Яңа фикерләр:

postheadericon Конспект: “Имин йөрик юлларда”

88Мәктәпкә хәзерлек төркеме өчен эшчәнлек конспекты

 

Максат: җәяәүлеләр өчен булган кагыйдәләрне өйрәнүне дәвам итү, җәмәгать транспортында үзеңне тоту кагыйдәләрен ныгыту, юл билгеләрен төрләре буенча танырга өйрәнүне дәвам итү; балаларда игътибарлылык, күзәтүчәнлек тәрбияләү, фикерләү сәләтләрен үстерү, сөйләм телләрен баету өстендә эшләү.

Материал: магнитлы такта, юл билгеләре макетлары, Буратино, кыңгыраучык, “Светофор” җыры, “Шофер буласым килә”, (Э.Шәрифуллина сүз., Л.Батыр-Болгари көе), зур түгәрәкләр-2 (уртада кызыл-сары һәм аклы).

 

Шөгыль барышы.

Музыка астында балалар урыннарга кереп утыралар.

1. Оештыру моменты.

Тәрбияче: Хәерле көн, балалар. (Тактадагы уртасы кызыл-сары зур түгәрәккә карату, игътибар туплау). Карагыз әле, балалар, өстәлдә “серле тартма” тора, әйдәгез ачып карыйк, анда нәрсә бар икән? Тартма ачылмый, аны ачар өчен табышмакның җавабын әйтергә кирәк.

 

2. Уку мәсьәләсен кую.

Кисәтәләр, күрсәтәләр,

Кирәк икән туктаталар.

Юл һәм урам хәрәкәтен

Саклап, тәртиптә тоталар. (Юл билгеләре)

 

– Әйе, димәк без бүген нәрсәләр турында сөйләшербез?

– Юл билгеләре, юлда йөрү һәм транспортта утырып бару кагыйдәләре турында.

 

а) – Әйдәгез инде тартманы ачыйк. (Анда бик матур кыңгыраучык була)

– Нәрсә бу, балалар?

– Кыңгырау.

– Ягез әле, шалтыратып карагыз (Йөгереп килеп шалтыратып карыйлар).

 

б) Буратино килеп керә:

– Әй, балалар, мине чакырдыгызмы, рәхмәт, чабып килдем менә. Үзем белән сезгә табышмаклар, шигырьләр һәм җырлар да алып килдем, сорауларым да җитәрлек, укырга ярдәм итсәгез иде.

– Урамда җәяүлеләр йөри торган юлның исеме ничек?

– Тротуар.

– Тротуарда кайсы яктан йөриләр?

– Уңнан.

– Юлны аркылы чыга торган урын ничек атала?

– Зебра.

– Ни өчен шулай аталды икән?

(Җаваплар тыңлана)

 

в) – Ә хәзер минем табышмагыма җавап табып карагыз:

Юл чатында торам үзем,

Янып тора өч күзем.

– Светофор.

– Әйе, балалар, без әле сезнең белән светофор турында җыр да өйрәндек, әйдәгез Буратинога җырлап күрсәтик. (Түгәрәккә басып хәрәкәтләр белән башкаралар).

 

г) Урыннарыбызга “автобуска утырып” кайтыйк инде. (Алдан тезеп куелган урындыкларга утыралар, машина тавышы чыгарып выжылдыйлар, бер бала йөртүче була). “Шофёр буласым килә” җырын җырлап кайталар.

– Балалар, әйдәгез, автобуста утыру кагыйдәләрен искә төшереп китик, Буратинога да кирәк булыр.

– Автобуста балалар өчен билгеләнгән урыннарга утырырга, үзеңне әдәпле тотарга, аяклар белән утыргыч аркаларына тимәскә, кычкырып сөйләшмәскә, тирә-яктагыларга комачаулык итмәскә, автобус туктап беткәч кенә урыннан кузгалырга, төшкәч, автобусны арттан әйләнеп үтәргә кирәк.

 

д) – Ә хәзер юлыбызда очраган юл билгеләре белән дә танышуыбызны дәвам итик. (Юл билгеләре төшкән макетлардан формалары буенча кисәтүче, тыючы, күрсәтүче, белешмә бирүче билгеләрне аерырга, рәсемнәре буенча нәрсә аңлатулары турында сөйләшү).

 

3. Рефлексив кабатлау.

– Балалар, сез урамның кайсы төшеннән йөрерсез инде? (Җаваплар тыңлана. Көтелгән җавап: “Тротуардан, уң яклап”).

– Юл аркылы чыкканда нәрсәгә игътибар итәрсез? (Җаваплар тыңлана. Көтелгән җавап: “Зебрадан гына, светофорның җәяүлегә яшел уты янгач”).

– Нинди төрдәге юл билгеләрен очраттыгыз? (Нинди фигурага ясалуларына карап, төркемнәрен әйттерү. Җаваплар аерым-аерым да, бергәләп тә берничә тапкыр кабатлатып барыла.)

 

4. Йомгаклау.

Буратино:

– Балалар, күрәм, сез бик күп кагыйдәләр белән танышкансыз икән, минем сорауларыма да бергәләп җаваплар таптыгыз, матур җырлар да өйрәнгәнсез. Сезнең өчен мин бик шат. Үзегезнең хәвеф-хәтәрсез генә, имин юллар үтүегезне телим.

 

Тәрбияче: Балалар, алган белемнәрегез онытылмасын, өйдә әти-әниләрегезгә дә сөйләгез, алар да юлларда һәм урамнарда сак булсыннар, юл кагыйдәләрен үтәсеннәр иде. Рәхмәт сезгә, үзегезне яхшы яктан күрсәттегез.

 

 

Татарстан Республикасы

Яр Чаллы шәһәре

 “110 нчы катнаш төрдәге “Чуар тавык” балалар бакчасы”

муниципаль автономияле мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

татар теле тәрбиячесе

ГИНИЯТУЛЛИНА ГӨЛИЯ ДӘНИФ КЫЗЫ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий