Яңа фикерләр:

postheadericon Сценарий: “Бөек Җиңүгә дан!”

sm Мәктәпкә хәзерлек төркемендә Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган бәйрәм иртәсе программасы 

 

Максат:

  1. Баларның Җиңү бәйрәменең асылына төшендерү, аларда бәйрәм рухы тудыру, җырларны күмәк итеп, бер-берсен тыңлап җырлауны, шигырьләрне сәнгатьле итеп сөйләүне ныгыту.
  2. Балаларда патриотик хисләр, Бөек Ватан сугышы ветераннарына олылау, хөрмәт тәрбияләү.
  3. Тормыш белән бәйләү.

Материаллар: чәчәкләр, бүлмә бизәү әсбаплары.

 

Балалар “Җиңү көне” җыры астында залга маршка атлап керәләр, ярымтүгәрәк ясап басалар.

 

 Бәйрәм барышы:

 

А.б.: Ул елларны ничек онытасың,

Ил язмышы кылыч йөзендә.

Ир-егетләр китте яу кырына,

Алып көче тоеп үзендә.

 

Балалар, безгә бүген кунакка Бөек Ватан сугышы ветераннары килде. Кадерле сугыш һәм хезмәт ветераннары. Илебез күгенең 70ел буена аяз булуы белән без сезгә бурычлы. Озын гомер, тыныч көннәр насыйп булсын барыбызга да!

 

1б.: Сезгә һич тә җиңел булмагандыр,

Үтүләре тормыш юлларын.

Озын гомер, саулык, тыныч картлык

Тели сезгә кыз һәм улларың.

 

2б.:Бәйрәмсез бик күңелсез бит,

Күңелсездер сезгә дә .

Бәйрәмнәр кирәк безгә дә,

Кирәк һәммәбезгә дә.

 

А.б.: Бу Җиңү зур корбаннар аша килде һәм менә 70 ел инде илебез халкы тыныч тормышта яши. 4 ел сугыш дәвамында халкыбыз тудырган зур батырлык һәм кичергән зур газаплар 70 ел буена да, 100 ел буена да онытылырлык түгел. Каһарманнар даны мәңгелек!

 

3б.: Бәйрәмнең тагын да

Матуры, олысы.

Кояшлы май кебек

Яктысы, җылысы.

Бабамның сугышта,

Кан коеп алганы.

Зур Җиңү бәйрәме,

Дигәне бар әле!

 

Хөрмәтле кунаклар, ветераннар, балалар!

Безнең якты киләчәгебез, сабыйларның тыныч йокысы өчен башларын салган солдатларыбызны зур хөрмәт һәм бер минут тынлык белән искә алыйк.

 

Җыр: “Бравые солдаты”

 

4б.: Матурлыгы өчен бу көннәрнең

Кемнәр генә корбан булмаган.

Исемнәрен тарих безгә үзе,

Саклап килә ерак еллардан.

 

.: Шигырь: “Тынычлыкның туган көне”.

 

6б.: Бик күп сугышкан бабам,

Дошманны җиңеп кайткан.

Үзе белән ул безгә,

Тынычлык алып кайткан.

 

7б.: Шаулый урман, гөрли болын,

Яфрак яра тал тирәк.

Яшел бакча төзү өчен,

Безгә тынычлык кирәк.

 

8б.:Кирәкми безгә кан кою,

Кирәкми безгә сугыш.

Безнең теләк – якты, матур,

Тыныч хезмәт һәм тормыш!

 

Җыр: “Бәхетле балачак”

 

9б.: Булмасын ул булмасын,

Кирәкми безгә сугыш.

Булмасын бер куркыныч,

Булсын бөтен ил тыныч.

 

10б.: Шундый матур, бай илдә

Бик бәхетле үсәм мин.

Укып белгәч, зур үскәч

Илгә хезмәт итәм мин.

 

А.б.: Туган ил хакына,

Туган җир хакына

Авылдашлар башын салдылар,

Безнең гомер өчен алар,

Мәңгегә чит илдә калдылар.

 

Бию: Моряклар биюе.

 

11б.: Бер кайтырбыз диеп киткән юлдан

Китсәләр дә алар кайтмады.

Алар өчен бары җилләр генә

Ачып-ябып йөрде капканы.

 

12б.: Минем бабай орденнарын

Медальләрен такты бүген.

Ялт-йолт итеп тора алар,

Шуңа күрә якты бүген.

 

13б.: Ул иң батыр солдат булган

Мин дә солдат булачакмын.

Бабам тыныч ял итсен дип,

Ил чигендә торачакмын!

 

 Җыр: “Шинель”

 

14б.: Тәрәзәгә баккан ана.

Ялгыз гына моңлана.

Җыерчыклы кулына

Энҗе яшьләре тама.

15б.: Тәрәзәләр төбендә

Яраннар чәчәк аткан,

Өч малаен, ирен ул

Изге яуда югалткан.

 

А.б.: Балачагын, яшьлекләрен сугыш урлаган, шулай да эштән арып кайтып, ач-ялангач килеш, су буйларында, кичке уеннарда, аулак өйләрдә күңел ачарга үзләрендә көч-дәрт тапканнар сугыш чоры яшьләре. Әйдәгез әле, әби- бабаларыбыз яшь чакларында уйнаган уеннарының берсе булган бер уенын уйнап үтик.

 

Муз.уен: “Чума үрдәк, чума каз”.

 

16б.: Инде мин ничәнче мәртәбә

Гасырлар китабын актардым.

Күпме яу, сугышлар аркылы,

Син җиңеп чыккансың, Ватаным.

 

17б.: Ал нурларга төренеп кояш байый,

Үткән юллар килә күңелгә.

Җиңүләрне яулап алган көннәр

Онытылмаслар гомер-гомергә.

 

18.б.: Дошман явын тар-мар иткән чакта,

Йөрәгеңнән кайнар кан тамды.

Үзең үлсәң, матур исемең калды.

Киң Ватанга даның таралды!

 

19б.: Сугыш ялкыны дөньяны

Чолгап алмасын яңадан.

Сакла, сакла тынычлыкны,

Дан тынычлыкка, дан…дан!

 

А.б.: Күктә кояш елмаймаса,

Гөлләр чәчәк атмас иде,

Шундый матур, якты бәйрәм,

Җир йөзендә булмас иде!

 

Җыр: “Һәрвакыт булсын кояш” көенә тантаналы бию.

 

Кадерле килгән кунаклар, балалар! Шушының белән безнең Бөек Җиңүгә багышланган бәйрәм иртәбез тәмам! Киләсе очрашуларга кадәр, сау булыгыз!

 

 

Татарстан Республикасы

Актаныш муниципаль районы

“4 нче Актаныш балалар бакчасы”

муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

I квалификацион категорияле тәрбиячесе

АХМЕТОВА СВЕТЛАНА ИХСАНГАЛИ КЫЗЫ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий