Яңа фикерләр:

postheadericon Аллаһның гүзәл исемнәре – 3

img1000_49721_bigАллаһ Тәгаләнең исемнәреннән берничә нәтиҗә чыга. Һәм без синең белән, дустым, ашыкмыйча гына, төшенергә тырышып, аларны карап үтәрбез.

Аллаһ Тәгаләнең бөтен исемнәре дә гүзәл, алар Аның абсолют камиллегенә ишәрат итәләр.

Икенче төрле әйткәндә, Аллаһ Тәгаләнең гүзәл булмаган исеме юк. Исемнәре генә түгел, Аллаһ Үзе дә гүзәл. Ул – тулы рәвештә камил. Ягъни, Аның бернинди дә кимчелекләре юк, Ул һәртөрле кимчелекләрдән дә пакь.

Мәсәлән, без синең белән, нәни дустым, һәм безнең әти-әниләребез, әби-бабаларыбыз, апа-абыйларыбыз, эне-сеңелләребез, шулай ук бөтен кешеләр дә кимчелеклебез.

Ныклап исеңдә калдыр шуны, акыллым: бер генә кеше дә, кем генә булуына карамастан, укытучымы ул, табибмы, президентмы, патшамы, җырчымы ул, актермы, мулламы ул, сатучымы – бер кем дә кимчелекләрдән азат түгел.

Бөтен-бөтен кешеләр кимчелекле.

Безнең бөтенебезнең дә ашыйсыбыз килә, бөтенебезнең дә йоклыйсыбыз килә, бөтенебезнең дә бәдрәфкә барасыбыз килә

Бөтенебез дә авырыйбыз, бөтенебезнең дә ачуыбыз чыга, бөтенебез дә сабырсызланабыз, бөтенебез дә гөнаһлар кылабыз…

Бөтенебезгә дә кием кирәк, бөтенебезгә дә җылылык кирәк, бөтенебезгә дә ял кирәк, бөтенебезгә дә тынычлык кирәк, бөтенебезгә дә ярдәм кирәк…

Ә Аллаһ бер кемдә дә һәм бер нәрсәдә дә мохтаҗ түгел!

Аңа ризык та кирәкми, Аңа йокы да кирәкми, Аңа ял да кирәкми, ярдәм дә кирәкми – бер нәрсә дә кирәкми! Бер кем дә кирәкми!

Аллаһның исемнәре – алар Аның сыйфатлары да. Ягъни, ниндидер исеменнән без Аллаһ Тәгаләнең сыйфатын да аңлый алабыз. Алар бер үк вакытта Аның исемнәре дә, сыйфатлары да булып торалар.

Аның исемнәрен белгәч, без Аллаһ Тәгаләнең сыйфатларын да, ягъни, Аның турында тагын да яхшырак белә алабыз.

Ә Аллаһ Тәгалә турында яхшырак белгәч, без Аны тагын да ярата башлыйбыз.

Әлбәттә! Ничек инде шундый камил Затны, һәртөрле кимчелекләрдән дә азат булган Затны яратмаска булсын ди???

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий