Яңа фикерләр:

postheadericon Сценарий: «Кошлар – безнең дуслар»

кар3-4 яшьлек балалар өчен

 

Действующие лица:

Взрослые: Ведущая, кошка Мурка.

Дети: Каркуша – девочка из подг. группы.

Реквезит: картонное солнышко; 2 лески длиной 80 см; шапочки птиц: скворцы, грачи, ласточки, соловьи (по количеству детей); блюдце; узелок; варёная картошка в мундире (каждая картофелина обернута в фольгу).

 

Зал украшен по-весеннему, зелеными веточками. Под потолком висит солнышко.

 

Барышы

Кошлар сайравына балалар залга керәләр. Алып баручы яз турында шигырь сөйли.

Алып баручы: Балалар, хәзер кайсы ел фасылы?

Балалар: Яз!

Аб.: Дөрес, яз. Ә сез беләсезме, яз көне безгә төрле кошлар килеп җитәләр?

Балалар җавап бирәләр.

Безгә сыерчыклар, каргалар, сандугачлар, карлыгачлар килеп җитәләр. Кошларны рәнҗетәргә ярамый, чөнки алар кечкенә. Алар урманга күп файда китерәләр. Телисезме, без кошчыкларга авереләбез?

Балалар ризалаша. Балаларга кош битлекләрен кидерәләр.

 

Әйләнделәр, әйләнделәр,

Кечкенә кошчыклага аверелделәр!

 

Кошлар биюе.

 

Аб.: Әйдәгез сезнең белән кошчыклар турында җыр җырлыйбыз.

 

Җыр “Кошлар”

 

Песи: Кем кошчык турында монда җырлый? Кем миңа йокларга бирми?

Аб.: Менә кем курыкты безнең кошчыкларны! Песи, кошларны ауларга ярамый – алар безнең дусларыбыз!

Песи: Нәрсә әшләргә соң? Миңа шундый күңелсез, шуңа күрә мин аулыйм.

Аб.: Син, алайса, кошчыклар белән уйна.

 

Уен “Кошчыклар белән песи” 

2-3 тапкыр уйнарга.

 

Аб.: Әйдәгез яңадан балаларга авереләбез.

Балалар ризалашалар.

 

Әйләнәбез, әйләнәбез

Һәм балаларга авереләбез!

 

Песи: Болар бит кошлар булмады, балалармени? Мин болай уйнамым…

Аб.: Үпкәләмә, песи. Безнең бәйрәмдә кал, без сиңа сөт бирәбез һәм синең турында җыр җырлыйбыз (Песи алдына савыт белән сөт куялар).

 

Песи турында җыр.

 

Песи сөтен эчә һәм йокларга бара. Песи балалар белән саубулаша.

Алып баручы: (сәгатькә карый) Кая соң Карга? (Тыңлый). Менә үзе дә килгән.

 

Музыка астына Карга очеп килә.

 

Карга: Кар-кар-кар! Исәмесез, балалар! Кунакка чакырган өчен рәхмәт.

Аб.: Карга, нишләп синең борының кара?

Карга: Бу бик озын тарих. Теләсәгез, мин сөйлим.

Балалар ризалашалар.

 

Мин бик кызыксынучан: бөтен җиргә борынымны кыстырам. Бервакыт мин учак янында утыручыларның күмердә казынганнарын күрдем.

Аб.: Карга, күмердә нәрсә эзләгәннәр?

Карга: Алга таба тыңлагыз. Алар киткәч мин учак янына очып килеп үземнең зур һәм кызыксынучан борынымны тыктым. Аннары мин күмерләрне ташладым, һәттә минем канатыма, борыныма һәм башыма күмер төште.

Аб.: Карга, син нәрсә таптың соң күмердә?

Карга алып баручыга төенчек бирә.

Карга: Мин моңа кадәр белмәдем.

Аб.: Балалар, бу бит пешкән бәрәнге. Ул бик тәмле.

Карга: Мин аны сезгә бирәм.

Аб.: Безнең балалар сиңа кошлар турында җыр бүләк итәләр.

 

Алып баручы җырлый, балалар аңа кушылып җырлыйлар.

 

Карга: Нинди матур җыр, мин аны үземнең иптәшләремә дә җырлыйм.

Аб.: Безнең балалар җыр гына җырламыйлар, шигырьләр дә сөйлиләр.

 

Балалар яз һәм кошлар турында шигырьләр сөйлиләр.

 

Карга: Балалар, сез нигә утырасыз, биисегез килмиме?

 

Кул чабып бию.

 

Карга: Сезнең белән бик күнелле дә, миңа урманга очарга кирәк. Анда нәрсәләр булган икән, миңа бик кызык (оча).

Аб.: Балалар, безгә дә үзебезнең төркемебезгә кайтырга кирәк. Безнең уенчыклар безне сагыналар.

Кошлар сайравына балалар залдан чыгалар.

 

 

 

Татарстан Республикасы

Әлмәт шәһәре

 “35 нче “Нәни ил” гомумүстерешле балалар бакчасы”

муниципаль автономияле мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

тәрбиячесе

ШАЙХУТДИНОВА ЛӘЙСӘН НӘШӘТ КЫЗЫ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий