Яңа фикерләр:

postheadericon Аллаһның гүзәл исемнәре – 7

1324296864_jcqcd_1856Аллаһның гүзәл исемнәрен белү – бөтен белемнәрнең нигезе.

Аллаһның гүзәл исемнәрен белүбөтен белемнәрнең нигезе ул, дустым, чөнки бөтен белемнәр икегә бүленә: Аллаһ Тәгалә бар иткән нәрсәләр һәм Аллаһ Тәгалә үтәргә кушкан әмерләр.

Аллаһ Тәгалә кушканнарны һәм Ул бар иткән нәрсәләрне өйрәнеп була. Ә боларның бөтенесенең нигезе Аның гүзәл исемнәре.

Аллаһ Тәгалә кушкан бөтен нәрсәләр дә Аның исемнәренә бәйле, шуңа күрә дә алар бөтенесе гүзәл.

Бер кайчан да онытма, акыллым, Аллаһ Тәгаләнең әмерләре без, колларның файдасына, һәм алар сиңа, миңа – бөтенебезгә карата рәхимлек һәм кызгану белән тулы.

Аллаһның әмерләре һәм тыюлары кешеләргә бары тик файда гына китерә, Аның гамәлләре – гадел, хикмәтле, файда, рәхимлек белән тулы һәм болар бөтенесе – Аның исемнәренең, сыйфатларының гүзәл булганга.

Ул бар иткән нәрсәләрдә җитешсезлекләр юк, Ул бер нәрсәне дә уен өчен яки тиккә-юкка бар итми!

Бтен нәрсә дә Аллаһ тарафыннан бар ителгән. Һәм бөтен мәхлүкләрнең дә яшәеше Аллаһ Тәгаләнең барлыгына бәйле. Шуңа күрә Аллаһ Тәгалә һәм аның исемнәре турындагы белемнәр һәр төрле белемнәрдән дә иң әһәмиятлесе.

Аллаһ Тәгалә бар иткән һәр нәрсә һәм Ул кушкан һәр әмер Аллаһның белеме һәм хикмәтеннән. Шуңа күрә аларда бернинди җитешсезлек һәм камилсезлек юк.

Җитешсезлекләр бары тик кеше гамәлләрендә һәм әмерләрендә генә була. Моның сәбәбе яки наданлык, яки хикмәтнең җитмәве булырга мөмкин.

Бөек Аллаһ исә Белүче, Хикмәт Иясе. Аның гамәлләре кимчелекләрдән, камилсезлекләрдән һәм каршылыклардан азат.

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий