Яңа фикерләр:

postheadericon Конспект: “Тату гаилә”

schastlivaya_semyaЗурлар төркеме өчен сөйләм телен үстерү һәм аралашу өлкәсе буенча ачык шөгыль конспекты

 

Бурычлар:

1. Гаиләдә бер-берсенә игътибарлык, ярдәмләшү һәм дуслык, үзара хөрмәт хисләре тәрбияләү.

2. Бәйләнешле сөйләмне һәм мөстәкыйль фикерләү сәләтен үстерү.

3. Сөйләмдә гаилә әгъзаларын белдерә торган сүзләрне куллану күнекмәләре бирү, иҗади хикәя төзергә өйрәтү.

Алдан үткәрелгән эш: шигырьләр өйрәнү.

Сүзлек эше: горурланам, тату, нәсел.

Җиһазлау: “Тату гаилә” темасына ясалган рәсем, “Рәхмәт, әнием” аудиоязмасын тыңлау, бармак театры уенчыклары, өстәлгә ике гөл куела, таз белән су, балалар санынча чүпрәк, сиптергеч, карточкалар.

 

 Эшчәнлек барышы:

Тәрбияче: Балалар, әйдәгез, килгән кунаклар белән матур итеп исәнләшик.

Балалар: Исәнмесез.

Аудиоязма тыңлау.

“Рәхмәт,әнием”

Т-че: Балалар, бу җыр кем турында?

Б-р: Әни.

 

 Слайд №1 “Әни белән бала”.

 

Т-че: Әни иртән безне ничек уята?

Б-р: Сабыем дип.

 Т-че: Әниләр булганда өйләребез, ашларыбыз, күлмәкләребез нинди?

Б-р: Чиста, тәмле, ямьле.

Т-че: Әниләр турында нинди матур сүзләр беләсез?

Б-р: Әнием, бәгърем, алтыным, җаным һ.б.

Т-че: Әниләр турында безнең бик күп мәкальләр бар. Әйдәгез тыңлап китегез әле.

 

Ана янында бала ятим булмый.

Ана җылысы – кояш җылысы.

 

Т-че: Әле безнең әнидән башка тагын нинди кешеләребез бар? Алар кемнәр?

Б-р: Әти, әби, бабай, сеңел, абый, апа.

Т-че: Бик дөрес, ә бер сүз белән аларны ничек итеп әйтеп була?

Б-р: Гаилә.

 

Слайд №2 “Гаилә”

 

Т-че: Балалар, без сезнең белән бүгенге шөгыльлебездә үзебезнең гаиләләр турында сөйләшербез.

 

Нурзия Мирхазованың “Мин горурланам гаиләм белән!” дигән шигыре укыла.

 

Т-че: Әйдәгез әле сезнең гаиләләр белән дә танышып китик.

-Илмир, син кемнәр белән яшисең?

-Динара, гаиләдәге якын кешеләреңә ничек эндәшәсең?

-Лиана, гаиләңне яратасыңмы?

-Самира, сезнең гаиләдә кем нинди эш башкара?

-Балалар, сез нинди эш башкара аласыз?

 Б-р: Уенчыкларны җыябыз, идән себерәбез һ.б.

 Т-че: Ә беләсезме, без әниләргә гөлләрне дә тәрбияләргә булыша алабыз. Ничек дөрес итеп гөлләрне тәрбияләп була?

 

“Кем –нәрсә эшли” уены

 

 Слайд №3 “Гөлләрне тәрбияләү”

 

 Т-че: Балалар, гөлләр корып китмәсен өчен аларга даими су сибеп торырга, су беркергә, яфракларын юеш дымлы чүпрәк белән сөртеп тә торырга кирәк.

(Өстәлгә фикус, яран гөл, бальзамин гөлләре куела)

Т-че: Фикусның яфрагы нинди?

Б-р: Шома, тыгыз, матур.

Т-че: Бальзаминның яфрагы нинди?

Б-р: Вак, кечкенә.

-Ничек уйлыйсыз, кайсы гөлнең яфрагын дымлы чүпрәк белән сөртәбез? (Фикусныкын)

-Ә бальзамин гөленә су бөркибез.

 

 Хезмәт оештырыла

-Ә хәзер бу эшне үзебез эшләп карыйк. (Өстәлгә ике гөл куела, таз белән су, балалар санынча чүпрәк, сиптергеч)

-Эш беткәч, эш урыны җыела.

-Ә хәзер Лена Шакирҗанованың “Гөлләр” исемле шигырен тыңлап китегез.

 

Үстерде гөлләр Гөлнара,

Шундый матурлар алар.

Урамнан үтүчеләр

Барсы да сокланалар.

 

Гөлнара үстергән гөлләр

Күмелделәр чәчәккә.

Ул аларны бүләк итеп

 Алып килде мәктәпкә.

 

Т-че: Балалар, менә тагын бер һөнәрегез артты. Бу эшне сез өйдә дә башкара аласыз. Әниегез дә, туганнарыгыз да үзегезне мактар, яратыр.

-Ә сез гаиләгездә тату яшисезме соң?

Б-р: Әйе.

 

 Рәсем буенча хикәя

Т-че: Балалар, бу рәсемгә карагыз әле, анда бик тату гаилә төшерелгән. Шул “Тату гаилә” турында хикәяне тыңлагыз әле.

Бу – минем әни. Ул дәфтәрләр тикшереп утыра. Әни мәктәптә укытучы булып эшли. Аны балалар бик ярата. Мин дә әнине бик яратам. Бу – минем әти. Ул телефоннан сөйләшә. Ә монысы бабай, ул апама китап укый. Әби диванда оекҗаш бәйләп утыра. Ә бу – мин. Мин шакмаклар белән уйныйм. Без бик тату яшибез.

Балалар рәсем буенча хикәя сөйлиләр.

 

Физкультминут

Т-че: Әйдәгез бергәләп “Исемең кем?”дигән бармак уены уйнап алабыз. (Һәр балага бармак театры уенчыклары бирелә. Алар аны кия һәм уйный.)

 

Бу бармак – бабай,

Бу бармак – әби,

Бу бармак – әти,

Бу бармак – әни,

Бу бармак – нәни бәби,

Аның исеме Чәнти!

 

Тәрбияче: Гаилә ул – тормышның нигезе. Әти-әниләрегез – аның тоткасы, ә сез, балалар, гаиләнең көзгесе. Әгәр тотка купмасын, ватылмасын, дисәгез бер-берегезне аңлап, хөрмәт итеп яшәргә кирәк. Гаилә ул – җылы учак. Гаилә никадәр нык булса, аннан килгән җылылык шулкадәр көчле була.

 

 Гаиләгә карата шигырьләр сөйләү.

 

Балалар чыгышы.

Гаилә бит ул һәркайсыбыз өчен

Күкрәк сөте биргән әниләр.

Киләчәгебез матур, якты булсын өчен,

Чын сүз бирә сезгә нәниләр!

 

Йөрәгемнең иң түрендә –

Туганнарым, яраткан гаиләм!

Дөньяда ничек яшәргә,

Кеше булырга синнән өйрәнәм.

 

Әти, әни һәм дә мин –

Безнең тату гаилә.

Дөнья ямьле, яшәү рәхәт,

Дуслыкта бөтен хәйлә.

 

Дөньяларда яшәү рәхәт,

Туганнар бергә булса.

Гаилә учагы һәрвакыт

Безне җылытып торса.

 

Т-че: Балалар, сезгә бүген шөгыль ошадымы? Без нәрсә турында сөйләштек? (Балаларның җаваплары)

Бик дөрес. Әти, әни, әби, бабай, балалар – бу гаилә, чөнки болар барысы да гаилә әгъзалары. Әти-әни, әби-бабай – гаиләнең иң хөрмәтле кешеләре, чөнки алар сезнең турында уйлап, борчылып яшиләр. Шуңа күрә аларны яратыгыз, матур эшләрегез белән куандырыгыз, ягымлы сүзләрегез белән сөендерегез.

 

Слайд№4 “Балалар бакчасы”

 

Балалар, без үзебез дә бит бакчада бер матур тату гаилә булып яшибез. Без дә үзара бик дуслар, тату. Бергә уйнарга шөгыльләнергә яратабыз.

 

 

Татарстан Республикасы

Нурлат шәһәре

 “Түбән Нурлат башлангыч мәктәбе – балалар бакчасы”

муниципаль бюджет белем бирү учреждениесенең

I квалификацион категорияле тәрбиячесе

КУЛЯЕВА ГӨЛЧӘЧӘК ӘНВӘР КЫЗЫ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий