Яңа фикерләр:

postheadericon “Үткүзкәй” конкурсына сценарий

утк5-7 яшьлек балалар өчен

 

Алып баручы:

Исәнмесез, дуслар, кунаклар

Һәм жюри членнары!

Игътибарга сезнең өчен

Без тәкъдим итик әле:

 

Менә безнең юл хәрәкәте иминлеге яшь инспекторлары – «Зебра» командасы.

 

Капитан:

Буген без жавап тотарбыз,

Ничек иминлек була.

Юл кагыйдәсен бозмасаң,

Куркыныч тугел бер дә.

 

Безнен девиз:

Җәяуле, син гел сак бул,

«Зебра»лы җирдә генә

Имин булыр синең юл!

 

1бала:

«Казлар – аккошлар» бакчасында

Барсын да өйрәнәбез.

Юлның кагыйдәләрен

Без бик яхшы беләбез.

 

2бала:

Юлның кагыйдәләрен

Биш бармактай беләбез.

Кайчагында туры килә –

Әниләрне өйрәтәбез.

 

3бала:

Әниләр дә кайвакытта,

Онытып жибәрәләр,

Вакыт юк, дип ашыгып

Кызыл утка керәләр.

 

4бала:

Шул вакытта мин үземне

Зур булгандай хис итәм.

Әниемә юл кагыйдәләрен

Җентекләп сөйләп бирәм.

 

Алып баручы:

Әйе, балалар, юл йөру кагыйдәләрен белү бик мөһим!

Ә хәзер әйдәгез, автобуска утырыйк та, шәһәребез урамнарын күзәтик. Безнең җәяүлеләр юл йөрүкагыйдәләрен беләләр микән?

 

(Балалар тезелешеп баралар, шулвакыт туп тибә-тибә юлга Мырау килеп чыга, чак кына автобус астына керми кала.)

 

Алып баручы:

Юлда йөри белмисеңме әллә син? Чак кына баләгә юлыкмадың бит…

Мырау:

Кая барасыз соң, монда сез гаепле…

5бала:

Машиналар юлыннан йөрергә, туп белән уйнарга ярамый!

1бала :

Син юлдаүзеңне тота белмисең. Сиңа өйрәнергә кирәк булачак!

Мырау:

Минем өйрәнәсем килми (утыра). Беләсегез килсә, мин аларсыз да яши алам, юкка баш ватып утырганчы… Ничек телим, шулай йөрим, вот!

Алып баручы:

Бугенге кебекме? Чак исән калдың бит!

2бала:

Син хәтта юл аркылы да чыга алмыйсыңдыр әле.

Мырау:

Минме? Сез мине бөтенләй надан дип уйлыйсыз, ахыры (сикереп тора). Юл аркылы чыга беләсеңме имеш (мыскыллап курсәтә). Ничек белмәскә, менә шулай (сикереп күрсәтә).

Алып баручы:

Балалар, Мырауга ярдәм кирәк. Ул бөтенләй бернәрсә дә белми. Ягез әле, кайсыгыз әйтә. Юл аркылы ничек чыгарга? (Балалар аңлаталар).

Әйдәгез әле, Мырауга зебраны күрсәтик!

Мырау:

Кара, нинди кызык! Бу минем өченме? Моны күргәч машиналар туктап калырлармы? (Сызыкларын санный-саный юл аркылы сикереп йөри).

3бала:

Син дөрес әйтмисең. Юлны чыккан чакта башта уңга-сулга карарга кирәк, машиналар булмаса чыгып китәсең, менә шулай (күрсәтә).

Мырау:

Ә машиналар булса?

4бала:

Узганнарын көтеп торасың. Светофорга карап…

Мырау:

Нәәәәәрсәгә карап?

Балалар барысы бергә:

СВЕ-ТО-ФОР-ГА!

5бала:

Светофорның өч күзе

Өч күзендә өч сүзе,

Берсе аның – кызыл күз,

Икенчесе – сары күз, өченчесе яшел күз.

 

Балалар барысы бергә:

Кызыл ут – чыгу юк,

Сары ут – сабыр ит,

Яшел ут – юл ачык, әйдә чык!

 

 

Жыр «Юллар буйлап чабалар…»

(“Крокодил Гена” көенә)

Юллар буйлап чабалар,

Җәяүле кыз-малайлар.

Ләкин юл аркылы ярамый

Уткүзкәй карап тора,

Бик кырыс ул тикшерә,

Балалар беләме икән йөри?

 

Кушымта:

Уткүзкәйгә барам мин,

Жәяулеләркарап торганда,

Юл аркылы чыгам мин,

Бары тик «зебра» булганда.

 

Хәзергә- кечкенә мин,

Сораулар яудырам мин,

Әтигә, әнигә, бабайга.

Мәктәпкә йөрмәсәм дә,

Бик яхшы аңладым мин,

Кагыйдәсез юлга чыкмаска!

 

Кушымта:

Уткузкәйгә барам мин,

Җәяүлеләркарап торганда,

Юл аркылы чыгам мин,

Бары тик «зебра» булганда.

 

Алып баручы:

Әйдәгез, әти-әниләр,

Саклыйк без балаларны:

Бергәләшеп өйрәтик без

Бар нәрсәгә аларны.

 

Капитан:

Бәхетсезлек читтән генә

Килергә куркып йөрсен,

Әти-әниләр йөзендә

Шатлык нуры сирпелсен!

 

Чыгыш тәмам.

 

 

Татарстан Республикасы

Әлмәт шәһәре

 “40 нчы катнаш төрдәге “Казлар-аккошлар” балалар бакчасы”

муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

татар теле тәрбиячесе

ХӨСӘИНОВА РУЗАЛИЯ ФӘНИС КЫЗЫ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий