очлары белән суның кайсы чиләктә салкын, ә кайсы чиләктә җылы су булуын аеру)

 

Тәрбияче: Шофер үз машинасын чисталыкта тотарга тиешлеген дә онытмаска тиеш. Моның өчен шофер нишләргә тиеш? (Җаваплар) Әйдәгез, автобусыбызны юып алыйк.

(“Автомойкада” уены. Бергәләп машинаны юабыз)

Тәрбияче: Безнең машина хәзер нинди булды?

Балалар: Чиста, матур, юеш.

Тәрбияче: Кипкәнче безнең автобусыбызны гаражга куеп торыйк. Кайда куябыз? (Гаражга) Ә без Казан шәһәрен күзәтик, юлларга карагыз. Карыйк уңга, карыйк сулга (кулларны маңгайга куеп як-якка карыйбыз). Казан шәһәре урамнарында бик күп төрле машиналар йөри. (Сорауларга җавап бирү).

*Менә бу нинди машина? Җиңел машина.

*Бу йөк машинасы. Ул зур, авыр әйберләр ташу өчен кирәк. Ни өчен кирәк?

*Ашыгыч ярдәм күрсәтү машинасы. Ул нинди ярдәм күрсәтә?

*Бу машина янгын сүндерү машинасы. Ул нишли?

*Кран. Ул авыр йөк күтәрә. Нинди йөк күтәрә?

Бу машиналарның һөрберсенең рулендә кем утыра? Ул кайда утыра?

Тәрбияче: Әфәрин. Җавапларыгыз бик дәрес. Рәхмәт. Шофер эше бик авыр. Алар бик иртә торып эшкә керешәләр. Бик соң өйләренә кайталар. Карагыз әле безнең янга аю килә түгелме соң? Ул кем безнең? (Шофер). Ул нинди машинада? (Йөк). Аю арбасына карагыз әле. Без аңа юлда туктап ярдәм иткән идек, безгә ул күп җиңел машиналар алып килгән. Малайларга зәңгәр машиналар, кызларга кызыл. Үз төркемебезгә җиңел машиналарга утырып кайтырбыз. Без барыбыз да шоферлар! Күңелсез булмасын өчен җырлап кайтыйк.

 

3. Йомгаклау өлеше.

“Мин-шофер” җырын машиналар белән уйнап-җырлыйбыз

Машинам белән уйнарга.

Яратам мин, яратам.

Беркем дә узып китә алмый.

Чабалар минем арттан.

 

Мин – шофер. Мин – шофер.

Машинам нинди матур.

Тәгәрмәче әйләнә. Лә-лә-лә-лә.

 

Әтиемне-әниемне кунакка алып бардым.

Дусларга да урын җитте.

Берсен дә калдырмадым.

 

Мин – шофер. Мин – шофер.

Машинам нинди матур.

Тәгәрмәче әйләнә. Лә-лә-лә-лә.

 

Сәлам биреп утим әле,

Сезгә дә пип-пип-пип.

Шофер булам мин күрерсез,

Тик үсеп кенә җитим.

 

Мин – шофер. Мин – шофер.

Машинам нинди матур.

Тәгәрмәче әйләнә. Лә-лә-лә-лә.

 

Тәрбияче: Төркемгә кайтып җиттек. Шофер эше авыр да, ләкин бар кешегә дә кирәкле һөнәр. Юлга чыгар алдыннан шофер машинасын нишләтә? (Тәгәрмәчен карый, бензин сала, юа) Ул юлда ничек йөрергә тиеш? (Игътибарлы, үз юлында, светофор сигналына карап, башка машиналарга бәрелмичә) Сез шофер булыр идегезме? (Җаваплар)

Тәрбияче: Гараждагы машиналарны алып шофер булып уйный аласыз.

 

 

Татарстан Республикасы

Казан шәһәре Совет районы

“Татар телендә тәрбия һәм белем бирүче

60 нчы катнаш төрдәге балалар бакчасы”

муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

тәрбиячесе

САДИКОВА ГӨЛНАЗ ГАЛИМҖАН КЫЗЫ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий