Яңа фикерләр:

postheadericon Рәсем шөгыленең эшләнмәсе: «Күлмәк бизәү»

Рисунок14-5 яшьлек балалар өчен

 

Максат: балаларда төрле төсләрнең матурлыгын күрә белү, мөстәкыйль рәвештә күлмәк өлгесен бизәү, бизәкләрне дөрес урнаштыру сәләтен үстерү.

Бурычлар:

  1. Балаларны бизәк төрләре белән таныштыру.
  2. Матурлыкны күрә белергә өйрәтү.
  3. Танып-белү сәләтен, кызыксыну һәм үз уй-фикерләрен әйтә белүләрен үстерү.
  4. Матурлык, пөхтәлек тәрбияләү.

Сүзлек эше: бизәк, бизәкле, бизәлгән.

Күрсәтмәлелек: курчак, бизәлгән күлмәкләр.

ТСО-магнитофонда курчак тавышы.

 

Шөгыль барышы:

-Балалар, карагыз әле, буген безгә Айсылу курчак кунакка килгән. Аның белән исәнләшик әле.

-Исәнме, Айсылу курчак!

-Тик нигәдер ул бик боек…Нәрсә булды микән соң аңа әйдәгез аның үзеннән сорыйк әле.

Айсылу: “Ах…сез шундый матур, балалар, сезнең күлмәкләрегез нинди матур бизәкле, төрле-төрле рәсемнәр төшкән. Ә минем күлмәгемә карагыз әле, анда бернинди рәсемнәр дә, бернинди бизәкләр дә юк. Минем дә сезнеке кебек матур, төрле-төрле бизәкле күлмәкләр киясем килә.”

-Тукта әле, Айсылу, син бер,дә моңсуланма. Безнең балалар уңганнар, булганнар, без сина ярдәм итәрбез. Синең дә матур күлмәкләрең булыр. Шулай бит, балалар!? Ярдәм итәбез бит?

-Әйе!!!

-Балалар, Айсылу нинди күлмәкләр киясем килә ди?

-Бизәкле…

-Әйе, ә нинди була сон ул бизәкле? Нәрсә соң ул бизәк?

-Узор, нәрсәне дә булса бизәүче төрле-төрле рәсемнәр…

-Әйе, бик дөрес, бизәк – ул узор, нәрсәне дә булса бизәүче төрле-төрле рәсемнәр…

Сүзлек эше: бизәк, бизәкле, бизәлгән.

-Ә сезнең күлмәкләрегез бизәлгәнме сон? Әйдәгез матур күлмәкләребезне бер-беребезгә күрсәтик әле.

 

Физ.минут:  

Без уйныйбыз әйләнеп,

Без уйныйбыз шатланып.

Минем кулмәгем матур,

Синеке дә бик матур.

 

-Балалар, безнең группа да бизәлгәнме, бизәкле әйберләр бармы?

-Бар (челтәр, палас, шкаф)

-Ә менә бу күлмәкләр ничек бизәлгән? (Күргәзмәләрне карау, нинди бизәкләр белән бизәлүләрен ачыклау.)

-Без бит Айсылуга ярдәм итәбез дидек. Әйдәгез менә бу күлмәкләрне матур итеп бизәп бирик әле аңа.

(Күлмәк өлгеләрен бизәу) (Айсылу курчакның елмаеп торган ягын борып кую.)

-Нинди матур бизәкләр белән бизәгәнсез күлмәкләрне, молодцы. Айсылуга карагыз әле, балалар. Ул да бит елмайган.

-Балалар, әйдәгез әле миңа үзегезнең күлмәкләрне нинди бизәкләр белән бизәгәнегезне сөйләгез әле. (Балаларны тыңлау)

-Ә без бу күлмәкләрне Айсылуга буләк итәбезме сон? Әйдәгез хәзер күлмәкнең берәрсен Айсылуга кигезеп тә карыйк. (Кигезеп карау)

Айсылу: “Рәхмәт сезгә. Минем дә хәзер матур күлмәкләрем булды. Мин дә хәзер көн дә матур бизәкле күлмәкләр киячәкмен.”

-Балалар, сез молодцы, Айсылуны сөендердегез бит… Димәк, без бүгенге дәрестә нәрсә эшләдек?

-Әйе, балалар, игелек, яхшылык кылу, кешеләргә ярдәм итү бик зур савап…

Мин сезгә, балалар, бүгенге дәрестә шундый изге эш эшләгәнегез өчен “5”ле куям…Карагыз әле, Айсылу сезгә нинди зур “5”леләр алып килгән. (“5”ле билгеләрен балаларга кигезү)

Әйдәгез рәхмәт әйтик, инде кунагыбыз белән саубуллашыйк.

 

Татарстан Республикасы

Яр Чаллы шәһәре

 “16 нчы катнаш төрдәге “Сыерчыккай” балалар бакчасы”

муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

II квалификацион категорияле тәрбиячесе

НӘБИУЛЛИНА АЙЗӘРӘ МӨНИП КЫЗЫ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий