Яңа фикерләр:

postheadericon Сценарий: «Гаилә бәйрәме»

semja84-7 яшьлек балалар өчен

 

Максат: әти-әниләргә мәхәббәт, игътибарлы мөнәсәбәт, шәфкатьлелек тәрбияләү, аларның олы зат булуын төшендерү. Балалар белән әти-әни арасын тагын да якынайту. Тизлекне, җитезлекне сынау.

 

Алып баручы:

– Исәнмесез, кадерле кунаклар!

Менә сез дә килеп җиткәнсез,

Безнең бакчабызның шау тормышын

Күреп китик әле, – дигәнсез.

 

– Исәнмесез, хөрмәтле ата-аналар!

Бу кичәбез үтсен әле

Истә калып гомергә.

Балачаксыз яшәп булмый

Җирнең якты йөзендә.

Балачакның узганын

Сизмичә дә калабыз.

Күңел тулган минутларда

Сагынып искә алабыз.

 

– Хәерле кич, балалар!

Хәерле кич, хөрмәтле ата-аналар!

Бүген без “Гаилә бәйрәме”нә, әтиләрне 23 февраль бәйрәме белән котларга, әниләрне 8 март хатын-кызлар көне белән котларга җыелдык.

 

Бәйрәмебезне әтиләргә багышланган шигырь белән башлап җибәрергә рөхсәт итегез.

(Балалар тезелеп басалар)

 

Әти кирәк!

Авыр чакта җилкәсенә                           1-бала

Башны куеп, зарны сөйләп

Бер еларга, бушанырга

Сабыр җанлы әти кирәк.

 

Уйнап – көлеп шаярырга,                      2-бала

Кызык уйлап чыгарырга.

Китап укырга бергәләп,

Сабый җанлы әти кирәк.

 

Яңа һөнәр өйрәнгәндә                             3-бала

Акыллы киңәш бирергә.

Эшне эшләргә бергәләп,

Алтын куллы әти кирәк.

 

Ваемсызланып йөргәндә,                        4-бала

Тиккә вакыт үткәргәндә.

“Сабак укытырга” әзрәк

Усал, кырыс әти кирәк.

 

Җыр “Әтиемә”

 

Усалларга каршы барып,               5-бала

Хаксыз кыйналулар алып,

Йөрмәс өчен гел үпкәләп

Кыю, батыр әти кирәк.

 

Бик зур рәхмәт, әтием,                    6-бала

Кадерлем, бердәнберем.

Олыгайгач, сине мин

Үзем тәрбияләрмен.

Әтием белән әнием –

Ике канат терәгем.

Тигез, бәхетле яшәгез, –

Тик шул гына теләгем.

 

 Малайларның “Матрос биюе”

 

Алып баручы.

Йокысыннан тора кояш

Елмаеп-көлеп кенә.

Болыт арасына да ул

Елмаеп килеп керә.

Шушы кояштай тормышның

Кадерен белеп кенә

Әйдәгез, бер яшик әле,

Елмаеп-көлеп кенә. (Х.Халиков)

 

 

Әниләр бәйрәме

 

Кояш көлә, мин елмаям,               7-бала

8 нче Март бүген.

Бүген әниләр бәйрәме,

Шуңа күңелем шат минем.

 

Кайсын юам, кайсын җыям,

Чиста булсын, ак булсын.

Әниләрнең күңеледәй

Бөтен нәрсә пакъ булсын.

 

Бәйрәм бүген, бәйрәм! – диеп,

Бар дөнья көлеп торсын.

Әни бәйрәме икәнен

Әти дә белеп торсын,

Әти дә көлеп торсын!

 

Нигә бүген бөтен җирдә                      8-бала

Чәчәкләр балкый бездә,

Нигә кояш балкып карый –

Беләбез һәммәбез дә.

 

Бүген – әниләр бәйрәме,

Бүген җирдә тантана.

Кояш шуңа көлә бүген,

Гөлләр шуңа шатлана.

 

Әниләрнең бәйрәменә                 9-бала

Куана шулай алар.

Әниләрне котлый бүген

Җирдә барлык балалар.

 

Мин дә котлыйм, әнкәм, сине.

Теләгем бар минем дә:

Мәңге шулай кояш кебек,

Балкы күңел күгемдә!

 

Җыр Рәхмәт, әнием”

 

Күрәсезме, бүген кояш                 10-бала

Ничек назлы елмая?

Әниемнең бәйрәмен

Ул да бит көтеп ала.

 

Безне назлап үстергәнгә,                11-бала

Әниләр, рәхмәт сезгә!

Һәрвакыт эшчән булганга.

Әниләр, рәхмәт сезгә!

 

Алып баручы.

Җырла дисәләр, җырлыйбыз,

Бер дә каршы килмибез;

Карап торыгыз, әниләр,

Җырлый-җырлый биибез.

 

 Татар кызлар биюе

 

Сәламәтлек – ул иң зур байлык. Бабаларыбызның сәламәтлеге – ул киләчәк буыннарның, милләтебезнең сәламәтлеге. Ә сәламәт булу өчен нинди яшәү рәвеше алып барырга кирәк соң? (Җаваплар тыңланыла).

 

Бүген бездә олы бәйрәм –                    12 бала

Физкультура бәйрәме.

Гаиләләр белән ярышып

Көчне сынашыйк әле.

 

Бакча бүген гөрләп тора.                     13-бала

Шаулап тора, күрегез.

Ике буын катнашында

Ярыш була, белегез!

 

Әти-әни ярышканда                                14-бала

Без ничек түзеп торыйк.

Бакчага гына йөрсәк тә,

Иң җитезләр без булыйк.

 

Безнең бәйрәмне карарга                          15-бала

Барысы да килгәннәр

Бергәләп күңел ачыйк

Уйнап алыйк, дигәннәр.

 

Кемнәр уйнарга ярата?                               16-бала

Кемнәр өлгер һәм җитез?

Безнең белән ярышырга

Кемнәр тели, әйтегез?

 

Безнең белән ярышырга                           17-бала

Җитез кешеләр кирәк.

Кемнәр ярышырга әзер,

Чыгып басыгыз тизрәк.

 

1 конкурс “Кайсы гаилә күбрәк акча эшли?”

(Әтиләр җыя, балалар ташый, әниләр саный)

 

2 конкурс “Йомгакны кем тизрәк чорный?”

(Бергәләшеп йон җебен йомгакка чорныйлар)

 

3 конкурс “Тәмле уен”

(Әниләр мандаринны әрчи, әтиләр телемләп ашата, балалар ашый)

 

4 конкурс.

Уйнадык, ә хәзер бераз ял итеп, башны эшләтеп алыйк.

Сораулар

  1. Винни-пух әти дуңгызмы, әни дуңгызмы? (Ул аю)
  2. Тирә-якта су, уртасында закон. Нәрсә ул? (Прокурор су коена)
  3. Страус үзен кош дип атый аламы? (Страус сөйләшми)
  4. Сез самолетта утырасыз, алдыгызда ат, артыгызда машина, сез кайда?(Карусель)
  5. Буш кесәдә нәрсә була ала? (Тишек)
  6. Чәйне кайсы кул белән болгатырга уңайлырак? (Калак белән)
  7. Электричка 70 км.сәг. белән бара. Төтене кайсы якка чыга? (Төтене юк)
  8. Иң зур кәстрүлгә нәрсә сыймый? (Капкач)

 

5 конкурс. “Әни эшкә киткәч”

(Әтиләр балаларын киендереп бакчага озата)

 

6 конкурс. “Без артислар”

(“Шалкан” һәм “Йомры икмәк” әкиятләрен заманча сәхнәләштерү)

 

Күрәсезме, барыбыз да                        18 бала

Сәламәт, йөзебез шат.

Сәламәт буласың килсә

Спортны ярат.

 

Хәрәкәттә-бәрәкәт,                          19 бала

Тәнгә керә көч һәм дәрт.

Тәнгә – сихәт, җанга – рәхәт

Хәрәкәткә мең рәхмәт.

 

А.б. Биедек тә, җырладык та.

Шигырьләр дә сөйләдек.

Бәйрәм итеп уйнап алдык

Матур көйләр көйләдек.

Бәйрәмебез бетеп килә

Һәркемгә дә әйтик шуны.

Сәламәтлек, бәхет телик

Һич белмәсеннәр борчуны.

 

 Җыр “Гүзәл туган ягыбыз”

Конкурсны йомгаклап, жюри нәтиҗәләр чыгара.

 

 

Татарстан Республикасы

Саба муниципаль районы

“Олы Кибәче “Күбәләк” балалар бакчасы”

муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

II квалификацион категорияле тәрбиячесе

МУХАМЕТШИНА ДИЛӘРӘ ФОАТ КЫЗЫ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий