Яңа фикерләр:

postheadericon Сценарий: “Әбиемнең күңел сандыгы”

эбиМәктәпкәчә хәзерлек төркеме.

 

Максат: балаларны тәрбияләүдә әбиләрнең тоткан урыны. Балалар аңларлык итеп туганлык җепләрен аңлату. Өлкәннәргә карата хөрмәт тәрбияләү.

Алдан эшләнелгән эш.

1. Әбиләр турында шигырьләр ятлау.

2. Әбиләр турында җыр әзерләү.

3. Ата-аналар белән эш:

-өй шартларында әби һәм бабайларның әти-әнисе турында сөйләшү;

-гаилә архивыннан фотосурәтләр алып килү;

-күргәзмә “Оста куллы әбием”.

4. Әбиләргә бүләк.

Материаллар: “Гаилә агачы” (берничә гаилә); аудиоязма “Үзебезнең татар моңы”; әбиләрнең “Оста куллы әбием” күргәзмәсенә ясаган эшләре; интерактив такта.

 

 

Матур итеп бизәлгән авыл өенең эчке күренеше. Әбиләр чәй әзерләгән түгәрәк өстәл артында утыралар. “Үзебезнең татар моңы” дигән халык көйләре яңгырый.

Алып баручы. Хәерле көн, хөрмәтле кунаклар! Ягымлы, сөйкемле әбиләребез! Бүгенге кичәдә сезнең барлык кайгы-хәсрәтләрегезне, сызлануларыгызны оныттырып, күңелегез белән яшьлек елларыгызга кайтара алсак, без бик шат булыр идек. Кичәне башлап балалар белән уен уйнап алабыз.

 

Уен “Ягымлы сүзләр”.

Балалар кешенең яхшы сыйфатын чагыштыручы сүзләр әйтеп тупны бер-берсенә тапшыралар. Сүзләр кабатланырга тиеш түгел.

Алып баручы. Менә ничек балалар әбиләрен ярата икән. Ә хәзер балалар башкаруында “Әбием-әбекәем” җыры башкарыла. Җырның сүзләре:

 

 Әбием-әбекәем

1. Балам, дия-дия безне

Кадерләп үстерәсең,

Эй, матур син, әбекәем,

Күзләр тия күрмәсен!

(кушымта)

Эй, әбием, әбекәем,

Кояш кебек күңелең

Сәламәтлек бирсен Аллаһ,

Озын булсын гомерең.

 

2. Өебезнең нуры бит син,

Рәхмәт яусын үзеңә.

Бәхетлебез, әбекәем,

Син булган өчен генә.

 

Алып баручы. Хөрмәтле әбиләребез, безнең сезгә багышланган шигырьләребез дә бар. Сөйләп китик әле.

 

1 нче бала.

Минем әби бик әйбәт,

Гел көлеп кенә тора.

Балакаем, дип әйтеп

Сөеп, иркәләп тора.

 

Әбием һәркөн безгә

Тәмле ашлар пешерә,

Сөйкемле сүзләре белән

Безнең күңелне күрә.

 

Без әбине яратабыз,

Ул да безне ярата.

Безнең әбидән дә әйбәт

Кем бар икән дөньяда?

 

2 нче бала.

Әби күзлеген эзли,

Кайда икәнен белми,

Күзлеге бит кулында,

Әмма ул аны сизми.

 

-Әби, әби,-дим аңа,

Каршысына ук килеп,

Күзлегеңне ки элек.

Җайлы булыр эзләргә.

 

Әби күзлеген кия,

Үзе елмаеп көлә.

–Рәхмәт, табып бирдең, – ди,

Аркамнан сөя-сөя.

(“Әби күзлеген эзли”. Н.Мадьяров.)

 

Алып баручы. Ягез әле, балалар, әбиләребезнең яшь чакларын искә төшереп, әбиләребезне бирегә чакырып, “Капкалы” уены уйнап алыйк әле. (Татарча бию көйләре яңгырый. Көй туктауга кемнәр “чыга алмый”, аларга җәза бирелә).

Алып баручы. Биедек тә, җырладык та, көлдек тә, ә хәзер инде Алинәнең әбисенә сүз бирәбез. Ул безгә үзләренең “Гаилә агачы” турында сөйләп китсен әле. (Әбигә сүз бирелә).

 

Алып баручы. Рәхмәт сезгә. Ә хәзер уен уйнап алабыз .Уен “Әбием мине ничек йоклата?” (Теләкләре буенча әби һәм оныгы чыга. Кечкенә генә сценка куялар)

 

Сценка. “Песи-нечкәбил” җыры (С.Сабирова көе, халык сүзләре)

Песи. Мияу, мияу, мияу.

Әй, акыллы курчагым,

Йом күзеңне, бәлли-бәү,

Башка бер сүз дә дәшмим,

Йоклап алыйк без икәү.

Мияу, мияу, мияу.

 

Песи курчакны йоклата алмый. Курчакны әби ала һәм бишеккә салып йоклата.

Әби. Әлли-бәлли итәргә

Ал бишеге бар аның,

Алдына алып йоклатырга

Үз әбкәсе бар аның..

 

Әлли-бәлли, бәүкәем,

Йом күзләрең, нәнкәем,

Рәхәт кенә тынычланып

Йоклап китәр бәбкәем.

 

-Кызым, мин дә сине кечкенә чагыңда коляскага салып җырлап йоклата идем. Ә хәзер башыңнан сөеп, сыпырып матур сүзләр әйтеп кенә йоклатам. (Әби оныгын сөя).

 

Алып баручы. Менә ничек әбиләребез балаларын яратып кына торалар. Шундый сөйкемле әбиләребезнең яшь чакларында төшкән фотосурәтләрен интерактив тактада карап китик әле. Ошатып әйтә алырбызмы икән? (Фотосурәтләр карау).

Алып баручы. Әбиләребезнең чәчләренә чал төшкән саен, тормыш буразналары арткан саен аларның сөйкемлелеге арта гына бара. Гел шулай якты йөзле, тәмле сүзле булып, оныкларыгызны сөендереп, озак яшәгез!

Бәйрәм чәй табыны янында дәвам итә. “Оста куллар” күргәзмәсендә катнашкан әбиләргә мактау кәгазе тапшырыла. Балалар әбиләренә кулдан эшләнелгән бүләкләр тапшыра. Рәхмәт.

 

 

Татарстан Республикасы

Яр Чаллы шәһәре

“Баланың аң-белемен үстерү үзәге – 1 нче “Шатлык” балалар бакчасы”

муниципаль автономияле мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

I квалификацион категорияле тәрбиячесе

  СӘЛМӘНОВА РЕЗИДА ЗӘЙНЕТДИН КЫЗЫ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий