Яңа фикерләр:

postheadericon Конспект: “Алтын көз”

23-4 яшьлек балалар өчен

 

Тәрбия бурычы: табигатькә, тереклек ияләренә сак караш, мәхәббәт тәрбияләү; балаларда чиста, пөхтә эшләү теләге тәрбияләү.

Үстерү бурычы: бәйләнешле сөйләмне, ориентлашуны, хәрәкәт координациясен үстерү.

Белем бирү бурычы:

1.Балаларны көзнең характерлы билгеләре белән таныштыру; көзге яфраклар турындагы белемнәрен киңәйтү. Авазлар әйтелешен ныгыту.

2. Балаларның игътибарын, хәтерен, бәйләнешле сөйләмен үстерү.

3. Көзге табигатьнең матурлыгын күрә белергә өйрәтү;

4. Предметның формасы (түгәрәк) һәм зурлыгы (зур һәм кечкенә) турында балаларның белемнәрен ныгыту.

5. Чикләнгән арада бармаклар белән балаларны рәсем ясарга өйрәтү.

Төп белем бирү өлкәсе: танып белү.

Интеграль белем бирү өлкәләре: аралашу, социальләштерү, сәламәтлек, куркынычсызлык, иҗади сәнгать, хезмәт.

Методик алымнар һәм чаралар: сүзле уен, хәрәкәтле уен, гамәли эш, сөенеч мизгеле, сорау бирү, нәфис сүз, мактау, бәяләү, бармаклар белән рәсем ясау.

Җиһазлар: Көзге пейзаж сүрәтләнгән рәсем, һәр балага җитәрлек сары яки кызыл төстәге яфраклар, “Яфрак бәйрәме” (Р.Еникеева көе, Л.Лейрон сүз.) җырының аудиоязмасы, уенчык куян, җиләк-җимеш, яшелчә белән кәрзин, мольберт, һәр балага җитәрлек кәгазьдән киселгән банка сурәте, кызыл краска салынган чәркәләр.

 

 

Эшчәнлек барышы:

Тәрбияче:

– Балалар, бүген безгә кунаклар килгән, әйдәгез исәнләшеп алыйк. (Балалар исәнләшә). Тук-тук. Кем бу, кем ишек шакый икән? Табышмакка җавап тапсагыз,бик тиз белерсез.

 

Үзе мыеклы,

Туны мамыклы,

Битен ул юа,

Тик сусыз,

Бу нәрсә? (Песи)

 

Т.: Песи үзе белән “Могҗизалы кәрзин” алып килгән. Нәрсә икән анда, япма астына кулыңны тыгып ал! (Кишер, помидор, алма). Песи баланы чакыра, нәрсә икәнен сорый. Әфәрин, булдырдыгыз.

Т.: Балалар, менә бу рәсемгә карагыз әле. Монда нинди ел фасылы, нәрсә сүрәтләнгән?

Балалар җавабы: Көз, яфраклар, җылы итеп киенгән кыз.

Т. шигырь сөйли:

Көз килде.Үләннәр

Саргайды, шиңде.

Сап-сары яфраклар

Җиргә сибелде.

 

Т. яфраклар күрсәтә: Бу нәрсә? Әйдәгез әле уйнап алыйк. Бер кәрзингә сары, бер кәрзингә кызыл яфраклар җыярбыз.

 

Хәрәкәтле уен: “Яфраклар”.

Хәзер ул яфракларны очыртып карагыз. Яфраклар җиңелме? Җиңел. (Кабатлаулар)

 

Аудиоязма “Яфрак бәйрәме” җыры.

 

Т. Хәзер бергәләшеп өстәлләр янына киләбез, урыннарыбызга утырабыз, аякларны бергә кушып куябыз, арка төз тора, кулларыбызны тез өстенә куябыз. Без хәзер куянга күчтәнәчләр ясыйбыз, банкаларга алма компоты ябабыз. Сезнең алдыгызда кәгазьдән киселгән банка сүрәте ята, без шуларга бармакны кызыл краскага манып, биткә эз төшерәбез. Бу безнең алмалар булачак. Минем арттан игътибар белән күзәтегез.

 

Балаларның мөстәкыль эшләре.

 

Булдырдыгыз, балалар. Сезгә ошадымы? Песигә дә сез ошадыгыз, ул күчтәнәчләргә рәхмәт әйтә.

Песигә рәхмәт әйтү. Саубулашу.

 

Татарстан Республикасы

Азнакай муниципаль районы

 “Күзәтү һәм сәламәтләндерү

6 нчы “Йолдызчык” балалар бакчасы”

муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

тәрбиячеләре

МУТИГУЛЛИНА АЙГӨЛ НАИЛ КЫЗЫ,

ШАФИГУЛЛИНА ГӨЛНУР ИЛНУР КЫЗЫ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий