Яңа фикерләр:

postheadericon Проект: “Күңелле авазлар”

veselie-zvukiМәктәпкә әзерлек төркем өчен проект

КҮЧЕРҮ – Күңелле авазлар (Проект)

 

Проектның әһәмияте: балаларны грамотлык нигезләре үзләштерү эшенә актив әзерләү, сүз, аваз, иҗек турында күзаллау формалаштырырга, сүзлек запасын баету; балаларның кечкенә күләмле текстларны бәйләнешле һәм эзлекле итеп сөйли белү күнекмәләрен камилләштерү.

Проектның төре: иҗади сөйләм үстерү.

Катнашучылар: балалар, тәрбияче, әти-әниләр.

Балаларның яше: 6-7 яшьлекләр.

Үткәрү вакыты: 1 ел (атнага 1 тапкыр, 36 шөгыль)

Проблема:

Авазларны ничек танып белергә?

Балаларның сөйләм телен үстерү.

Максаты:

Балаларны тәкъдим ителгән һәр сүзгә аваз анализы ясарга: сузык авазларны, калын һәм нечкә әйтелешле тартык авазларны аера белергә.

Авазлар рәтендә 2-3 сүзне иҗекләргә бүләргә, билгеле бер тәртиптә иҗекләрне сүзләрдә әйтергә.

Бурычлары: сөләмле аралашу чарасы буларак камилләштерү, файдалана белү күнекмәләренә өйрәтү; мөстәкыйль фикер йөртергә, җавап бирергә күнектерү, балада үзенең сөйләме белән кызыксыну һәм сизгерлек уяту; сөйләм әдәбе (сорау, гөзер, мөрәҗәгать итү, рәхмәт белдерү, исәнләшү, саубуллашу) кагыйдәләрен камилләштерү.

Көтелгән нәтиҗәләр:

  1. Балалар “аваз” һәм “хәреф” турында төшенчә алалар;
  2. Сүз, аваз, иҗек, җөмлә турында кузаллау формалаша.
  3. Авазларны дөрес әйтү күнекмәсе була;
  4. Кулларны язуга әзерлибез;
  5. Уен-биремнәр иҗади характерда үтә.

1 этап – әзерлек этабы

  1. “Туган телдә сөйләшәбез”, – Методик кулланма. З.М. Зарипова, Казан. 2012
  2. Р.К. Шаехова “Мәктәпкәчә яшьтәгеләр әлифбасы: авазларны уйнатып”, – эш дәфтәре, 1 нче кисәк
  3. Р.К. Шаехова “Мәктәпкәчә яшьтәгеләр әлифбасы: авазларны уйнатып”, – эш дәфтәре, 2 нче кисәк
  4. Р.К. Шаехова “Мәктәпкәчә яшьтәгеләр әлифбасы: авазларны уйнатып”, – методик кулланма

Проектның эшчәнлеген тәэмин итү:

  • шигъри юллар тыңлау;
  • уеннар оештыру;
  • дәфтәрләрдә мөстәкыйль эшләү;
  • иллюстрацияләр буенча әңгәмә;
  • сүзләргә аваз анализы ясау;
  • “Тере модельләр” уены.

 

Проектның үтәлеше:

Программаның бүлекләре Эш алымнары
 

 

Уен эшчәнлеге

Сюжет рольле уен“Цирк аренасында юлбарыслар” (Дид.уеннар)“Синең исемендә [и] авазы бармы”“Сүзләр чылбыры”“Парын тап” (туп б/н уен)

“Үз өеңне эзләп тап”

“Табышмак әйтәм, җавабын тап” уены

“Киресен әйт”

“Ягымлы сүзләр”

Хәрәкәтле уеннар “Көн-төн” уены
Матур әдәбият белән танышу Р. Миңнуллин шигырьләре:“Эт миңа тел күрсәтә”“Ыргак”“Хат”“Төлке белән Торна” әкиятен уку

Тизәйткечләр әйтү

Мәкальләр әйтү

Телкөрмәкләндергеч тыңлау

Рәсем Табышмак төзү һәм җавабының рәсемен ясау“Парын тап һәм дөрес итеп буя”Схемадагы калын (нечкә) әйтелешле тартык авазларны зәнгәр (яшел) карандаш белән буяу
Әвәләү Хәрефләрне әвәләү
Сөйләм үстерү “Керпегә энәләр ни өчен кирәк” дигән темага күмәк хикәя төзү“Гадәти булмаган күзлек” турында хикәя уйлап сөйләүИллюстрация эчтәлеге буенча әңгәмә
Танып-белү эшчәнлеге Рәсемнәрдәге хайван һәм башка җан ияләренең исемнәрен әйтү. Хайваннар турында әңгәмә
Ябыштыру Әзер бастырылган авазларны кисү, ябыштыру
Музыка Җыр “Хәрефле шакмаклар”Л.Батыр-Болгари көе, Г. Садә сүзләреҖыр “Әлифба”Р. Абдуллин көе, Р. Вәлиев сүзләре.Җыр “Алфавит”

Р.Зарипов көе, К. Нәҗми сүзләре

Җыр “Учат в школе”

Әти-әниләр белән эш - өйдә өйрәнгән аваз һәм хәрефләрне кабатлау;- дәфтәрләр белән эшләү

Татарстан Республикасы
Яр Чаллы шәһәре
“Катнаш төрдәге 4 нче “Шаянкай” балалар бакчасы”
муниципаль мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең
тәрбиячесе
ШӘРӘФЕТДИНОВА ӘЛФИЯ МУЛЛАХМӘТ КЫЗЫ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий