Яңа фикерләр:

postheadericon Конспект: “Песинең туган көне”

399159__christmas-kitty_pБеренче кечкенәләр төркемендә белем бирү эшчәнлеге

 

Бурычлар:

1. Уенчыкларбеләнуйнаудантәмтабу,шатлык хисләретәрбияләү.

2. Тәрбиячеартыннанаерым сүзләрнеактивкабатлауларын,җавапбирү осталыгын үстерү.

3. Балаларныңкөзгекүренешләртурындабелемнәренкиңәйтү,сүз байлыгын

арттыру һәм активлаштыру.

Җиһазлау: уенчыклар: песи, куян, курчак, туп.

 

Эшчәнлек барышы

Тәрбияче. Хәерле көн, балалар. Мин сезне күрүемә бик шат. Әйдәгез әле, нәни дусларым, тәрәзә янына басабыз. Кулларыбызны кояшка таба сузып, кояш нурларын үч төпләренә утыртып, хәерле көн теләп бер-беребезгә җибәрик әле. Барыбыз да аркаларны терәп утырыйк, тезләребезне дуслаштырыйк. Балалар, карагыз әле,хат калдырганнар. Мин укыйм, әсез тыңлагыз:

 

“Үзе мыеклы, туны мамыклы, битен ул юа, тик сусыз гына”. (Песи)

 

Бу нәрсә? Дөрес, балалар, бу песи. Песи һәрвакыт юына, чөнки ул чисталык ярата. Әсез, дусларым, кайчан юынасыз? Мин дә сезнеңпөхтә һәм чиста булуыгызны телим. Чисталык – ул сәламәтлек. Шуңа күрә кулларны, битне һәрвакыт юып йөрегез.

 

(Песи тавышы ишетелә).

Нинди тавыш? Балалар, карагыз әле, кунак килгән.

 

Йомшаккай. Исәнмесез, балалар. Мин – Йомшаккай. Сезгә куннакка килдем. Бүген минем туган көнем. Бүгенге көнне мин сезнең яныгызда уткәререгә булдым.

Тәрбияче. Йомшаккай, балалар синең турында бер шигырь беләләр. Роберт Миңнуллин шигыре “Мияу”:

 

Песи, песи, пескәем,

Соры синең төскәең,

Йомшак синең йоннарың,

Җылы синең туннарың.

 

Йомшаккай. Бигрәк матур шигырь сөйләдегез. Дусларым, ә песиләрнәрсә ярата? Күрсәтегез әле, ничек сөт эчәләр? Песиләр нәрсә эшли белә? (Сикерә, уйный)

Тәрбияче. Йомшаккай, күрдеңме минем нәни дусларымны! Һәрберсе шундый матур, акыллы, ягымлы, кунакларны яраталар алар. Нәни дусларым, әйдәгез матур сүзләр әйтеп песине яратып алабыз: матурым, йомшагым, пескәем, ап-агым, дускаем…

Тәрбияче. Балалар, елаган тавыш ишетелә. Нәрсә булды икән? Карагыз әле, курчак елый. Нәни дусларым, бу курчакның исемен беләбез бит без. Ул безгә еш кына кунакка килә. Курчакның исеме – Әминә. Әминә, нигә елыйсың? Әминәнең тубы суга төшеп киткән икән. Курчак тупны Йомшаккайның туган көненә алып киләсе булган. Балалар, туп суда батамы? Туп суда батмый. Туп суга төшеп китсә дә, аны алып була. Балалар, әйдәгез Әминәне тынычландырыйк, юатыйк. (Балалар шигырь сөйлиләр):

 

Әминә йолый үкереп

Тубым суга төште дип.

Чү, Әминә, елама,

Туп батмый ул елгада.

 

Тәрбияче. Балалар, Әминә сөенде. Чөнки ул тупның суда батмавына ышанды. Ул елмая. Балалар, көлгән тавыш ишетелә.

(Ишектән куян килеп керә)

 

Куян. Исәнмесез, балалар. Мин туп таптым. Сез хуҗасын белмисезме?

 

Балалар. Беләбез, бу туп Әминәнеке.

Тәрбияче. Менә, Әминә, синең тубың (тупны курчака бирә).

Әминә. Йомшаккай, бу тупны мин синең туган көнеңә бүләк итеп бирәм. Балалар белән бергә уйнарсыз. (Балалар, песи, куян, Әминә туп белән уйныйлар)

Тәрбияче. Песи нинди матур ел фасылында туган? Көз көне. Көзге табигатътәге үзгәрешләрне искә төшереп үтик әле (слайд). Нәни дусларым, бүген нинди бәйрәм булды, искә төшерегез әле. Кунаклар килдеме? Менә нинди матур туган көн булды.

 

Татарстан Республикасы

Кукмара  муниципаль  районы

“Байлангар балалар бакчасы”

муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

тәрбиячесе

НӘҖМИЕВА ГӨЛНАРА ГАЛИМҖАН КЫЗЫ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий