Яңа фикерләр:

postheadericon Аллаһның гүзәл исемнәре – 4

08lgAVАллаһ Тәгаләнең исемнәрен дөрес аңлаудан читләшү.

Шундый читләшүләрнең берсе булып кемнедер Аллаһ исеме белән атау тора.

Элеккеге мөшрикләр шулай эшләгәннәр.

Мәсәлән, Әл-Лат дигән потның исеме Аллаһның Иләһ дигән исеменнән, Әл-‘Узза — Әл-Газиз (Көчле) дигән исеменнән. Манат Әл-Мәннән (Бүләк итүче, Юмарт) исеменнән.

Тагын бер төреннән – Аллаһны уйга нинди исем килә, шуның белән атау. Алай итүгөнаһ! Алай ярамый.

Аллаһ Тәгаләнең исемнәрен дөрес аңлаудан читләшүнең башка бер төре – Аллаһ Тәгаләгә хас иләһи сыйфатларны кире кагу һәм Аны мәгънәләре булмаган исемнәр белән атау.

Тагын бер төре – Аллаһ Тәгаләнең барлыгын һәм Аның исемнәрен бөтенләй кире кагу. Бу инде – кәфер булган философларның юлы.

Димәк, Аллаһ Тәгаләнең исемнәрен дөрес аңламауның төрле формалары бар: потларны Аллаһның исемнәре белән атау, яки шул потларны иләһләр дип сыйфатлау да шуңа ук керә. Андый төрләр, кызганычка каршы хәзерге көннәрдә дә бар. Мисал өчен, “акча агачы” дип аталган кечкенә генә сын. Кеше, хәтта күз алдына да китермичә, әлеге сынны өенә алып кайта һәм: “Бу агач минем өйдә торса, ул миңа акча һәм бәхет китерәчәк”. Әйтеп кара әле, дустым: ниндидер сын акча китерә аламы? Бәхет алып киләме? Юк, әлбәттә! Бәхет һәм мал бирүче – бары тик Аллаһ кына! Ә бу очракта кеше потны иләһи сыйфатлар белән сыйфатлый һәм шуның белән Аллаһ Тәгалә беркайчан да гафу итми торган зур гөнаһка – ширеккә бата!

Аллаһ Тәгаләне Аның бөеклегенә туры килми торган исемнәр белән атау. Мәсәлән, христианнар Аллаһ Тәгаләне “Ата” дип атыйлар, философлар – “Галәм” дип, иманнары булмаган кешеләр – “Табигатьдип. Әлбәттә, алар иң каты адашу белән адашканнар! Әйе, дустым: “Табигать боларны безгә бар иткән” дип әйтүһич ярамаган нәрсә! Әгәр дә син шулай дип әйткән кешене ишетәсең икән, син аны төзәт: “Табигать түгел – Аллаһ!” – диген.

Шулай, яһүдиләрнең иң начарлары Аллаһ Тәгалә турында Ул дөньяны бар иткәннән соң ял итә дип әйтәләр. Әйе, дустым, шундый акылсызлар да табылган!!! Әлбәттә, Аллаһ Тәгалә алар әйткән ялганнан чиксез ерак! Әле алай гына да түгел, алар Аллаһ Тәгаләне ярлы дип атыйлар! Алар турында безгә Аллаһ Тәгалә Коръәндә әйтә:

Алар арасында: “Аллаһның кулы бәйләүле” дип әйтүчеләр булды. Аларның ул куллары бәйләүле. Һәм алар әйткән сүзләре өчен ләгънәт кылындылар”. (Мәидә: 5: 64)

Әлбәттә, Аллаһ Тәгалә аларга ачулана һәм шул сүзләре өчен аларны җәза көтә.

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий