Яңа фикерләр:

postheadericon Конспект: “Минем гузәл Татарстаным”

information_items_10105681Мәктәпкә хәзерлек төркеме өчен турыдан-туры белем бирү эшчәнлеге конспекты

 

Программа эчтәлеге:

Белем бирү бурычы: Туган илебез – Татарстан, Татарстанның башкаласы Казан турындагы белемнәрен системалаштыру, туган шәһәребез – Яр Чаллы турында белем бирүне дәвам итәргә.

Сөйләм үстерү бурычы: тәрбияченең сорауларына тулы җавап алырга, диалогик сөйләмне үстерергә.

Сүзлек эше: башкала, Ватан.

Тәрбия бурычы: туган илне ярату, аның белән кызыксыну, туган илгә тугрылык сыйфатлары, туган җиребезгә, шәһәребезгә, телебезгә, милли уеннарыбызга, гореф-гадәтләребезгә мәхәббәт тәрбияләү.

Үстерү бурычы: балаларның хәтерен, логик фикерләү сәләтен, кызыксынучанлыкларын үстерү.

Шәхси эш: Кәрим, Аяз белән Татарстан символикасын карау.

Метод һәм алымнар: сорау, балаларның җавабы, нәфис сүз, күрсәтү.

Алдан эшләнгән эш: туган ил турында шигырьләр уку,слайдлар әзерләү,орнамент-трафаретлар кисү.

Материал һәм җиһазлар: ИКТ куллану, уен өчен түбәтәй, туп, кисеп-ябыштыру өчен материаллар.

 

Шөгыль барышы.

Тәрбияче: Хәерле көн, балалар. Мин сезне күрергә бик шатмын. Безгә бүген кунаклар килде. Әйдәгез, кунакларыбызны сәламлибез һәм “Хәерле көн” дип әйтәбез.

Балалар: Хәерле көн!

Тәрбияче: Балалар, бүген без сезнең белән сәяхәткә барабыз. Татарстаннын башкаласы ничек атала әле?

Балалар: Казан

Тәрбияче: Әйе, балалар, Казан. Сәяхәткә барабызмы? Сәяхәткә автобуста барабыз. Башта нәрсә эшләргә кирәк? (Билетлар алырга) Әйе, балалар, билет алырга. Әйдәгез, кем кассир була? Санамыш ярдәмендә кассир билгелибез.

 

Әлчи-бәлчи, әни күлмәк үлчи,

Чәүкә, чыпчык,

Син кал, бу чык.

 

Кассир: Кая барасың?

Бала: Казанга барам. Ничәнче урында утырасың?

Тәрбияче: Балалар, Казан бик зур, матур, борынгы шәһәр. Аның бик күп истәлекле урыннары бар. (Слайдларда Казан Кремле, Сөембикә манарасы, Үзәк стадион, Тукай һәйкәле һ.б күрсәтелә. Балалар нәрсә күргәннәрен әйтәләр.) Балалар, музей яныннан үтеп барабыз. (Музей слайды).

Әйдәгез музейга кереп чыгабыз. Татар халык киемнәрен карыйбыз. (Экранда калфак, камзул, читек, түбәтәй рәсемнәре. Милли киемнәрдип атала. Кемнәр кигәнен әйтү һ.б.)

Тәрбияче: Ашыйсыгыз киләме? Кая барабыз?

Балалар: Кафе “Аш-су”га.

Тәрбияче: Менюны экранда карыйбыз, нәрсәләр бар? (Өчпочмак, чәк-чәк, бәлеш, кыстыбый, гөбәдия һ.б слайдлар. Өйдә әниләрегез нинди милли ризыклар пешерә? )

 

Тәрбияче: Ә хәзер туп белән “Сорау-җавап” уенын уйнап алабыз.

– Без нинди республикада яшибез?

– Республикабызның башкаласы нинди шәһәр?

– Татарстан президенты кем?

– Татарстан туграсында нәрсә сүрәтләнгән?

– Безнең балалар бакчасының исеме ничек?

– Әтиеңнең исеме ничек? һ.б.

 

Тәрбияче: Безнең халыкта бик күп уеннар бар. Нинди уеннар беләсез? Әйдәгез, бергәләп уйнап алабыз.

 

“Түбәтәй” уены уйнала.

Түп-түп, түбәтәй,

Түбәтәем укалы

Менә кемдә тукталды. (Җәза бирелә)

 

Тәрбияче: Үзебезнең шәһәребез ЯрЧаллыга  кайтабызмы?

Мин кайтам (3),

Яр Чаллыга кайтам.

Әйе шул, әйе шул

Яр Чаллыга кайтам.

 

Тәрбияче: Шәһәребезне яратасызмы? Нинди истәлекле урыннарны беләсез? Әйдәгез карап үтик (Слайдлар карау)

Тәрбияче: Безнең шәһәребездә төрле милләт кешеләре дус һәм тату яши. (Слайдлар карау) Бүген алъяпкычка татар бизәкләре төшерәбез. (Татар орнаментларының исемнәре әйтелә. Балалар урыннарда алъяпкычка бизәк төшерәләр.)

Тәрбияче: Һәрбер халыкның үз туган теле бар. Безнең туган телебез -татар теле. Татар теле белән бергә рус телен дә белергә кирәк.

 

Йомгаклау.

Эшчәнлек “Туган тел” җыры белән тәмамлана. Балалар, шөгылебез тәмам. Шөгыльдә җавапларыгызны нинди төс яисә сан белән билгеләр идегез? (Үзләре ни өчен алганнарын дәлиллиләр.)

 

 

Татарстан Республикасы

Яр Чаллы шәһәре

“4 нче санлы катнаш төрдәге

“Шаянкай” балалар бакчасы”

муниципаль мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

I квалификацион категорияле тәрбиячесе

ШӘРӘФЕТДИНОВА ӘЛФИЯ МУЛЛАХМӘТ КЫЗЫ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий