Яңа фикерләр:

postheadericon Сценарий: “Көзге вакыйга”

P1030967-1Зурлар, мәктәпкә әзерлек төркемендә көз бәйрәме

 

Зал төсле яфраклар белән бизәлгән. Күңелле көй астында балалар залга керәләр.

Алып баручы: Балалар, карагыз әле, көз кабат безнең бакчабызга атлап кергән, тирә-юньдәге яфракларны төрле-төрле төсләргә манган. Әйе, безгә көз килгән.

 

Яфракларны күр әле

Алтын төскә кергәннәр.

Бар дөньяны күмгәннәр

Җил чыкканда шаулашалар,

Оча-оча уйнашалар,

Һавада әйләнәләр

Һәм җиргә сибеләләр.

 

1бала. Оча яфрак, уйный яфрак

Һаваларда әйләнеп.

Буген, бүген, бүген, бүген

Яфракларның бәйрәме.

 

2бала. Көз җиттеме, бар агачлар

Алтынга манган сыман,

Кызыл яфраклы чаганнар

Утларда янган сыман.

 

3бала. Көз җиттеме, җир өстенә

Алтын яфрак җәелә.

Карап туеп булмый һич тә

Бу фасылның яменә.

 

“Алтын көз” җыры башкарыла

(З.Нури сүзләре, А.Батыршин музыкасы)

 

Алып баручы: Балалар, көзнең шундый матур көнендә мин сезгә бер кызыклы вакыйга сөйлим әле. Ә бу вакыйганы мин ак күлмәкле каен агачыннан ишеттем. Ул аны, үзенең алтынсу яфракларын җилдә җилфердәтеп иптәшләренә сөйләп тора иде.

Бу вакыйга үткән көздә бер кечкенә авылда булган. Бу авылда яхшы күңелле, игелекле Айсылу исемле кыз яшәгән ди. Көтмәгәндә аңа кайгы килгән, аның Гөлчәчәк исемле кечкенә сеңелесе авырып киткән. Ә сеңелесе бары тик балан җимеше салынган кайнар чәйне эчсә генә тереләчәк икән. Ләкин аны каян алырга? Якын тирәдә балан куагы да үсмәгән. Айсылу кулына кәрзин алган да бу җимешне эзләп киткән. (Кулына кәрзин тоткан Айсылу юл буйлап бара) Ул сукмак буйлап бара-бара икән, ә сукмак аны кара урманга алып килгән. Айсылуга бик куркыныч булса да, юлын дәвам иткән.

Айсылу: Мин барыбер бу җиләкне табачакмын. Ай-һай, ничек куркыныч монда (артка чигенә). Юк, юк, мин бернидән дә курыкмыйм.

Алып баручы:Айсылу урман эченә кергән һәм шаккаткан.

Айсылу: Нинди матур урман! Нинди матур яфраклар! Ай-яй-яй, ә бу яфрак тагын да матуррак, үзе нинди зур. Ой-ой-ой, ул селкенә. (Яфракны җирдән алмакчы була, ә яфрак астыннан гөмбә кутәрелеп чыга)

Майлы гөмбә: Курыкма, Айсылу, бу мин, майлы гөмбә. Аяк тавышлары ишеттем дә, гөмбә җыючылар түгелме икән дип яфрак астына качтым

Айсылу: Юк, юк, гөмбәкәй, мин – Айсылу.

Майлы гөмбә: Нишләп берүзең кара урманда йөрисең?

Айсылу: Сеңелем Гөлчәчәк авырып китте. Миңа балан исемле җиләк табарга кирәк, бары шуның гына сеңелемә файдасы тия алачак.

Майлы гөмбә: Син яхшы күңелле кыз икәнсең, ләкин синең юлың озын булыр һәм күп каршылыклар очрар. Мин сиңа ярдәм итәрмен.Тик син дә миңа ярдәм ит. Минем улларым, кызларым һаман урманда уйнап йөриләр, озакладылар. Ә урманда гөмбә җыючылар йөри, аларны җыеп алып китәрләр дип борчылам.

Айсылу: Мин ничек өлгерим икән, каян барысын эзләп табыйм, алар бик күптер инде, тиздән караңгы да төшәр.

Алып баручы: Кайгырма, Айсылу, безнең балалар сиңа ярдәм итәрләр.

 

Җыр-бию “Гөмбәләр”

(Татар халык көе, Г.Гыйләҗетдинова музыкасы)

 

Алып баручы: Менә гөмбәләр безнең җырыбызны ишетеп үзләре үк яфрак астыннан чыкканнар, карагыз әле, никадәр күп алар. Әйдәгез Айсылуга аларны җыярга булышыйк.

 

Уен “Гөмбә җый”

 

Айсылу: Менә, гөмбәкәй, синең гөмбәчекләрең – улларың, кызларың.

Майлы гөмбә: Рәхмәт сиңа, Айсылу, балаларга да рәхмәт. Сез аларны бик тиз таптыгыз. Ә хәзер тыңла: уңга барырсың, ә анда сазлык, ә син курыкма, түмгәктән-түмгәккә сикереп сазлыкны үтеп чыгарсың, аннары юлны үзең табарсың. Ә миңа китәргә вакыт. Син дә ашык, Айсылу, әнә яңгыр да килә. Сау бул.

Алып баручы : Шулай итеп Айсылу юлын дәвам иткән. Тик шулвакыт күк йөзен кара болыт каплаган (музыка астына Болыт чыга)

Болыт :

Мин көзге болыт булам

Җиргә яңгыр яудырам.

Телим икән сине дә

Яңгыр белән чылатам.

(Айсылу янында йөри, аңа яңгыр яудырган хәрәкәтләр ясый)

 

Айсылу: Менә инде киемнәрем дә юешләнде. Бу яңгыр озак явар микән. Берәр агач астына ышыкланып тормый булмас.

Алып баручы: Болыт, болыт, тукта әле,

Син болай шаярма әле.

Без матур җыр беләбез,

Сиңа бүләк итәбез.

 

 “Яңгыр” татар халык уен-җыры

 

Болыт: Нинди матур җыр, нәкь минем өчен. Рәхмәт сезгә, балалар, күңелемне күрдегез.

Алып баручы: Балалар, безнең Айсылу кызыбыз агач астында яңгырдан чыланып утырадыр, әйдәгез кояшны чакырыйк әле

(Балалар кояшны чакыра)

Кояш, чык, чык,чык,

Майлы ботка бирербез.

Майлы ботка казанда,

Тәти кашык базарда,

Кояш, чык, болыт, кач,

Без уйнарбыз җылыткач.

 

Кояш чыга:

Исәнмесез, мин килдем.

Чакыруыгызны ишеттем.

Мин кояш-алтын кояш!

Мин кояш-матур кояш

Бар дөньяны җылытам,

Бар дөньяны яктыртам.

Болыт: Әйе, кояш, син якты да, син җылы да. Ә менә миңа кара әле, мин су белән тулы, ә сусыз яшәп булмый. Димәк, мин дә кирәк бу җиргә. (Кояш белән Болыт кем мөһимрәк булуы турында бәхәсләшә башлый)

Алып баручы: Сез икегез дә бик кирәк. Тату булырга кирәк, әйдәгез дуслашыйк, бергәләп биеп алыйк.

 

Бию “Дуслаштык”

(Р.Бойко көе)

Кояш белән Болыт: Без бүтән талашмыйбыз.

Алып баручы: Айсылу киемнәрен кояшта киптергән дә юлын дәвам иткән. Ә аның каршысына кемдер килә, үзе дер-дер килә. Кем булыр икән ул шаян?

(Куян сикереп керә, кулында кәрзин)

Айсылу: Исәнме, куянкай, кемнән куркасың болай?

Куян: Бар көчемә мин чаптым,

Бүредән көчкә качтым.

Куркуымнан дерелдим.

Кая качарга белмим?

Ә син, кызыкай, ничек курыкмыйча берүзең кара урманда йөрисең?

Айсылу: Мин балан дигән шифалы җимешне эзлим. Ләкин кая үскәнен белмим. (Боегып)

Куян: Мин дә быел кышка уңышсыз калдым, кыш көне нишләрмен инде?

Алып баручы: Курыкма син, куянкай,

Тынычлан син, Шаянкай.

Без сине шатландырыйк,

Уңышны җыеп бирик.

 

 “Уңыш җыябыз” җыры башкарыла

(Т.Волгина сүзләре, А.Филлипенко көе, Г.Гәрәева тәрҗемәсе)

 

(Җырдан соң көзге уңышка кагылышлы үсемлекләр битлеге кигән балалар үзләре турында сөйлиләр, куянның кәрзиненә яшелчәләр салалар)

 

Кишер:

Таң нурларын, кичке шәфакь төсен

Җәй буена үзем җыйдым да,

Алтын казык булып, татлы булып,

Үстем мин җир куенында. (Кәрзингә кишер сала)

 

Шалкан :

Түгәрәк мин, ай түгел,

Сары, тик кояш тугел.

Тәмле, тик алма түгел,

Койрыклы, тычкан түгел. (Кәрзингә шалкан сала)

 

Кәбестә:

Кәбестәләр үсеп утырды

Тәгәрәп китәрдәй булып.

Витамин куп кәбестәдә

Уңды быел куп булып. (Кәрзингә кәбестә сала)

 

Бәрәңге:

Яшелчәнең иң туклысы мин,

Аларның аксакалы.

Эшем куп, ашым тәмле,

Иренмичә генә эшлә, яме. (Кәрзингә бәрәңге сала)

Куян: Рәхмәт сезгә күчтәнәчләрегез өчен. Миңа балалар ярдәм итте, ә сиңа, Айсылу, мин бер курай бирәм. Шул курайны сызгыртсаң, кечкенә бакалар сиңа шушы сазлыктан үтеп чыгарга ярдәм итәрләр. (Курай бирә)

Айсылу: Рәхмәт, куянкай (Куян китә, Айсылу курай сызгырта, “бака” битлекләре кигән балалар бию башкара)

 

 Бию “Лягушата”

(Ю.Иванова музыкасы, Г.Лагздынь сүзләре)

 

Алып баручы: Ягез әле, бака дусларыбыз, Айсылуга сазлыкны үтеп чыгарга ярдәм итегез.

 

Уен-эстафета “Түмгәктән сикер”

 

Айсылу: Сау булыгыз, бака дуслар. Мин сукмактан сулга борылыйм әле (тирә-якка карана). Нишләп соң эле мин аланга килеп чыктым, адаштым күрәсең, ә кем монда шундый матур яфраклар белән кәрзинне онытып калдырган?

 

(Музыка астында Көз кызы чыга)

Көз кызы: Бу мин, Көз кызы. Исәнме, Айсылу. Мин синең кая барганыңны беләм. Әгәр дә минем биремне үтәсәң, мин сиңа юл күрсәтермен. Мин бу

кәрзинемә төрле агач яфракларын җыеп салдым. Син аларны тәртипләп урнаштырып каен, чаган, имән яфракларыннан миңа тәкыя үр.

Айсылу: Ничек итеп бер кәрзин яфракны мин аерып бетерим икән?

Алып баручы: Кайгырма, Айсылу, синең дусларың сиңа ярдәмгә килер.

 

3 бала чыга, түгәрәктә әйләнәләр:

Сары-кызыл яфраклардан

Матур тәкыя үрәм.

Яфракларда дөньяның

Бөтен төсләрен күрәм.

Тәкыямне үреп кигәч

Көз кызына охшармын.

Озатып калам моңаеп

Туган ягым кошларын.

 

Уен “Тәкыя җый”

 

Җыр “Яфраклар бәйрәме”

(М.Әндерҗанова сүзләре һәм көе.)

 

Айсылу: Минем дусларым нинди матур тәкыя үрделәр, кызганыч, тик көз кызы гына күрә алмый инде.

Көз кызы: Мин монда, Айсылу. Синең шулкадәр дусларың күп, алар сиңа булыштылар. Мин сиңа бүләккә чаган яфрагы бирәм, ул сиңа юл күрсәтер. Алга таба курыкмыйча бар һәм син нәрсә эзләгәнеңне табарсың. Ә сез, балалар, Айсылуга ярдәм итегез. (Балалар бергә әйтә):

Сары яфрак, сары яфрак,

Оч син урман, кырларга.

Сусыл кызыл баланны

Тизрәк булыш табарга.

 

(Каршыда балан куагы)

 

Айсылу: Әнә ул шифалы куак,

И, матур көзге кунак,

Рөхсәт итче син миңа

Җимешеңне җыярга.

 

Балан куагы:

Җимешемне җыеп ал

Эссе чәйгә аны сал.

Сеңелең бик тиз терелер

Уйнап-көлеп гел торыр.

 

Айсылу: Рәхмәт сиңа, баланкай, рәхмәт сезгә, дусларым. Сездән башка мин бу җимешне тапмаган булыр идем. Тизрәк сеңелем Гөлчәчәккә чәй ясап эчерим. (Китә)

Алып баручы: Айсылу сеңелесенә балан чәе ясап эчергән һәм аның авыруы бик тиз беткән. Ул яңадан уйный, көлә башлаган.

Көз кызы: Көзге урманымда үскән балан җимеше Айсылуга килешкән өчен мин бик шат, балалар. Ә сезгә мин үземнең иң пешкән алмаларымны алып килдем, рәхим итеп алыгыз. (Көз кызы алма тарата) Ә хәзергә сау булып торыгыз.

 

Алып баручы:

Шатлыклар күңелебездә,

Ал кояш кугебездә,

Рәхәтләнеп бәйрәм иттек

Алтын көз килгәч безгә.

Киләсе елга тагын

Алтын көз кабат килер.

Сезгә матур әкиятне

Бик теләп сөйләп бирер.

 

Шуның белән безнең көзге бәйрәмебез тәмамланды.

 

Татарстан Республикасы

Әлмәт муниципаль районы

Мәмәт авылы

“Ландыш” балалар бакчасы”

муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

I квалификацион категорияле тәрбиячесе

РАФИКОВА РЕЗЕДА АБДУЛБАР КЫЗЫ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий