Яңа фикерләр:

postheadericon Сценарий: “Дуслар җыелган җирдә”

279747_html_m220fb8afӨлкәннәр төркеме белән кичке уеннар кичәсе

Максат: балаларның кичке уеннар, йолалар турындагы белемнәрен ныгыту; татар һәм рус халык уеннарының үзенчәлекләрен ачыкларга ярдәм итү; балаларда халык аваз иҗатына карата мәхәббәт тәрбияләү; публикада үзен ышанычлы тотарга, кыю булырга ярдәм итү.

Зал урам кебек бизәлә, ике яклап урындыклар урнаштырылган.

 

Алып баручы (А.б).

Карап тормый ара еракка
Дуслар килгән безгә кунакка.
Дуслык бит ул тормыш үзәге
Дуслык бит ул бәйрәм бизәге.

 

(Татарча моңлы көй яңгырый) Балалар шигырь сөйлиләр.

Алия. Туган җирем минем Татарстан
Үз иркеңдә мәңге шат яшә
Кошларың да синең “гөлем” диеп
Саф татарча миңа эндәшә.

А.Амир. Дөньяда иң –иң матур ил

Ул – минем туган илем.

Дөньяда иң – иң матур тел

Ул – минем туган телем.

 

Адель. Туган телемдә сөйләшеп

Яшим мин туган илдә.

“Туган ил” дигән сүзне дә

Әйтәм мин туган телдә.

 

Азалия. И туган тел – и матур тел

Әткәм-әнкәмнең теле

Дөньяда күп нәрсә белдем

Син туган тел аркылы.

Зөһрә. Дус яшәргә кирәк җир йөзендә,

Дуслар кирәк һәрбер кешегә.

Дуслык булса яшәү дә күңелле,

Уңай була һәрбер эшең дә.

 

Ранил. Күрче, дөнья нинди матур,

Тирә-ягың гөл генә.

Гөлбакчадай ямьле була

Бары туган җир генә.

 

Алинә. Бәйрәмсез бик күнелсез бит,

Күңелсездер сезгә дә.

Бәйрәмнәр кирәк безгә дә,

Бәйрәмнәр кирәк һәммәбезгә дә.
А.б. Бүген без дә туган илне, туган телне искә төшереп кичке уеннарга җыелдык. Элек заманнарда да, безнең әби-бабайларыбыз да яшь чакта, эшләр беткәч, кичен су буйларында, капка төпләрендә кичке уеннарга күнел ачарга җыелганнар. Әйдәгез, без дә күнелле итеп шул уеннарны уйнап күңел ачыйк әле.

 

(Әби белән бабай керәләр)

 

А.б. Исәнмесез, хәерле кич! Нишләп йөрисез кичен?
Бабай. Шушында кичке уен буласын ишетеп, яшь чакларны искә төшерик әле дип килдек.
А.б. Рәхим итегез.Түрдән узыгыз.

Дөрестән дә, без аларны
Искә төшерик әле.
Халык йоласын кайтарып,
Бер уйнап алыйк әле.

Ә сез кичен нинди уеннар уйный идегез? Бәлки безне дә өйрәтерсез.

 

Әби. Безнең яшь чактагы уеннар сезгә ошармы соң?

Б. Әйе.

Әби. “Йөзек салыш” уенын беләсезме?

Б. Әйе.

А.б. Әйдәгез, балалар, әби бабайның яшь чакларын искә төшереп “Йөзек салыш” уенын уйнап алыйк.
 “Йөзек салыш” уены

(Балалар “Йөзек салам, кешегә әйтмә” дигән сүзләрне әйтеп йөзекне салалар)

 

 (Рус киемнәре кигән балалар керәләр.)
Х.Амир. Исәнмесез.

Мәдинә. Здравствуйте!
А.б. Исәнмесез! Менә курше урыс авылыннан да яшьләр кичке уенга төштеләр.

Х.Амир. Наш Татарстан дружбой славится.
И жить нам в Татарстане очень нравится!

Мәдинә. Потрудились мы на славу,
И на праздник к вам пришли.
Мы покажем наши пляски,
Потанцуем от души.
 Русская пляска.

Динә. Безнен халык кунакчыл.
Якты чырай, такта чәй, дип
Каршы ала кунакны.
Ата–баба гадәтләрен
Без дә дәвам итәбез
Сезне уенга дәшәбез!

 “Габдулла, Гөлбану” уены

Балалар түгәрәкләнеп, кулга-кул тотынып басалар. Уртада бер бала калдырыла. Түгәрәктәгеләр бер якка хәрәкәт итеп җырлыйлар:

Син уртада, без кырыйда

Әйләнәбез, Гөлбану. (Габдулла)

Син нишләсәң, ни кылансаң.

Шуны эшләргә могу.

Җыр туктагач, уртадагы бала берәр хәрәкәт ясый, түгәрәктәгеләр шуны кабатлый. Әгәр бу хәрәкәтне дөрес ясамаучылар булса, аның берәр әйберен алалар.

 

А.б. Булдырдыгыз, балалар. Бигрәк матур итеп уйнадыгыз. Әнә хәтта әби белән бабай да сезгә кушылды. Мөгаен, алар да яшь чакларны искә төшергәндер.

 

Искәндәр. Берәү, икәү, өчәү, дүртәү,
Кызлар бездә бик күбәү:
Алинә, Алия, Зөһрә, Динә –
Барысы да менә дигән!

Денис. Әйдә, дуслар, җырлыйк әле
Уйнаган гармуннарда.
Ал чәчәк күк яшик әле

Туган якларыбызда.

 

 Җырлы бию “Челтәр элдем читәнгә”

Челтәр элдем читәнгә

Җилфер-җилфер итәргә.

Без килмәдек буш китәргә

Килдек алып китәргә.

 

Алын алырсыз микән,

Гөлен алырсыз микән?

Урталарга чыгып сайлап

Кемне алырсыз икән?

 

Алларын да алырбыз,

Гөлләрен дә алырбыз.

Күңелебезгә кем ошаса,

Шуны сайлап алырбыз.

 

Эмиль. Барысы да шундый уңган,
Барысы да шундый булган.
Йөзләре кояш кебек
Торалар нурлар сибеп.

Руслан. Ә хәзер биеп алыйк әле,
Сезне матур бии диләр,
Биетеп карыйк әле!

(Бабай белән әби биюе).

Әби (биюдән туктап).
Җитәр, җитәр, уздырдың,
Бигрәк тузан туздырдың,
Аягынны шакылдатып
Колагымны тондырдың!

Бабай. Әбиемнен кәҗәсе бакчада кәбестәдә.
Биемәгәч тә, җырламагач, без монда нәмәстәгә?(Балаларны дәшеп бии башлыйлар)
Бабай (көй беткәч) Ииии, балалар, күңелем бигрәк яшәреп китте, без әле менә мондый уеннар да уйный идек:

 

 Уен “Чума үрдәк, чума каз”

Чума үрдәк, чума каз,

Тирән күлне ярата шул, ярата.

Тирән күлне ярата шул, ярата.

Алмаз үзенә иптәш сайлый,

Белмим кемне ярата шул, ярата.

Алияне ярата шул, ярата.

Өзелеп тә ярата шул, ярата.

 

Нияз. Без биибез тыпыр-тыпыр,
Без биибез тып та тып.
Бер бии башласак,
Безне булмый туктатып.

Салават. Бас, бас, катрак бас!
Бии икән дисеннәр,
Безнең яшьләр табаны
Ут чыгара дисеннәр!

 Татар халык биюе

А. Ай-яй бигрәк яхшы булдыра инде безнең яшьләр.
Әйдәгез, кызлар, егетләр, бергәләп җырлап та җибәрегез, булмаса.

Х. Амир. Давайте, девочки, частушки споем!
Алинә. Без дә такмаклар беләбез, әйдәгез, без дә җырлыйбыз!

 Русча, татарча такмаклар.

 А.б. Кичке уеннарыбыз ахырына да якынлашты. Бүгенге кичәдә күренгәнчә, нинди генә милләт кешесе булсак та, бер-беребез белән дус, тату, ярдәмләшеп һәм күңелле яшәргә кирәк.

Рания. Дус яшәргә кирәк җир йөзендә,
Дуслар кирәк һәрбер кешегә.
Дуслык булса, яшәу күңелле
Уңай була һәрбер эшең дә.

Зәринә. Бөтенебезгә дуслар кирәк,
Дустан башка булмый яшәргә.
Шуңа күрә дөнья буйлап кирәк
Дуслык орлыклары чәчәргә.

А.б. Бәйрәмебез ахрына якынлашты, ә кичәбезне “Кояшлы ил” җыры белән тәмамлыйсыйбыз килә.

 

Татарстан Республикасы

Арча муниципаль районы

“9 нчы Арча балалар бакчасы”

муниципаль бюджет белем бирү учреждениесенең

татар теле тәрбиячесе

ХАБИБУЛЛИНА РЕЗЕДӘ ИРЕК КЫЗЫ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий