Яңа фикерләр:

postheadericon “Тел – саекмас чишмә” темасына чыгыш

tatarskiy(Эш тәҗрибәсеннән)

 

Туган илем, туган телем… Үз илем, үз телем… Бүгенге көндә, кызганычка каршы, үз илендә яшәп тә, үз ана телендә сөйләшә алмаган милләттәшләребезне еш очратырга туры килә. Ә киләчәктә нинди язмыш көтә телебезне? Бөек Тукай теле үзенең бөеклеген саклап калырмы, киләчәк буын гореф-гадәтләребезне, йола –бәйрәмнәребезне югалтмасмы, газиз туган телдә балаларыбыз, оныкларыбыз сөйләшер, аралашырмы?

 

Балага телне ана бирә. “Ананың балага биргән иң зур бүләге – тел”, “Иң татлы тел – туган тел, анам сөйләп торган тел”, – дип юкка гына әйтми халык. Ә бүгенге көн әниләренең “сөйләп торган теле” татлымы соң? Бүгенге гаиләдә ана теленә, халкыбызның рухи байлыгына мәхәббәт һәм хөрмәт тәрбияләүгә нинди мөнәсәбәт күзәтелә?

Кызганычка каршы, татар милләтеннән булган күп кенә ата-аналар, нинди телдә тәрбияләнү мәсьәләсен бала өчен алдан үзләре хәл итеп, дәүләт теленең аралашу өчен күбрәк кулланыла торганын – рус телен сайлыйлар. Ә бит ана теленең иң бөек тәрбияче булуын сөекле шагыйребез Г.Тукай бик дөрес язган:

И туган тел, и матур тел,

Әткәм-әнкәмнең теле!

Дөньяда күп нәрсә белдем

Син туган тел аркылы.

 

Туган тел – рухи байлыгыбыз сандыгына ачкыч ул. Халкыбызның гасырлар буе яшәп килгән, буыннан – буынга тапшырылган тормыш тәҗрибәсен, гореф – гадәтләрен, әхлак кануннарын, йола – бәйрәмнәрен, әдәбият һәм сәнгать әсәрләрен – кыскасы, рухи байлыгыбызны тирәнтен аңлау һәм үзләштерү туган телдән башка мөмкин түгел. Һәркем үз баласын акыллы, булдыклы, тәүфыйклы, игелекле итеп күрергә тели. Ләкин ана телендә тәрбияләнгән бала гына, үз халкының әхлак кануннарын кабул итеп, милләтенә, аның теленә һәм гореф – гадәтләренә чын мәгънәсендә ихтирамлы була ала. Кеше борынгы заманнардан ук баласын ана теленә өйрәткән, тел хәзинәсенең матурлыгын, аһәнлелеген аның күңеленә сендерергә тырышкан.

 

Балаларны үз ана телендә сөйләшергә, аралашырга өйрәтү, туган телебезне ярату, аңа карата ихтирам тәрбияләү бүгенге көндә дә иң мөһим мәсьәләләрнең берсе булып тора. Балаларның авазларны дөрес әйтеп, җөмләләрне дөрес төзеп, үзләренең уй-фикерләрен тиешле эзлелектә, ашыкмыйча сөйли белүләренә ирешү өчен сөйләм үстерү юнәлешендә даими эш алып барылырга тиеш.

Балаларны икенче телдә яки үз ана телендә әдәби тел нормаларына туры китереп сөйләшергә өйрәткәндә, бәйләнешле сөйләм үстерү иң мөһим бурычларның берсе булып тора. Бәйләнешле сөйләм – аларга бер – берсен аңлау өчен бердәнбер чара.

 

Авазларны әйтергә өйрәткәндә, әти-әниләрнең һәм тәрбияченең сөйләме балалар өчен һәрчак үрнәк була, хикәяләр сөйләргә, шигырь ятларга, сорауларга җавап бирергә өйрәткәндә дә бу шарт истә тотылырга тиеш.

Балаларны ана теленә өйрәткәндә күрсәтмә әсбаплар куллануы бик мөһим, чөнки бала абстракт күренешләрне түгел, ә конкрет образларны кабул итә. Аны тормышка ашыру төрле аудиовизуаль чараларның булуы белән аерылып тора. Бу чаралар танып белү мөмкинлекләренең чиген тагын да киңәйтә. Күрсәтмә принцибын практикада кулланганда, нигездә, я предметларны турыдан-туры тою, зиһенгә алу, я элек кабул ителгән тойгылар ярдәмендә күзаллау ята.

Ана теленә өйрәтү дидактика, ягъни үзара сөйләшү принципларына нигезләнеп үткәрелә һәм ул түбәндәге инновацион алымнар ярдәмендә тормышка ашырыла:

  • Балага таныш булган предметлар һәм эш төрләре;
  • Схемалар, пиктограммалар;
  • Рәсемнәр белән эшләү;
  • Сүзле, хәрәкәтле уеннар;
  • Хикәяләр, шигырьләр, әкиятләр уку, аларның эчтәлеген сөйләү;
  • Техник чаралар куллану;
  • Укыту-методик комплекты (УМК).

Уеннар барышында сөйләм теле үстерү белән бергә балаларның мөстәкыйль фикер йөрту сәләте дә үсә, тормыш-көнкүрешкә һәм тирә-юньгә карата булган мөнәсәбәт формалаша, бала ана теленең матурлыгын тоярга, аның яңгырашын аңларга, яратырга өйрәнә.

Безнең мәктәпкә әзерлек төркемендә ана теле, бәйләнешле сөйләм үстерү төп бурычлардан санала. Без балаларда диалогик һәм монологик сөйләм формаларын камилләштеребез; сорауларга дөрес итеп җавап бирергә, үзләре сораулар бирә белергә күнектерү эшен ныгытабыз. Шул ук вакытта, мөстәкыйль рәвештә, эзлекле һәм сәнгатьле итеп әдәби текстларның эчтәлеген сөйләргә өйрәтәбез. Балалар картина яки сюжетлы рәсемнәр буенча хикәяләр төзиләр. Бу аларның аңнары, фикерләүләре, игътибарлыклары камилләшүгә һәм сүзлекләре баюга китерә.

Мәктәпкә әзерлек төркеме балаларында сөйләмне үстерүдә матур әдәбиятны, халык авыз иҗатын урынлы файдалану бик мөһим. Хикәя, әкият уку балаларда вакыйгалар эзлеклелеген белергә, әдәби геройлар аша характер үзенчәлекләрен тоярга ярдәм итә. Баланың сөйләмен формалаштыруда бармак уеннары, табышмакларның әһәмияте искиткеч зур.

Без балаларга эчтәлекне сөйләргә, әдәби әсәрнең жанрын билгеләргә, төп фикерен аңларга өйрәтәбез. Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары шигырьләр сөйләргә яраталар; алар нәфис сүз аша матурлыкны күзалларга, образлы фикерләргә өйрәнәләр һәм сәнгатьле сөйләү күнекмәләрен үзләштерәләр.

Без сөйләм телен үстерү эшчәнлегендә үзләштерелгән белемнәрне ныгыту өчен сүзле, дидактика, үстерешле уеннарны кулланабыз. Сүзле уен барышында балалар сөйләмендә исем, сыйфат, фигыль, сан, рәвеш һәм алмашлыкларны урынлы кулланырга өйрәнәләр. Ә дидактик һәм үстерешле уеннар барышында баланың характеры формалаша, сизү органнары ныгый, логик фикерләве, танып белүчәнлеге арта. Уен барышында бала фикер йөртә, бәхәсләшә, исбат итә, җавап бирергә өйрәнәләр. Болар барысы да телне, сөйләмне үстерә.

Без шулай ук белем бирү эшчәнлегендә инновацион алымнар да кулланабыз: пиктограммалар, схемалар, әкият-терапия, техник чаралар, УМК. Пиктограммалар – борыңгы сүрәт кулланылган шартлы рәсем. Пиктография – сүрәт язуы, рәсемнәр белән язу, хәрефләр белән язуга кадәр булган язу. Язуның беренче этабы рәсем язуы булган. Пиктограммалар – гадиләштерелгән рәсемнәр, билгеләр, тамгалар. Ул предметның копиясе тугел, Балалар пиктографикны тиз үзләштерәләр. Тәрбияче балага : «Әйдәле, укып күрсәт әле,» – дип, аңарда үз-үзеңә ышанычта тудыра һәм бала рәсем-схеманы китап укыган кебек укый ала.

 

Пиктограммалар кулланып эшләүне 4 этапка бүлергә мөмкин.

1 нче этап: башта, күрсәтмә материалыннан тыш (уенчыклар, рәсемнәр), шөгыльләрдә теге яисә бу әйбернең контурлы рәсеме-пиктограмма күрсәтелә. Тәрбияче рәсем-пиктограмманың нәрсә аңлатуы турында сөйли:

Мәсәлән,      Ο – алма;   –    ♥ – яратам ;      ◊   – шакмак һ.б.

2 нче этапта балаларны таныш сүзләр (рәсем-схема) кулланып, җөмләләр төзергә өйрәтү бурычы куела. Бала, җөмләдәге сүзләр тәртибен схема-пиктограммадан күреп, сүзләрне искә төшерә һәм телдән җөмлә төзи.

Мәсәлән: алма. (Мин алма яратам.) һ.б. Әлеге этапта балаларга җөмләләр “язылган” карточкалар тәкъдим итү отышлы. Җөмләләр төзергә өйрәнгәннән соң, балалар ел фасыллары, урман, хайваннар турында хикәяләр төзи башлыйлар, табышмаклар, шигырьләр, әкиятләр иҗат итәләр. Бу өйрәтүнең 3 нче этабына карый.

Түгәрәк , туп тугел,

Кызыл төстә, алма түгел (помидор )

4 нче этапта исә (мәктәпкә әзерлек төркеме өчен) үзләре уйлап чыгарган һәм «язган» хикәя, шигырьләрне иптәшләренә укып күрсәтәләр. Бу алым балаларны фикер йөртергә, уйланырга өйрәтә һәм тел байлыгын үстерә. Схемалар һәм тамгалы карточкалар куллану шигырьләр ятлау процессын да шактый җиңеләйтә, аның эчтәлеген яхшырак һәм тизрәк аңларга мөмкинлек тудыра. Безнең балалар пиктограммаларны яратып укыйлар. Бу балаларга татар телен өйрәтүдә, материалны җиңел һәм аңлы үзләштерергә ярдәм итә, балаларны активлаштыра, игътибарын туплый, сөйләм телен үстерүгә булыша.

Бердәм белем бирү эшчәнлегендә һәм режим моментларында әкият-терапия куллануы да нәтиҗә бирә. Әкиятләрнең тәрбияви әһәмияте бик зур. Әкиятләрдә халыкның педагогик культурасы, милли үзаңы, әхлак сыйфатлары, күңел матурлыгы, нәфис зәвыгы тупланган. Һәр әкиятнең ачык сизелеп торган тәрбияви максаты бар. Аларның һәрберсе гыйбрәтле, үгет-нәсихәтле, нинди дә булса әхлакый хакыйкатьне үткәрә.

 

Әкият-терапиянең үзеңә җәлеп итүе, беренче чиратта аның күпкырлы булуы белән аңлатыла:

  • Әкият-мәгълүмати. Бала уйлап тапкан әкияткә анализ ясау аша педагог аның тормышы, хәләте, авырлыкларны җиңә алу сәләтләре турында информация ала.
  • Әкият-чиксез. Бала әкиятне үзгәртеп, баетып, үзгәртүләр кертеп, үз-үзең чикләүне җиңә һәм тормышын үзгәртә, баета.
  • Әкият-феерик. Төрле курчаклар, битлекләр, костюмнар, музыкаль инструментлар куллану – баланы серлелек һәм могҗизалар дөньясына кертә.
  • Әкият-эмоциональ. Әкият-терапия бердәм белем бирү эшчәнлегендә бала үзенең социаль иммунинетын ныгытып, эмоциональ заряд ала.

Бала билгеле бер сюжетны карап аның эчтәлеген, таныш сүзләрне аңлый. Әкият-терапияне кулланып, балага үзенең проблемаларын чишәргә ярдәм итеп була; аның эмоциональ тотрыклылыгын торгызып яисә үз-үзен тотышында кимчелекләрне бетереп, шулай ук интеллектуаль үсешкә ярдәм итәргә мөмкин.

 

Без үзебезнең мәктәпкә әзерлек төркемендә бердәм белем бирү эшчәнлеген, режим моментларын, саф һавада булуны һ.б. “Туган телдә сөйләшәбез” укыту-методик комплектын кулланып тормышка ашырабыз. Бу комплект балалар бакчаларында балаларга туган телне өйрәтү, сөйләм үстерү, әдәби телдә сөйләшү күнекмәләре булдыру юнәлешен тормышка ашыру максатын күздә тотып төзелгән. Ул түбәндәге бурычларны билгели:

  1. Балаларны ана телендә дөрес һәм яхшы итеп сөйләшергә өйрәтү.
  2. Тел системасының фонетик, лексик, грамматик төзелеше дәрәҗәләрен формалаштыру.
  3. Бәйләнешле сөйләм үстерү.

 

Без балалар белән татарча мультфильмнар (“Гав исемле мәче баласы”, “Өч кыз”, “Тукмар белән Чукмар”, “Сертотмас үрдәк”, “Кәҗә белән сарык”, “Унике ай”, “Төлке белән каз” һ.б.); аудиоязмалар (“Шома Бас”, “Татар әкиятләре”, “Танцы народов Поволжья”, “Балалар бакчасында әдәп-әхлак тәрбиясе” һ.б. ) кулланабыз. Шулай ук без балалар белән төрле уеннар уйныйбыз.

 

Үстерешле уеннар “Бу кайчак була?”, “Тиз әйт!”, “Аваз, урыныңны тап”, “Бирелгән сүзләрдән дөрес җөмлә төзе”, “Мин башлыйм, син дәвам ит!” һ.б.;

- Дидактик уеннар “Җөмләне тәмамла!”, “Мин сөйлим, син танып әйт”, “Булсаң зирәк – әйт тизрәк!” һ.б.;

- Сүзле уеннар - “Ягымлы сүзләр”, “Башын әйтәм, ахырын тап!”, “Урманда” һ.б.;

- Җырлы-биюле уеннар - “Куш кулым”, “Яшел яулык”, “Ике аккош” һ.б.;

- Бармак уеннары - “Гаилә”, “Атна”, “Яфраклар” һ.б.;

- Сюжетлы-рольле уеннар – “Мәктәп”, “Балалар бакчасы”, “Кибет” һ.б.;

- Хәрәкәтле уеннар - “Төлке белән казлар”, “Хәйләкәр төлке”, “Кем кая кача?” һ.б.

 

Безгә “Туган телдә сөйләшәбез” укыту-методик комплекты эшебездә бик нык ярдәм итә. Ул балаларга телебезнең матурлыгын, байлыгын аңларга, аны сиземләргә, үзләрендә күркәм сыйфатлар булдырырга, тел хәзинәсен тирәнтен аңларга, кеше өчен газиз булган туган җиргә, туган телебезгә мәхәббәт, әти-әниләргә, өлкәннәргә карата хөрмәт-итәгать тәрбияләргә, үзләрендә хезмәт сөю, тыйнаклык, шәфкатьлелек кебек күркәм сыйфатлар булдырырга ярдәм итә. Гаять катлаулы һәм мөһим бу мәсьәләне гаилә, балалар бакчасы бердәм булып, кулга – кул тотынып эшләгәндә генә яхшы нәтиҗәләргә ирешеп була.

 

 

Татарстан Республикасы

Казан шәһәре Мәскәү районы

 “Татар телендә тәрбия һәм белем бирүче

126 нчы катнаш төрдәге балалар бакчасы”

муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

югары квалификацион категорияле тәрбиячесе

ВАЛЕЕВА ГҮЗӘЛИЯ ӘСХӘТ КЫЗЫ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий