Яңа фикерләр:

postheadericon Конспект: “Күктә кояш балкый”

119481 нче кечкенәләр төркеме

 

Максат:

  • сары һәм зәңгәр төсләрне ныгыту,
  • сары һәм зәңгәр төсләрне атый белүләрнә ирешү,
  • түгәрәк формасын истә калдыру,
  • түгәрәк формадагы пластилинны ике кул белән сыту һәм кәгәзьгә ябыштырып, бармаклар белән як-якка тартып “кояш нурлары” сүрәтләү,
  • бармак эшчәнлеген үстерү,
  • әвәләүгә карата кызыксыну уяту,
  • пөхтәлек тәрбияләү.

Кирәкле әсбаплар:

  • һәр бала санынча зәңгәр төстәге каты кәгазьләр,
  • түгәрәк формадагы сары пластилиннар,
  • кояш рәсеме,
  • мольберт,
  • аудиоязма,
  • балаларны сыйлау өчен мандариннар.

Сүзлек өстендэ эш: кояш, кояшкай, сары, түгәрәк.

 

Эшчәнлек барышы

Тәрбияче балаларны тәрәзә янына чакыра һәм күк йөзенә карарга тәкъдим итә.

Т. – Күк йөзе нинди төстә?

Б. – Зәңгәр төстә. (Берничә баладан кабатлата)

Т. – Күктә кояш яктырта. Кояш нинди төстә?

Б. – Сары төстә. (берничә баладан кабатлата)

Т. – Кояш түгәрәкме?

Б. – Әйе, кояш түгәрәк.

Тәрбияче кояш рәсеме күтәреп күрсәтә:

– Менә кояш безгә кунакка килде.

Тәрбияче балаларны мольберт янына чакыра. Балалар белән кояшның түгәрәк һәм сары төстә булуын кабатлыйлар. Куллар белән һавада түгәрәк ясап карыйлар.

Балалар зәңгәр каты кәгазь, сары түгәрәк пластилин куелган өстәлләр артына утыралар.

Т. – Пластилин нинди төстә?

Б. – Сары төстә. (Берничә баладан кабатлата)

Т. – Балалар, пластилинны кәгазьгә куябыз һәм кул белән басабыз. Түгәрәк кояш килеп чыкты. Кояш ныграк җылытсын өчен аның нурларын ясарга кирәк. Әйдәгез кояш нурларын булдырабыз. Түгәрәк пластилинга бармакны куябыз да кырыйга таба тартабыз. Шулай итеп кояш нурлары килеп чыга. Кояш нурлары озынрак булсын өчен пластилинга бармак белән ныграк басып тартырга кирәк. Эшләргә уңайлырак булсын өчен кәгазьне боргалап йөртергә дә ярый.

 

Балаларның эшләрен мольбертка эләбез.

Т. – Менә нинди матур кояшлар килеп чыкты. Кояш нинди?

Б. – Түгәрәк.

Т. – Кояш нинди төстә?

Б. – Кояш сары төстә.

 

Аудиоязма яңгырый. Балалар җырлыйлар һәм бииләр.

Т. – Кояш безгә күчтәнәч алып килгән. (Балаларга мандариннар өләшә).

 

Татарстан Республикасы

Казан шәһәре Мәскәү районы

“291 нче катнаш төрдәге балалар бакчасы”

муниципаль автономияле мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

II квалификацион категорияле тәрбиячесе

УСМАНОВА РАЛИЯ РАИЛ КЫЗЫ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий