Рус халык әкияте “Колобок” буенча әкият сценарие: “Түгәрәк”
Катнашалар: Әкиятче-тәрбияче, Әби, Бабай, Түгәрәк, Аю, Бүре, Куян, Төлке,
җырларны, шигырьләрне сөйләүче берничә бала.
Барышы
Татар авыл өе. Икесе ике почмакта моңаеп кына карт белән карчык утыралар. Әби җеп эрли. Тәрәзәдән әкиятче-тәрбияче күренеп тора. Ул әкиятне сөйли башлый.
Әкиятче: -Исәнмесез, минем кадерлеләрем. Сез мине таныдыгызмы? Мин әкиятче апагыз булам. Сезгә минем бик күп кызыклы да, куркыныч та, көлкеле дә әкиятләр сөйләгәнем булды. Ә бүген мин сезгә “Түгәрәк” әкиятен алып килдем, рәхим итеп карагыз, тыңлагыз.
Борын-борын заманда, кәҗә команда, үгез адмирал, бүре генерал, саескан сотник, төлке шутник, үрдәк үрәтник булган заманнарда яшәгәннәр ди урман кырыендагы авылда бер әби белән бабай.
Бабай: Картаябыз инде, карчык,
Ялгыз гына икебез.
Боегып, ике почмакта
Утырырбыз инде без.
Ничек шәп булыр иде дә,
Әгәр шунда бер малай
Яныбызда уйнап йөрсә:
– Әби, – диеп, – я бабай.
Әби (башын күтәрә, уфтанып куя):
И атасы, үзем дә гел
Шул уйны уйлап йөрим.
Әллә соң сиңа камырдан
Кабартма ясап бирим?
Бабайга карап:
– Бар әле, атасы, он кертеп бир әле.
Әкиятче: Шулай итеп, савыт алып бабай онга чыгып киткән, әби яшь чакларын искә төшереп утырган.
Әби: Әйдәгез, кызлар, бер яшьлегебезне искә төшереп алыйк!
(Бабай чыгып китә, әби һәм тагын берничә кыз “Өммегөлсем” җырын түгәрәккә басып җырлыйлар, бииләр).
Бабай он күтәреп керә.
Савытларның төбен кырдым,
Соңгы онны алып кердем.
Мә, әбисе, үзең кара,
Ни генә пешерерсең.
Әби: – Яле, яле, камыр басыйм. Ә син, картым, мичеңне өлгертә тор. (Бабай мич яга, әби җырлый- җырлый камыр баса башлый).
Аклы ситса яулыгымны
Ап-ак итеп бәйләдем.
Ай, камырым, кабарып пеш,
Булырсың түгәрәгем.
– Атасы, мич өлгердеме соң әле?
Бабай: – Әзер, әзер,
Әкиятче: Әби кабартма ясап мичкә тыккан да, йон эрләргә утырган. Ә бабай физзарядка белән дус икән, сөякләрен язып алырга булган. (Бабай зарядка ясый).
Бабай: Әби, кабартмаң пешмәдеме икән, ашыйсы да бик килде. . .
Әби: Пеште, пеште. (Мичтән түгәрәкне ала)
Кызарып кына пешкәнсең,
Үзең шундый түгәрәк.
Тәрәзә төбенә куям,
Китә күрмә тәгәрәп.
(Түгәрәкне тәрәзә төбенә куя.)
Әби: Түгәрәгебез суынганчы тавыкларыма бөртек биреп керим, булмаса.
Бабай: Ә мин сарыкларга печән ташлап керәм.
Әкиятче: Әби белән бабай чыгып киткәннәр. Кызарып пешкән түгәрәк күмәч тәрәзә төбендә озак утырмаган, бераздан күзләрен ачып җибәргән, үзенең шулкадәр матур, шулкадәр түгәрәк булуына сокланып җырлап җибәргән.
Түгәрәк: Мин – Түгәрәк, Түгәрәк,
Тәгәрәп йөри алам.
Мин бик матур Түгәрәк,
Качыйм әле тәгәрәп.
Әкиятче: Шулай итеп, Түгәрәк тәрәзә төбеннән идәнгә сикереп төшкән, ачык ишектән чыгып урман ягына ук тәгәрәп киткән. Урманнан тәгәрәп бару шулкадәр ошаган аңа, ул кычкырып җырлап җибәргән.
Түгәрәк: Берүзем бу урманда,
Беркем юк бу аланда.
Әкиятче: Каршына Аю килеп чыкканны сизми дә калган ул.
(Ярдәмче балалар “Аю баласы Әпән” җырын башкаралар)
Аю чыга.
Аю: Ничек беркем булмасын,
Мине кая куясың?
Хуш исле син Түгәрәкне
Килә тотып ашыйсым.
Түгәрәк: Ашама син мине, Аю бабай, мин сиңа хәзер матур җыр җырлыйм.
Мин – Түгәрәк, Түгәрәк,
Мин әбидән дә качтым,
Мин бабайдан да качтым,
Аю бабай, ачуланма,
Синнән дә качам хәзер.
Әкиятче: Түгәрәк Аю тирәсендә җырлап әйләнеп йөри дә тәгәрәп китә.
Түгәрәк: Сау бул, Аю бабай!
Аю: Һай, булмады инде тамагымны туйдырып. Авылга барып бабайның умартасындагы балыннан авыз итеп карыйм әле.
Аю чыгып китә.
Әкиятче: Ә Түгәрәк тагын урман буйлап тәгәрәп киткән. Үзе һаман көлә, җырлый икән.
Түгәрәк: Берүзем бу урманда,
Беркем юк бу аланда!
Әкиятче: Җыр белән мавыгып каршысына Бүре килеп чыкканын да сизми калган ул.
(Ярдәмче балалар чыгып “Ай дили-дили” уенын уйныйлар)
Бүре килеп чыга.
Бүре: Нинди чыелдык монда,
Йокымны бүлеп йөри? (Иснәнә)
Тамак ялгап алырга
Вакыт та җитеп килә.
Ашыйсымны китереп ,
Бик тә тәмле ис килә. (Түгәрәкне күрә)
Ашыйм әле бу күмәчне,
Күмәчне – Түгәрәкне.
Түгәрәк: Ашама син мине, Бүре-Сорыкай, мин сиңа җыр җырлыйм.
Мин Түгәрәк, Түгәрәк,
Мин әбидән дә качтым,
Мин бабайдан да качтым,
Мин Аюдан да качтым,
Синнән дә, Бүре, качам хәзер.
Әкиятче: Шулай дигән дә, чыркылдап көлеп Түгәрәк урман юлы буйлап тәгәрәп китеп барган.
Бүре: Бу нинди уңышсыз көн булды бу? Инде куянны куа-куа арып-талып эләктердем дигәндә кулдан ычкынды. Ә хәзер монысы җыры белән алдады. Әһә, болай итим: бабайның абзарыннан иң симез, иң зур сарыгын тотып ашыйм әле.
Бүре чыгып китә.
Әкиятче: Урман аланында Куян кызы Йомшаккай иптәшләре белән ял итәргә чыкканнар икән. Алар җырлыйлар, бииләр, күңел ачалар.
Куяннар биюе “Ак куянкай”.
Әкиятче: Йомшаккай сикерә-сикерә биеп иптәшләреннән аерылып китә дә, Түгәрәк каршысына килеп чыга.
Куян: Ай, куркыттың, кем дисәм,
Тәмле Түгәрәк икән.
Үпкәләмә син, Түгәрәк,
Бик тә ашыйсым килә.
Түгәрәк: Ашама син мине, Куянкай, мин сиңа җыр җырлыйм.
Мин Түгәрәк, Түгәрәк,
Мин әбидән дә качтым,
Мин бабайдан да качтым,
Мин Аюдан да качтым,
Мин Бүредән дә качтым,
Синнән дә, Куян дус, качам хәзер.
Әкиятче: Түгәрәк шулай дип җырлый да, китеп бара.
Куян: Эх, тәмле иде бугай Түгәрәк, ләкин авыз итеп кенә булмады. Ярый, миңа әби түтәлендәге кишер белән кәбестә дә ярап тора.
Куян чыгып китә.
Әкиятче: Шулай дигән дә Куян авыл ягына элдергән. Ә Түгәрәккә урманда болай йөрү бик ошап киткән. Ул үзен иң көчле, иң матур итеп хис иткән. Төлкенең каршысына килеп чыкканын да сизми калган.
Көлтә койрыгын боргалап Төлке килеп чыга. Сумкасыннан бизәнгечләрен алып бизәнә, көзгесен чыгарып үзенә карап соклана.
Төлке: Мин – Төлке, җирән Төлке,
Мин бу урманның күрке.
Күрәм хәзер Түгәрәк
Бит миннән дә күркәмрәк.
Нинди матур тәгәри,
Нинди матур көй көйли.
Әй Түгәрәк, Түгәрәк,
Җырла бу тирәдәрәк!
Түгәрәк: Мин Түгәрәк, Түгәрәк,
Мин әбидән дә качтым,
Мин бабайдан да качтым,
Мин Аюдан да качтым,
Мин Бүредән дә качтым,
Мин Куяннан да качтым,
Синнән дә, җирән Төлке,
Качам мин хәзер.
Төлке: Әй Түгәрәк, күркәм үзең,
Бигрәк матур тавышың.
Колагым начар ишетә,
Бәлки, монда җырларсың? (Борынына күрсәтә).
Түгәрәк: Әәәә! Беләм мин бу әкиятне, беләм мин синең хәйләңне! Әбием, бабаем, коткарыгыз мине! Коткарыгыз!!!!
Әби белән бабай йөгереп керәләр.
Әби: Ай, Аллам, бәдбәхет!
Бетерә бит бәбкәмне!
Әй бабасы, ку Төлкене,
Коткар Түгәрәгемне.
Бабай: Әй син, җирән хәйләкәр,
Кечкенәне алдарга,
Алдап аны ашарга
Идеме соң исәбең?
Кит син моннан еракка,
Еракка, башка якка.
Төлке: Ярый, ярый, китәм. Бик исем киткән иде кечкенә генә, ябык кына бер Түгәрәккә. Мин әле диетада утыра идем. . .
Төлке чыгып китә.
Түгәрәк: Гафу ит син, әбием,
Гафу ит син, бабаем.
Сорамыйча чыгып китмәм,
Сүзегезне тыңлармын.
Әби: Ярый, ярый,Түгәрәгем. Әйдә, өебезгә кайтыйк.
Бабай: Әбиеңнең чәе дә кайнап калган иде.
Әкиятче: Әби белән бабай Түгәрәкне өйләренә алып кайтып киткәннәр. Түгәрәк инде бер дә сорамыйча чыгып китми, әби-бабайга булыша, сүзләрен гел тыңлый икән. Бүгенге көндә дә алар бергәләшеп, гөрләшеп яшиләр икән.
Бүген барып, кичә кайттым, мин дә булдым аларда. Сый- хөрмәт мулдан булды, ашатканнары май, эчергәннәре бал булды. Ике мичкә, бер чүмеч, теләсәң күпме эч. Тик авызга эләкми, мыек кына чылана.
Шуның белән безнең әкиятебез дә тәмам, игътибарыгыз өчен рәхмәт. – Тамашада катнаштылар: . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . .
Татарстан Республикасы
Баулы муниципаль районы
“Кызылъяр балалар бакчасы”
муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең
тәрбиячесе
ЯМАЛЕТДИНОВА АЛЬБИНА ДАУТ КЫЗЫ
Комментарии: |