Яңа фикерләр:

postheadericon Сценарий: “Иң үрнәк гаилә”

123Зурлар төркеме өчен

 

 

Максат:

– балалар бакчасы белән гаиләнең бердәм эшчәнлеген күрсәтү, “Түгәрәк өстәл” өештыру, тәҗрибә уртаклашу;

– бала тәрбияләүдә буыннар бәйләнешен күрсәтү, гаилә статусын күтәрү;

– гаилә традицияләренә, гаиләдә якын кешеләргә ихтирам, хөрмәт, ярату хисе тәрбияләү;

– туган җирнең, гаиләнең һәркем өчен бер генә булуын төшендерү.

Алдан эшләнгән эшләр:

– гаилә гәзитләре чыгару; гаиләнең туграсын ясау; әби-бабайлар ярдәмендә нәсел агачы ясау; фоторәсемнәрдән гаилә альбомнары туплау; рәсемнәр күргәзмәсе; кул эшләре күргәзмәсе.

 

 

Залда тантаналы матур көй яңгрый. Бала “Әссәләмәгәләйкүм” җыры башкара.

 

1 нче бала. Җирдә миңа ни кирәк?

Без яшәгән өй кирәк.

Җирдә миңа ни кирәк?

Әти дә әни кирәк.

Җирдә миңа ни кирәк?

Әллүкиле җыр кирәк.

Җирдә миңа ни кирәк?

Мәңге имин ил кирәк!

 

1 нче алып баручы. Кешенең иң зур байлыгы – аның гаиләсе. Нәрсә соң ул гаилә? Бер социолог аны “Җанга шифалы ял” дигән. Гаилә – тормышыбызның нигезе. Гаилә нык, тату икән, димәк, дәүләт тә нык, тату дигән сүз. Гаилә төрле яшьтәге кешеләрдән тора. Бу юкка гына Аллаһы тәгәлә тарафыннан шулай төзелмәгәндер. Бала дөрес тәрбия алсын өчен, гомернең асылына төрле яшьтәге кешеләрдән күреп төшенсен өчендер, мөгаен. Арабызда үрнәк итеп күрсәтерлек гаиләләр бик күп.

2 нче алып баручы. Гаилә тормышы – хисапсыз-сансыз хезмәт, сикәлтәле гомер юлы ул. Шул юллардан гомер буе бер-берсенә ярдәм итеп, бер-берсенә юл куеп яшәүче гаиләләрне күреп сокланабыз һәм алардан үрнәк алырга тырышабыз. Менә бүген без бирегә шундый гаиләләрне чакырдык. Әйдәгез, гаиләләр белән танышып китик.

1 нче алып баручы. Биредә Ахмадуллиннар гаиләсе. Гаилә 2007 елның 9 мартында барлыкка килә. Азамат белән Ильсөяр Байгелде авыл лицеенда укыган вакытларында танышалар. Гаилә башлыгы Азамат Мәҗит улы лицейны тамамлаганнан соң, армия сафларында Десант частендә хезмәт итә, соңыннан механик һөнәренә укып чыга, бүгенге көнне Уфанефтехим предприятесендә автомеханик булып эшли. Ильсөяр Магфур Байгелде лицееның беренче лицеисты буларак Аграг университетының агрономия бүлеген кызыл дипломга тамамлап, Санкт-Петербург шәһәренең Вавилов исеме йөреткән Бөтенроссия Үсемлекләр Институтының аспирантурасын тамамлый. Бүгенге көндә Башкорт Гилми тикшеренүләр институтында эшли. Гаиләдә 2008 елда Ильдан уллары туа, бүгенге көндә алар тагын нәни көтәләр.

2 нче алып баручы. Давлетовлар гаиләсе. Ришат күрше авылдан бер чибәр кызны алып кайтып 2000 елда матур тормыш корып яши башлыйлар. Үзләре кебек эшчән, уңган бер кыз, бер малай үстерәләр. Буш вакытларында алар гаилә белән кунакка йөрергә яраталар.

 

1 нче алып баручы. Гаиләләр белән таныштык, ә хәзер бәйгене башлыйбыз. Беренче бәйге “Исемең матур, кемнәр куйган?” дип атала. Һәр гаилә үз исемнәренең аңлатмасын, балаларына исем ничек сайлауларын әйтеп үтәрләр.

2 нче алып баручы. Рәхмәт. Исемнәрегез бик матур икән. Алдагы ярышка күчәбез.

 

1 нче алып баручы. Бер-береңне белер өчен бер пот тоз ашарга кирәк, диләр. Әйдәгез, гаиләдә ир белән хатын бер-берсен беләләр микән?

 

Уен “Бер-береңне беләсеңме?”

1 нче парга сораулар:

Иренә: Хатыныгыз нинди төс ярата? Хатыныгызның аяк киеме үлчәме? Хатыныгызның туган елы, туган көне?

Хатынга: Ирегезнең яраткан ашы. Ирегезнең күз төсе. Ирегез иртән ничек уята?

2 нче парга сораулар:

Иренә: Хатыныгызның яраткан җыры? Хатыныгызның әтисенең исеме. Хатыныгызның буй озынлыгы?

Хатынга: Ирегезнең авырлыгы ничә кг? Туган көне, туган елы? Ирегезнең яраткан төсе?

3 нче парга сораулар:

Иренә: Хатыныгыз нинди марка машина сатып алу турында хыяллана? Хатыныгызның иң яраткан шөгыле? Яраткан чәчәге?

Хатынга: Ирегезнең яраткан, назлап әйтә торган сүзе? Ирегезнең яратып карый торган телевизион тапшыру? Каенатагызның туган көне?

 

2 нче алып баручы. Безнең татар халкы гаиләдә әтинең урынын югары бияли. Әти кеше – гаилә башлыгы. Ни әйтсәң дә гаилә аның җилкәсендә тора. Чын ирләр, асыл ирләр ил терәге дә, гаиләнең төп таянычы да. Борын-борыннан “атаңа ни кылсаң, алдыңа шул килер” дигәннәр.

 

1 нче бала. Философ булмаган әти,

Ә минем кирәкне белеп,

Өйләнгән минем әти.

Галим дә булмаган әти,

Ә миңа җылы кирәккәч,

Утын яруның рәтенә

Өйрәнгән минем әти.

 

1 нче алып баручы. Ә хәзер әтиләрне бирегә чакырабыз һәм аларның осталыгын тикшерәбез. Алар төймә тагалар.

 

Әтиләр төймә таккан арада, алып баручылар “Әтиләр ничә төргә бүленә” дигән темага әңгәмә алып баралар.

Әти кеше нинди булырга тиеш? Әтиләр һәм балалар арасындагы мөнәсәбәтләрне берничә төргә бүлергә мөмкин:

1. Дус әти. Ул, эштән кайткач, баласы белән уйный, балыкка бара, телевизор карый.

2. Акча табучы әти. Ул көне-төне эштә. Баласын бөтенләй диярлек күрми. Иртүк китә, кич кайта. Ял көнендә диванга ятып телевизор карый.

3. Гаилә җанлы әти. Балаларның һәрберсенә кулыннан килердәй эш таба, булышучан. Эштән вакытында кайта, өлкәннәрне хөрмәт итә.

4. Гел яшь булып калырга теләүче әтиләр дә очрый. Андый әти өйне карау, бала тәрбияләү мәшәкәтен хатынына тапшырган.

Бездә гаилә җанлы әтиләр күп. Без барлык әтиләргә дә зур рәхмәтлебез.

 

2 нче алып баручы. Алдагы ярыш “Баланы балалар бакчасына озату”. Әти-әниләр эшкә ашыгалар, баланы балалар бакчасына әзерләп озатып куярга кирәк. (Уен тәртибе: һәр гаиләдән берәр-берәр кеше барып, баланы киендерә, сумкага бер әйбер сала; бала әзер булгач сумканы балага китереп тоттыралар.)

 

1 нче алып баручы. Алдагы ярыш өчен әниләрне чакырабыз. Алар әтиләргә галстук тагып китәрләр.

 

2 нче алып баручы. Уенны алга дәвам итәбез. Бу уен “Серле пумала” дип атала.

(Гаиләләрнең һәрберендә фломастерлар белән альбом бите бирелә. Алар үз гаиләләрен ясыйлар. Шулвакытта балалар җыр башкаралар “Безнең балалар бакчасы”.)

Бигрәк матур, бердәм, күркәм гаиләләрдә яшисез икән. Без моңа бик шатбыз. “Гаилә дус булса, өйгә бәхет тула, байлык килә”, – диләр өлкәннәр.

 

1 нче алып баручы. Бердәмлек, дуслык, татулык –

Безнең өчен кирәк һәммәсе.

Күкләр аяз булсын,

Илләр тыныч булсын.

Әнә шулар тормыш мәгънәсе.

2 нче алып баручы. Хәзер уенга балаларны чакырабыз. Бу уен “Әни булу җиңелме?” дип атала. (Балалар икенче кызларга яулык бәйләтәләр.) Сез ничек уйлыйсыз, әни булу җиңелме икән? Әниләр – җир йөзендә иң матур, иң сөйкемле, иң гүзәл кешеләр. Алар нинди эшләр башкаралар соң? (Балалар җавабы)

 

1 нче алып баручы. Уйныйк әле, җырлыйк әле,

Биик әле күп итеп.

Безнең бәйрәм кичәбезне

Сагынып сөйләрлек итеп.

 

“Осталар” бәйгесе.

(Һәр гаилә җыр, биюдәге осталыкларын күрсәтә).

 

2 нче алып баручы. Алга таба барабыз. Уен дәвам итә. Нинди уен уен була инде табышмакларсыз. Йә, искә төшерик әле, кемнәр була гаиләдә? (Бабай, әби, әти, әни, апа, абый һ.б.). Менә нәкъ шулар турында булыр сораулар. Игътибар белән укыйсыз, бергә киңәшләсәсез һәм матур итеп җавап бирәсез.

 

1. Тәмле ашлар пешерә, матур гөлләр үстерә.

Өебезнең нуры ул, барыбыздан олы ул. (Әби).

 

2. Ул бик күпне күргән, сугышта да булган ул.

Йөзе нурлы айдай… Кем дисезме? Ул минем (бабай).

 

3. Ул зирәк тә, шаян да, акыллы да, әйбәт тә!

Иң – иң батыр кеше ул, минем (әти), әлбәттә!

 

4. Мин аны бик сагындым, күңелем әрни, уйлый әллә ни.

Кем соң аны белми? Ул бит минем (әни).

 

1 нче алып баручы. Бала тәрбияләү кебек мөкатдәс эш һәркемнән зур җаваплылык сорый. Аларны ничек тәрбияләсәк, безнең картлыгыбыз да шулай булачак. Безнеке генә түгел, илебез киләчәге, милләтебез киләчәге дә алар кулында. Ә хәзер тагын бер бәйге “Бишек җыры”.

 

2 нче алып баручы. Хөрмәтле тамашычылар, дуслар! Хөрмәтле тату гаиләләр! Бүгенге “Иң үрнәк гаилә” бәйгесенең катнашучыларына барыбыз исеменнән зур рәхмәт әйтәсебез килә. Сезгә гаилә бәхете, тазалык, озын гомер телибез. Бүгенге бәйрәмебез хөрмәтенә сезгә истәлек итеп бүләк тапшырабыз. (Йомгак ясау, бүләкләр бирү).

1 нче алып баручы. Шушындый матур, үрнәк гаиләләр яшәгән Туган илең белән ничек горурланмыйсың ди инде. Чөнки һәр кешенең Туган иле бер генә була, кадерле була. Әйдәгез, безне – сөеп, назлап үстерүче гүзәл табигатьле туган илебез турында җыр тыңлыйбәз.

 

Җыр “Байгелде” башкарыла.

 

2 нче алып баручы. Гаилә тормышы һәрберебез өчен алсыз – кырыйсыз хезмәт һәм сикәлтәле гомер юлы ул. Шул юллардан гомер буе аңлашып, шатлык-куанычларны уртаклашып яшәгез. Олы тормыш юлына баскач та, балалар, әти-әниләрегезне онытмагыз. Алар безнең гаиләбез, без әни-әтиләргә гомер буена бурычлы.

 

Бу дөньяда ничек яшәсәң дә,

Агымсудай вакыт тиз үтә.

Уфтанмаслык булсын гомер юлыгыз,

Татулыкка җирдә ни җитә.

 

1 нче алып баручы. Хушлашырга вакыт җитте.

Тәмамланды темабыз.

Мондый сөйләшүләр еш булыр

Сез бик теләп катнашыгыз.

Бүгенгенең гүзәл бер мизгеле

Күңелләрдә калсын уелып.

Соңгы кабат булмас, кем белә.

Гөрләшербез кабат җыелып.

Хөрмәтле әти-әниләр, кунаклар! Без сезнең белән саубуллашабыз. Сезгә тыныч, матур гаилә тормышы теләп калабыз. Киләсе очрашуларга кадәр! Сау булыгыз!

 

 Күмәк җыр башкарыла.

 

“Гаилә салюты атыла” (Шар шартлату)

 

Башкортстан Республикасы

Нуриман муниципаль районы

Байгилде авылы

“Кояшкай” балалар бакчасы”

муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

I квалификацион категорияле тәрбиячеләре

НУРИЕВА ФӘҮЗИЯ НӘҮФӘЛ КЫЗЫ, 

ДАВЛЕТОВА ЛИЛИЯ ХӘМЗӘ КЫЗЫ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий