Яңа фикерләр:

postheadericon Конспект: “Әкиятләр иленә сәяхәт”

p115450Өлкәннәр төркемендә шөгыль конспекты

Халык педагогикасын кулланып балаларда сөйләм телен үстерү

 

Программа: “Балалар бакчасында тәрбия һәм белем бирү”. 2006 ел

М.А.Васильева, В.В.Гербова, Т.С. Комарова.

 

Дәрескә әзерлек эше:

  1. Видеоязмадан әкиятләр карау.
  2. Әкиятләр белән таныштыру.
  3. Авыл китапханәсенә сәяхәт.
  4. “Минем яраткан әкият геройларым” дигән темага рәсем конкурсы.

 

Дидактик материал:

  1. Сюжетлы рәсемнәр.
  2. Курчак театры җыелмасы.
  3. Могҗизалы алмагач.
  4. Серле сандык.
  5. Аудиоязма.

 

Программаның эчтәлеге:

  1. Әдәби жанрларны аера белергә өйрәтү.
  2. Бәйләнешле сөйләм телен үстерү.
  3. Матур әдәбияткә мәхәббәт, халык авыз иҗатына кызыксыну уяту.

 

Кулланылган әдәбият:

  1. “Балалар бакчасы” Ф.Ю.Юсупов
  2. “Иң татлы тел – туган тел” М.Ф.Кашапов
  3. “Гөлбакча”
  4. “Әхлак нигезе – матур гадәт” К.В.Закирова, Р.Ә. Кадыйрова.

 

 

Шөгыль барышы:

1. Кереш өлеш.

Тәр: – Хәлләрегез ничек, балалар?

Бал: – Кояшлы иртә кебек.

Тәр: Барлык көннәрегез дә шулай кояшлы иртә кебек булсын, бүгенге дәрестә уңышлар телим.

Мин сезгә бер табышмак әйтәм, тыңлап торыгыз. Нәрсә ул әйтегез?

 

Анда юк уенчыклар,

Тезелеп анда китаплар

Укый белгән балаларны

Көтә сезне, алар.

 

1бала: (Китап шкафы, полка)

2бала: Минемчә, ул китапханә.

Тәр: Каян белдегез?

Бала: Беренчедән, анда уенчыклар юк, китаплар гына бар. Икенчедән, китаплар тезелеп куелган, өченчедән, анда укый белгәннәр генә йөри.

Тәр: Дөрес, балалар, ул китапханә, безнең бүлмәдә дә китапханә бар. Анда төрле китаплар бар. Китаплардан нәрсәләр укып була?

Бала: Әкиятләр, шигырьләр, табышмаклар, хикәяләр.

Тәр: Әйе, дөрес, балалар.

 

2. Төп өлеш.

Тәр: Балалар, тыңлагыз әле, мин сезгә хәзер өзекләр укыйм,сез аның нинди жанрда икәнен әйтегез.

 

а) Туган илем бик ямьле,

Эчәр суы бик тәмле.

Бик бай урман-кырларга,

Диңгезләргә, суларга.

Бала: Шигырь.

Тәр: Ни өчен алай уйлыйсың?

Бала:

 

Тәр: Мич башында биш мәче,

Биш мәченең биш башы.

Биш мәченең биш башына

Ишелмәсен мич ташы.

Бала: Тизәйткеч

Тәр: Син үзеңнең җавабыңа ышанасыңмы?

Бала:

 

Тәр: Китап – белем чишмәсе.

Бала: Мәкаль.

Тәр: Иптәшләреңә аңлатып бир әле, ни өчен шулай уйлыйсың?

Бал:

 

Тәр: Борын-борын заманнарда бер кешенең ике кызы, бер улы булган. Кызларның берсе үги булганга, аны бер дә яратмаганнар. Беркөн киңәш иткәннәр дә үги кызны урманга илтеп адаштырмакчы булганнар…

Бала: Әкият. Чөнки әкиятләрнең күбесе “борын-борын заманда” дип башлана.

Тәр: Дөрес, балалар. Бүген без сезнең белән күбрәк әкиятләр турында сөйләшербез.

(Әкият китабы эченнән хат килеп төшә.)

Тәр: Карагыз әле, балалар, ниндидер хат бар монда, укып карыйк әле.

“Исәнмесез, балалар!!”

Бу хат безгә ахыры, ләкин серле итеп язылган.

“Миндә бер гади булмаган китап бар иде. Ул китапта бик матур әкиятләр күп. Шул әкиятләр ярдәмендә бик күп яхшылыкларга өйрәнергә, файдалы киңәшләр укырга була иде. Ләкин кемдер аны миннән урлап китте дә, яшереп куйды. Сез миңа шул китапны табарга булышмассыз микән? Сезнең ярдәмнән башка мин үзем генә эзләп таба алмам. Әкиятче бабагыз.”

Балалар үз фикерләрен әйтәләр һәм ярдәм итәргә риза булалар.

 

Тәр: Балалар, монда картаның бер кисәге дә бар. Анда елга рәсеме ясалган, әйдәгез, елга буена барыйк.

Тәр: Һәрберегезгә бер әкият исеме әйтеп елга аша сикереп чыгарга кирәк.

(Балалар әкият исеме әйтәләр дә елга аша сикерәләр. Елга буенда картаның икенче кисәген табалар. Тәрбияче биремне укый.)

Тәр: Монда могҗизалы алма агачы ясалган. Әйдәгез, алмагач янына барыйк. Агачтагы кызыл алмаларга мәкальләрнең башы язылган, сезгә ахырын әйтеп бетерергә кирәк. Шуннан соң картаның өченче кисәген табарсыз.

 

  1. Тырышкан табар,……. (ташка кадак кагар)
  2. Хезмәтнең тире ачы булса да…….. ( җимеше татлы)
  3. Иптәшең үзеңнән……… (яхшы булсын)
  4. Олыласаң олыны………. (олыларлар үзеңне)
  5. Бердәмлеккә………….. (ни җитә)

Тәр: Ә, бу алмада картаның өченче кисәге. Анда кайсыдыр агач төбендә сандык яшерелгән. Әйдәгез әле, сандыкны эзлик. (Бер агач төбеннән сандыкны табалар)

Бала: Сандыкка бит йозак эленгән, ничек ачабыз инде, бездә бит ачкыч юк.

Тәр: Балалар, монда табышмак язылган, аңа җавап тапсак, сандыгыбыз ачылыр.

 

Тәр: Юк аягы, юк күзе,

Сөйли, өйрәтә үзе.

Телгә аннан оста юк,

Аннан якын дуста юк. (Китап)

Нәрсә икән ул, балалар?

Бала: Китап.

Тәр: Җөмләңне тулырак итеп әйт әле, балалар яратып укый торган нинди китап икән ул?

Бала: Мин беләм, әкият китабы ул.

Тәр: Әйе, дөрес, әкият китабы ул. Менә безнең сандыгыбыз да ачылды. Анда нәрсәләр бар икән? Монда әкиятләрдән төшеп калган әйберләр. Мин сезгә аларны күрсәтәм, сез нинди әкияттән икәнен әйтерсез.

 

 Алтын тарак.

Бала: Г.Тукайның “Су анасы” әкиятеннән.

 

Үрдәк.

Бала: А.Алишның “ Сертотмас үрдәк” әкиятеннән.

 

3 кул курчагы һәм тиен.

Бала : “Өч кыз” әкиятеннән.

Тәр: Әйдәгез әле, балалар, бу әкиятне искә төшереп китик.

(Аудиоязмада әкиятнең башы тыңлана, тиен өч кыз янына килеп сөйләшүләрен 4 бала кул курчаклары белән сәхнәләштереп күрсәтә.)

 

Тәр: Балалар, без эзли торган китап сандыкның төбендә икән бит. Әдәгез тиз генә әкиятче бабай янына барыйк. Монда әле картаның 4 нче кисәге дә бар. Анда урман эчендә кечкенә генә өй ясалган. Әкиятче бабай шул өйдә яши инде.

(Балалар “Әкиятче бабай, без китапны таптык, дип өй янына баралар. Бабай каршыларына чыга.)

Бабай: Исәнмесез, балалар! Исән – сау гына килеп җиттегезме?

Бал: Исәнме, бабай! Без син эзләгән китапны таптык, бик зур юллар үттек.

Бабай: Рәхмәт инде, балалар! Шулай да мин сезне тикшереп карыйм әле, сез мине алдап йөрмисез микән? 1 нче соравым шундый:

– Әкиятләрдә геройлар нинди сыйфатларга ия? Мин сегә сүзләр әйтәм, сез киресен әйтегез.

 

Куркак (батыр)

Ялкау (эшчән)

Тәртипсез (тәртипле)

Алдакчы (дөресен сөйләүче)

Карт (яшь)

Матур (ямьсез)

 

Бабай: Рәхмәт, балалар! Беләсез икән.

Бабай: Монда “Әтәч патша” әкиятеннән сюжетлы рәсемнәр бирелгән, ләкин аларның эзлеклелеге югалган. Рәсемнәрне дөрес урнаштырып, һәрберегез берәр җөмлә белән әкиятнең эчтәлеген сөйләгез.

(Балалар рәсемне дөресләп тезәләр, әкиятне сөйлиләр.)

 

Бабай: Әй уңганнар, рәхмәт үзегезгә, күп беләсез икән. Мин китапны башка югалтмам инде. Менә шулай бердәм көч белән генә явызларны җиңеп була.

Тәр: Әйе, бабай. Ә безнең бакчага кайтыр вакыт та җиткән. Балалар, әйдәгез әкиятче бабагыз белән саубуллашыйк.

Бал: Сау бул, бабай!

Бабай: Сау булыгыз, балалар!

 

3. Йомгаклау.

Тәр: Менә, балалар, без бакчага кайтып җиттек. Ошадымы сезгә “Әкиятләр илендә”?

Бала: Бик ошады.

(Музыка уйный.)

 

Татарстан Республикасы

Әлмәт муниципаль районы

Кичучат авылы

 “Ләйсән” гомумүстерешле балалар бакчасы”

муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

тәрбиячесе

ФАЗЛИЕВА ИНЗИЛӘ РУЗИЛ КЫЗЫ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий