Яңа фикерләр:

postheadericon Проект: “Аллы-гөлле бизәкләр”

43_388Өлкәннәр төркеме

КҮЧЕРҮ – Милли бизәкләр проекты

 

1. Проектның темасы: “Аллы –гөлле бизәкләр”

 

Элек-электән үк татар гаиләсендә булган милли йолаларны (чигү, кул эшләре) хәзерге яшь буынга ихтирам, хөрмәткә лаек булган матур традиция саклансын иде. Балаларны халкыбызның күңел бизәкләре белән яккыннан таныштыру, нәфис бизәлешенә соклану, эстетик зәвык аша әхлак тәрбиясе бирү – бүгенге көндә актуаль булып кала

2. Проектның төре: танып-белү, иҗади

3. Үтәлү вакыты: 3 ай.

4. Проектның максаты: милли бизәкләр, милли киемнәрнең әхлакый кыйммәтен куллану аша балаларда татар халкының сәнгатенә, мәдәниятнең бай тарихына кызыксыну уяту, ихтирам тәрбияләү.

5. Проектның бурычлары:

1) Татар халык бизәкләре турындагы белемнәрне арттыру, системага салу.

2) Рәсем ясау күнекмәләрен (бармак эшчәнлеген) үстерү, иҗади карашны киңәйтү, милли киемнәрнең исемнәрен, бизәлешләрен сөйләмдә әйтүне активлаштыру.

3) Бизәкләрдә элементларның һәм төсләрнең гармонияле берләшүе аша эстетик зәвык тәрбияләү.

Катнашучылар:

– балалар;

– ата-аналар;

– тәрбиячеләр;

– бакча хезмәткәрләре.

6. Эшчәнлекнең этаплары:

– татар теле бүлмәсе;

– төркемнәр;

– музыка залы;

– музей;

– татар теле почмагында ата-аналар өчен мәгълумат туплау;

– тематик шөгыльләр;

– чигүләр, рәсемнәр

– милли бәйрәмнәр, балалар бакчасында үткәрелә торган бәйрәмнәргә милли бәйрәмнәрдән күренешләр алу.

7. Гаилә белән эшчәнлек:

Ата-аналар белән әңгәмә “Халкыбызның күңел бизәкләре”

Ата-аналар белән берлектә эзлекле эш алып бару.

8. Проектның нәтиҗәләре:

– Балалар һәм ата-аналарның татар халык бизәкләрен танып белүләренә ирешү.

– Ата-аналар белән ныклы бәйләнеш булдыру.

– План төзү һәм куллану.

9. Йомгаклау өлеше:

– Рәсем конкурсы “Халкыбызның күңел бизәкләре”

– Гаилә бәйрәме “Күңелләрдә халкым бизәкләре”

 

 

Проектны планлаштыру һәм оештыру

Үткәрелгән чара Максат Җаваплы Вакыт
1 Этап: Әзерлек этабы
1 Ата-аналар белән әңгәмә “Халкыбызның күңел бизәкләре” Милли бизәкләрнең үзләренә генә хас булган билгеләрен ачыклау Тәрбиячеләр 1 атна
2 Татар теле бүлмәсе музеена сәяхәт Халкыбыз мирасына ихтирам тәрбияләү Тәрбиячеләр, ата-аналар 2 атна
  1. Проектның төп өлеше буенча эшләү
1 Балалар белән рәсемнәр карау Балалардә милли бизәкләр чигелгән әйберләргә соклану хисе уяту. Тәрбиячеләр 2 атна
2 “Йорт кирәк –яраклары, күңел бизәкләре” алъбомнарын ясау Борынгы әби-бабайларның көн күреше, хуҗалык әйберләре белән таныштыруны дәвам итү Ата-аналар, тәрбиячеләр 2 атна
3. “Милли киемнәрдә татар халык бизәкләре” дидактик уен Уеннар аша балаларның сөйләмен, иҗади күзаллауларын үстерү, милли рух тәрбияләү. Тәрбиячеләр 3 атна
4 8 март – Әниләр бәйрәменә багышлап кулъяулык чигү. Балаларны энә, җеп чигешләрнең төрле алымнары белән таныштыру, чигергә өйрәнү. Тәрбиячеләр 3 атна
5 Ата-аналар белән мендәр тышлары чигү. Халкыбызның чигелгән әйберләре белән кызыксыну, аларның матурлыгына соклану хисе тәрбияләү Тәрбиячеләр, ата-аналар 3 атна
6 Конкурслар үткәрү, күргәзмәләр оештыру Халык орнаментларының үзенчәлеге һәм сәнгатьнең төрләре турында белемнәрен камилләштерү, мөстәкыйльлекләрен үстерү һәм башланган эшне ахырына кадәр җиткерү сыйфатларын тәрбияләү Тәрбиячеләр, бакча хезмәткәрләре 4 атна
  1. Йомгаклау этабы
1 Гаилә бәйрәме “Күңелләрдә халкым бизәкләре” Халыкның тормышын, көнкүрешен, тагын да ямьлерәк итә торган бәйрәмнәр булуын аңлату, шушы бәйрәмнәрдә катнашу, җырлар уеннар өйрәнү теләге тудыру, борынгы йолаларыбызга хөрмәт хисе тәрбияләү Тәрбиячеләр, бакча хезмәткәрләре 4 атна

 

Гаилә бәйрәме: “Күңелләрдә халкым бизәкләре”

Максат: халыкның тормышын, көнкүрешен, тагын да ямьлерәк итә торган бәйрәмнәр булуын аңлату, шушы бәйрәмнәрдә катнашу, җырлар, уеннар өйрәнү теләге тудыру, борынгы йолаларыбызга хөрмәт хисе тәрбияләү.

Әзерлек эше: гаиләләргә биремнәр бирү: төрле көнкүреш әйберләрен чигеп алып килергә, балалар белән бизәкләр карау, рәсем ясау, җырлы-уеннар өйрәнү.

Җиһазлар: магнитофон, бизәлгән татар халык киемнәре, рәсемнәр һ.б.

 

Бәйрәмнең барышы:

(Зал бәйрәмчә бизәлгән, залда чигелгән сөлгеләр, мендәр тышлары, түбәтәй, читек, кулъяулык. Залга музыка астында татар халык костюмнарыннан балалар керә. Кулларына чигелгән кулъяулыклар, бизәлгән түбәтәйләр тотып ярым түгәрәккә басалар).

Тәрбияче: Хәерле көн, кадерле балалар, әти-әниләр! Бүген без гаилә бәйрәменә җыелдык. Гаилә тормышыбызның нигезе, дәүләтебезнең киләчәге. Гаилә ул – олы сүз. Матур гаиләдә бер-береңне хөрмәтләп, бер-береңә ярдәм итеп яшәү – һәрберебезнең бурычы.

 

1 бала: Бәрхетләрдән тегелгән,

Ука белән чигелгән,

Нәкышләре көмешләргә,

Алтыннарга күмелгән.

 

2 бала: Бигрәк матур түбәтәе

Энҗе бөртекләре белән.

Алар монда килгән гуя,

Чын әкият иленнән.

 

3 бала: Алъяпкычымның бизәге

Әллә кайдан күренә

Аллы-гөлле чәчәк төшкән,

Килешәдер үземә.

 

4 бала: Оста кызлар Сабантуйга

Матур сөлге чигәләр

Батырлыгын күрсәткәнгә

Бүләк итеп бирәләр.

 

Ата-аналардан берсе әйтә: – Рәхмәт сезгә, кадерле балалар, шундый осталарыбыз булганда, мәңге сүрелмәс, милли сәнгәтебез!

(Балалар урыннарга утыралар)

 

Тәрбияче: Бәйрәмебезне дәвам итәбез, малайларны бирегә чакырабыз.

(Түгәрәккә басып җырлы-сүзле “Башмагым” уенын уйныйлар.)

“Башмакчы” уртада утыра:

Итек, читек, әнә, без

Матур итеп тегәбез,

Башмак башы чигәбез,

Кемгә булыр диябез,

Кирәкмиме, алмыйсызмы,

Әллә киеп карыйсызмы?

 

Түгәрәктәгеләр аңа каршы:

И башмакчы, башмакчы,

Үзең оста такмакчы,

Син сайрама такмагың,

Бир кияргә башамагың.

(– дип бер якка таба әйләнеп йөгерә башлыйлар, Башмакчы утырган килеш, йөгерүченең аягына кулы белән тиеп калырга тиеш. Тия алса, аны үз урынына утыртып, түгәрәккә керә. Тидерә алмаса, түгәрәкне өч кат әйләнә, тагын шул сүзләрне көйләп әйтә. Уен дәвам итә).

 

Тәрбияче: Безнең кызларыбыз үз осталыкларын күрсәтсеннәр.

Кызлар башкаруында “Кызыл калфак җыры” (З.Гадиева музыкасы һәм сүзләре).

 

Тәрбияче: Әти-әниләрнең эшләгән эшләренә игътибар итик. Әйдәле, Ләйсән, сезнң гаилә бәйрәмгә нинди бүләк алып килде? (Бала сөйли: “Әни белән бергәләп мендәр тышын чиктек. Иң башта әнием ләла чәчәге, яфрак рәсеме ясады, аннары төрле төстәге чигү җепләре сайладык. Әниемнең чигү алымнарына сокланып карап, мин дә чигәргә өйрәндем. Менә нинди матур чигелгән мендәр тышы!)

Тәрбияче: Әйе, чыннан да искиткеч матур!

(Музыка уйный, гаиләләр тезеләләр һәм эшләре белән таныштыралар: мендәр тышы, сөлге, кулъяулык, алъяпкыч).

Тәрбияче: Халкыбызның бизәкләре күңелләребездә саклансын, онытылмасын өчен шушындый бәйрәмнәр аша киләчәк буынга тапшырабыз. Әйдәгез әле бергәләп “Зиләм” җырлы уены белән бәйрәмебезне төгәллибез.

 

Татарстан Республикасы

Яр Чаллы шәһәре

“42 нче “Ал чәчәк” исемле балалар бакчасы”

муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

I квалификацион категорияле тәрбиячеләре

НУРТДИНОВА ЧУЛПАН ВИЛ КЫЗЫ,

ГЫЙЛФАНОВА ВАФИЯ ФИЛИС КЫЗЫ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий