Яңа фикерләр:

postheadericon Конспект: «Серле сандык»

687474703a2f2f7777772e6d61616d2e72752f75706c6f61642f626c6f67732f64326538393466396163356565666162346138616433323761396330663766382e6a70672e6a7067Зурлар төркеме өчен шөгыль конспекты

 

Максат: татар милли киемнәрендәге бизәкләр турында балаларның күзаллауларын тирәнәйтү.

Бурычлар:

1. Балаларда татар милли киемнәренә кызыксыну тәрбияләү. Үз эшләренә карап сөенү хисе тәрбияләү.

2. Балаларны татар бизәкләре белән таныштыруны дәвам итү. Милли киемнәрнең исемнәрен, бизәлешләрен сөйләмдә кулланырга өйрәнү. Бизәк төзергә өйрәнү.

3. Кыңгырау, канәфер чәчәге, лалә, яфраклар кисү ысулларын ныгыту.

Җиһазлау: сандык, түбәтәй, алъяпкыч, магнитофон, проектор, мольберт, ИКТ куллану, татар бизәкләрен слайдларда күрсәтү.

Сүзлек өстендә эш: серле, сандык, лалә, кыңгырау, канәфер чәчәге, алъяпкыч, түбәтәй.

Эшчәнлек төзелеше:

1. Балалар өчен сюрприз.

2. Алъяпкыч турында әңгәмә.

3. Түбәтәй турында әңгәмә.

4. Уен “Түбәтәй”

5. Алъяпкыч белән түбәтәйне бизәү.

6. Йомгаклау, эшләрдән күргәзмә оештыру.

 

Эшчәнлек барышы:

Тәрбияче: Балалар, бүген нинди кояшлы, матур көн. Шушы матур минутларда бер-беребезгә шат елмаюлар, күтәренке кәеф бүләк итик әле. Менә хәзер бүлмәбез тагын да матурланды, яктырып китте. (Шакыган тавыш ишетелә)

-Тавышны ишетәсезме, балалар? Кем икән анда?

(Сандык табалар. Тәрбияче балаларга сандыкны ачып карарга тәкъдим итә, ләкин сандык ачылмый)

– Сандык турында матур сүзләр әйтсәк, бәлки, ачылыр. (Матур, серле, бизәкле, агачтан эшләнгән сандык)

(Тәрбияче балаларга сандык турында шигырь укый)

 

Селе сандык, матур сандык,

Кызыктыра безне күптәннән.

Әйдә карыйк ниләр калган икән

Истәлеккә безгә үткәннән.

 

(Тәрбияче сандыкны ача һәм андагы әйберләрне берәм-берәм алып күрсәтә)

– Алъяпкыч. (Бу алъяпкычның кыңгырау, лалә, канәфер, дәлия чәчәкләре һәм яфраклары белән бизәлгәнен ачыклау)

– Түбәтәй. (Нинди бизәкләр белән бизәлгәнен ачыклагач, тәрбияче шигырь сөйли)

 

Әнием туган көнемә

Бүләк итте түбәтәй.

Шундый матур түбәтәем-

Үзем кебек бәләкәй!

 

(Рәсем буенча тасвирлап сөйләү. Балаларга төрле бизәктәге, төрле билгеләре буенча бер-берсеннән аерылып торучы алъяпкыч, түбәтәй рәсемнәре өләшенә. Бала рәсем буенча сөйләп бирә: Миндә яшел төстәге түбәтәй, ул алсу төстәге лалә чәчәгеһәм яшел яфраклар белән бизәлгән. Бизәкләр аның түбәсендә һәм кырыйларына урнашкан)

 

«Түбәтәй» уены

 

Түбәтәеңне кигәнсең,

Бик ерактан килгәнсең.

Төскә матурлыгың белән

Шаккатырыйм, дигәнсең.

 

Туп-туп, түбәтәй,

Түбәтәең укалы,

Чиккән матур түбәтәең

Менә кемдә тукталды.

 

Тәрбияче: Елаган тавыш ишетелә, сез ишетәсезме? Бу тавыш бит сандыктан килә. Нәрсә бар икән, карыйк әле. Монда ап-ак алъяпкыч белән түбәтәй елый икән. Сез белмисезме, ник елый икән алар?

-Аларның бизәкләре юк икән бит, шуңа күрә алар күңелсез, боек икән.

(Алъяпкыч белән түбәтәйнең кәефләрен күтәрү өчен, аларга бизәкләр кисеп ябыштырырга кирәклеген ачыклыйлар.

 

Татар бизәкләре белән слайдлар карау. Слайдлар караган вакытта һәм балаларның эш барышында тыныч кына тавышка “Кәләпүшем” җыры куела.

Балалар кисеп ябыштырган вакытта тактага лалә, канәфер, кыңгырау чәчәк, яфрак үрнәкләре куела. Такта янына чыгып бер бала чәчәк кисү алымнарын искә төшереп күрсәтә.

 

Эшләнгән эштән күргәзмә оештырыла, анализ ясала.)

 

-Балалар, күрәсезме? Безнең боек дусларыбызның күңелләре күтәрелеп китте. Сез аларны бик шатландырдыгыз. Берсеннән-берсе матур алъяпкыч һәм түбәтәйләр булды.

-Иң матур лалә, кыңгырау, канәфер чәчәкләре, яфраклар кайсы алъяпкыч һәм түбәтәйдә икән?

– Бик төгәл, пөхтә киселгән чәчәк кайда икән?

– Бик тигез ябыштырылган бизәкләр кайсы алъяпкыч һәм түбәтәйдә икән?

 

Алъяпкычымның бизәге

Әллә кайдан күренә.

Матур лалә чәчәк төшкән –

Бик ошады үземә.

 

-Балалар, серле сандыкның башка балалар янына да барасы бар, әйдәгез аңа рәхмәт әйтеп саубуллашыйк.

 

Татарстан Республикасы

Алабуга шәһәре

 “22 нче “Оякай” балалар бакчасы”

муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

татар теле тәрбиячесе

МАЗЕЕВА АЛЬБИНА АЛЬБЕРТ КЫЗЫ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий