Яңа фикерләр:

postheadericon Аллаһның гүзәл исемнәре – 6

allah01Аллаһ Тәгаләнең исемнәрен ялгыш, без моңарчы әйтеп үткәнчә аңлау – Утка, Җәһәннәмгә илтә торган юллар.

Мондый аңлаулардан, шундый ялгыш уйлардан, акыллым, безгә синең белән ераграк торырга кирәк.

Аллаһ Тәгалә әйтә:

Иң гүзәл исемнәр – Аллаһныкы. Шуңа күрә Аннан алар аша сорагыз һәм Аның исемнәре турында хаклыктан читләшүчеләрне калдырыгыз. Алар, һичшиксез, кылганнарына карата җәзасын алачаклар”. (Әграф: 7:180)

Димәк, Аллаһның исемнәрен дөрес аңлаудан читләшүул аларның хакыйкый мәгънәсен танымау, аларга кагылмаган мәгънәләргә чуму.

ӘлхәмдүлиЛләһ – Аллаһка бөтен мактаулар – Ул безгә: сиңа, миңа, безнең якын туганнарыбызга, һәм гомумән, бөтен кешелеккә Үзенең пәйгамбәрен хаклык белән җибәрә.

Бөек Аллаһ Үзенең пәйгамбәре салляЛлаһу галәйһи үәссәлләмне һәм аңа иярүчеләрне мондый ялгышлыклардан саклый!

Аллаһның пәйгамбәре Мөхәммәд салляЛлаһу галәйһи үәссәлләмгә ияргән кешеләр Аллаһ Тәгаләне бары тик Аллаһ Үзен Үзе ничек сыйфатлаган, шулай гына сыйфатлыйлар. Аның бер генә сыйфатын да кире какмыйлар. Аның сыйфатлары белән беркемне дә чагыштырмыйлар. Аларның яңгырашын да, эчтәлеген дә үзгәртмиләр. Киресенчә, Бар итүче белән бар ителгәннәр арасындагы һәрбер тиңдәшлекне кире кагалар.

Аллаһ Тәгаләнең сыйфатларын тану бер дә Ул кешеләргә охшаган дигән сүз түгел. Ә Мәхлүкләр белән охшашлыкны кире кагу исемнәрнең чын мәгънәсен танымау дигән сүз түгел.

Сөннәткә иярүчеләр урталык юлы белән баралар. Чөнки Ислам дине – алтын урталык дине ул.

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий