Яңа фикерләр:

postheadericon Аллаһның гүзәл исемнәре – 2

Аллаһ Тәгаләнең исемнәрен кешеләр үзләре уйлап таба алмый! 1347205601504cb9e1954fd504cb9e195538_size1

Шуны ныклап исеңдә калдыр, дустым:

Бөек Аллаһның исемнәре бары тик вәхийдә генә өйрәтелә.

Ягъни Аның исемнәрен фикер йөртеп, ниндидер тикшеренүләр нәтиҗәсендә чыгарып булмый.

Шуңа күрә, мөселманнар Аллаһ Тәгаләнең Коръәндә һәм сөннәттә искә алган исемнәре белән генә чикләнергә, бер нәрсә дә өстәмичә һәм бер нәрсәне дә алып ташламыйча, шулардан риза булырга, тиешләр.

Кешенең акылы чикле. Шуңа күрә андый камилсез акыл Аллаһ Тәгаләнең кайсы исемнәргә хас булуын, кайсы исемнәрнең Аллаһныкы булырга лаеклы икәнлеген аңлап бетерә алмый.

Боларны бары тик изге текстлардан, ягъни Коръәннән һәм хәдисләрдән генә белергә мөмкин.

Аллаһ Субхәнәһу үә Тәгалә әйтә:

“Белмәгән нәрсә артыннан барма. Дөреслектә, колаклар, күзләр һәм йөрәк – бөтенесе җавапка чакырачаклар”. (Мигъраҗ: 17: 36)

Әйт: Минем Раббым ачык һәм яшерен булган җирәнгеч гамәлләр кылудан, гөнаһлар эшләүдән, хаксыз азгынлыктан, Аллаһка аның яклы дәлилләре булмаган тиңдәшләр кылудан, һәм Аллаһ турында үзегез белмәгәннәрне сөйләрүдән тыя. (Әграф: 7: 33)

Әгәр дә кеше Аллаһ Тәгаләне Аллаһ Үзен атамаган исем белән атый икән, яисә Ул Үзен атаган исемне кире кага икән, бел син, кечкенә дустым: андый кеше җинаять кылган һәм Аллаһ Тәгаләнең хакына кергән булып чыга.

Мондый нәрсәдән, дустым, әлбәттә, читләшергә кирәк!

Менә ни өчен бу сорауга җитди карап, Коръән белән хәдисләргә генә нигезләнеп, галимнәр әйткән сүзләргә генә таянырга тиешбез.

Гүзәл исем-сыйфатларга ышану әркәннәре.

Икенче төрле әйткәндә, Аллаһ Тәгаләнең күркәм исемнәренә ышану өч нигездән тора.

Әгәр дә нигезләрнең берәрсе какшаса, яисә кеше гомумән аңа ышанмаса, аның иманы камил булмый, ә димәк дөрес тә булмый.

Бу сорау бик җитди булганга күрә, акыллым, без моңа аерым туктап үтәбез.

Димәк, игътибарлым минем, исеңдә калдыр, хәтта ныгытып ятла – менә алар:

1. Аллаһның исемнәренә ышану.

2. Исемнәрнең аңлаткан мәгънәсенә ышану.

3. Әлеге исемнәр белән бәйле булган файдага ышану.

Шулай итеп, без мисал өчен, Аллаһ Тәгаләнең Әр-Рахим әхимле) дигән исеме барлыгына ышанабыз. Мәгънәсе: Ул, Аллаһ рәхимлек иясе. Аның рәхимлеге бөтен-бөтен нәрсәне колачлый. Файдасы: Аллаһның бөтен колларына карата да рәхимле булуына ышанабыз.

Ул, АллаһӘл-Кадир (Кодрәтле). Аның кодрәте бар һәм ул зур. Аллаһ бар нәрсәне дә булдыра, Ул бөтен нәрсәгә дә кодрәтле.

Ул, АллаһӘл-Гафур (Гафу Итүче). Ул – гафу итү иясе һәм Үзенең колларын гафу итә.

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий