Яңа фикерләр:

postheadericon Конспект: «Урманга сәяхәт»

13 – 4 яшьлек балалар өчен 

 

Бурычлар: балаларда  татар  халкыныӊ  җырлы- биюле уеннарына мәхәббәт тәрбияләү;  игътибарлылык, күзәтүчәнлек, төркемдә дусларча мөнәсәбәт  тәрбияләү, матурлыкны күрә белергә өйрәтү; уйлау, фикерләү сәләтләрен үстерү.

 

 Шөгыль барышы.

 Бүлмә урман аланына ошатып бизәлгән, агачлар төбендә чәчәкләр, гөмбәләр, үләннәр  һ.б.

Тәрбияче. Балалар, без бүген урманга сәяхәткә барырбыз. Тик урманга кергәнче, безгә урманда үзебезне ничек тотарга кирәклеген искә төшерергә кирәк. Балалар, урманда нәрсәләр эшләргә ярамый?

Балалар.  Чүп ыргытырга, чәчәкләрне өзәргә ярамый. Җәнлекләрне рәнҗетергә, куркытырга ярамый.

Тәрбияче. Дөрес, балалар.  Әйдәгез, урманга керик.

 

Балалар урманга керәләр.

 

Тәрбияче. Карагыз әле, балалар, урман нинди гүзәл! Монда матур агачлар утыра, кошлар сайрый, төрле-төрле чәчәкәр, гөмбәләр үсә. Әйдәгез әле, урман аланында ял итеп түгәрәк уен уйнап алыйк.

 

«Түгәрәк» уены ( музыкаль әйлән-бәйлән уен)

Балалар түгәрәк ясап басалар , уенныӊ  сүзләренә туры китереп хәрәкәтләр башкаралар.

 

Бир кулыӊны, бир кулыӊны,

Булсын әле түгәрәк.

Әйе шул, шулай шул,

Булсын әле түгәрәк.

 

Күтәреп кулларыбызны

Чәп-чәп итеп кул чабыйк.

Әйе шул, әйе шул,

Чәп-чәп итеп кул чабыйк.

 

Ягез әле, бергәләшеп

Тыпырдап биеп алыйк,

Әйе шул, әйе шул

Тыпырдап биеп алыйк.

 

Уйнаганнан соӊ тәрбияче балаларныӊ дикъкатен агачларга юнәтә.

Тәрбияче. Балалар, карагыз әле, агач төбендә нәрсә утыра?

(Балалар карый).

Балалар.  Куян утыра.

Тәрбияче. Куян нинди төстә?

Балалар.  Ак төстә.

Тәрбияче. Нишләптер куянкай бик боеккан. Әйдәгез әле, балалар, ак  куянкай белән бер уен уйнап алыйк.

 

«Ак куянкай» уены

Уен барганда тиешле хәрәкәтләр башкарыла.

1. Ак куянкай утырган,

Колакларын селкетә.

Менә шулай, менә шулай

Колакларын селкетә.

 

2. Куян туӊа башлагач

Тәпиләрен  җылыта.

Менә шулай, менә шулай

Тәпиләрен җылыта.

 

3. Куян һаман да туӊа,

Сикергәли ул шуӊа.

Менә шулай, менә шулай,

Сикергәли ул шуӊа.

 

Куянны бүре куркытты,

Ул урманга элдертте.

 

Тәрбияче.  Балалар, менә куянныӊ кәефе дә күтәрелде. Әйдәгез куян белән саубуллашыйк та сәяхәтебезне дәвам итик.

Балалар. Сау бул, ак куянкай.

 

Урман буенча сәяхәтне дәвам итәләр.

 

Тәрбияче.  Балалар, урманда ничек рәхәт. Тыӊлагыз әле, нинди тавышлар ишетелә? ( Кошлар тавышы  язмасы).

Балалар. Кошлар сайрый.

Тәрбияче.  Тагын нинди тавышлар ишетәсез?

Балалар.  Агачлар шаулый, җил исә, яфраклар коела, җәнлекләр кычкыра.

Тәрбияче. Балалар, ә урманда тагын нинди җәнлекләр яши?

Балалар. Аю, керпе, тиен, төлке.

Тәрбияче.  Дөрес, балалар. Тагын бер уен уйнап алыйк әле.

 

«Күрсәт әле, үскәнем» уены уйнала.

Балалар ярым түгәрәк ясыйлар. Тәрбияче сүзләрне әйтә, балалар сүзләрнеӊ мәгънәсен аӊлатучы хәрәкәтләрне күмәкләшеп төрле тизлектә башкаралар.

1. Күрсәт әле, үскәнем,

Ничек яфрак коела? ( Яфрак  коела торган  хәрәкәтләр башкарыла).

2. Күрсәт әле, үскәнем,

Ничек  җилләр исәләр? (Җил исү хәрәкәтләре ясыйлар).

3. Күрсәт әле, үскәнем,

Ничек кошлар очалар? (Кош очкан хәрәкәтләре ясыйлар).

4. Күрсәт әле, үскәнем,

Ничек йөри  аюлар? (Аю сыман йөриләр).

 

Уен уйналып беткәч тәрбияче төркемгә кайтырга тәкъдим итә.

 

 

Татарстан Республикасы

Зәй муниципаль районы

“Кояшкай” гомүм үсеш төрендәге балалар бакчасы”

муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

II квалификацион категорияле тәрбиячесе

ӘХМӘДИЕВА ГӨЛНАЗ ИВАН КЫЗЫ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий