Яңа фикерләр:

postheadericon Күзләр өчен гимнастика

iКүзләр өчен гимнастика

Күп эшләдем, күп күрдем,

Арыдылар күзләрем.

Йомам күзем, ял итсен,

Ачам күзем, күп күрсен.

Тагын йомам һәм ачам,

Бер йомам да, бер ачам.

Күзләр хәрәкәте белән

Бик зур әйләнә сызам.

Аннан төбим күзләремне

Имән бармак очына.

Кисәк карыйм тышта үскән

Биек агач башына.

 

Күзләр өчен гимнастика “Ябалак”

Ябалак иртән торган да

Болытларны санаган.

Башта өскә караган,

Аннан аска караган,

Һәм күзләрен дә йомган!

Бер, ике, өч – күзеңне ач!

 

Күзләр өчен гимнастика «Кояш»

Кояш уянды иртән,

Ул кошларны санады.

Башта карады өскә,

Аннан карады аска.

Унга, сулга карады.

Һәм күзләрен дә йомды.

 

Күзләргә ял минуты ” Күбәләкләр”

Әйдәгез әле, балалар, матур күбәләкләр белән күзләребезне ял иттерик. Күзләребез уйнаганда, гәүдәбез, аяк-кулларыбыз селкенми. Аркабыз төз булырга тиеш.

Болындагы нәни күбәләкләр

Дөньяга ямь бирделәр.

Бергәләп өскә күтәрелделәр,

Уйнаклап аска төштеләр,

Алга таба, артка таба,

Уңга, сулга очтылар.

Кояш тирәли әйләнеп

Безгә сәлам бирделәр.

 

Күзләргә гимнастика

 Арканы туры итеп утырдык, кулларны асылындырдык, күзләрне берничә мәртәбә ачып-йомып алабыз, күзләрне ачабыз һәм еракка карыйбыз. Уң кулны алга сузып уңга, сулга боргалаганны карап барабыз.

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий