Яңа фикерләр:

postheadericon “Хәрәкәттә – бәрәкәт” шигыре

kt7qyzyWNXYСаулыгың бит үз кулыңда,

Чыгарма тик исеңнән.

Һәрчак хәрәкәттә булып

Яшә, эшлә бүгеннән.

 

Шул максатны алга куеп

Без үсәбез гөр килеп,

Һәр нәрсәдән ямь табабыз,

Яшибез җаен белеп.

 

Әле менә рәхәтләнеп,

Туп тибәбез яланда.

Кемдер җиңә, кем җиңелә,

Үпкәләү юк алай да.

 

Сөенеп көтеп алабыз

Һәрчак физкультураны..

Ныгытабыз сөякләрне,

Һәм мускулатураны.

 

Гәүдәгә дә, кулбашка да

Гимнастика – ул теннис.

Чиратлашып шар сугабыз

Бик теләп һәм бик җитез.

 

Табигатьнең һәр мизгелен

Яратабыз, сөябез.

Алтын сары яфракларны

Зәңгәр күккә чөябез.

 

Алтын көзнең муллыгыннан

Витаминнар алабыз.

Эре кызыл миләшләрне

Чиләкләргә салабыз.

 

Саф һавалы ап-ак кышның

Әрәм үтми бер көне.

Тәгәрәтеп җепшек карны

Ясадык зур төлкене.

 

Хәрәкәтнең бөтен төрен

Ясыйбыз сизмичә дә.

Үреләбез, иеләбез

Без эһ-эһ итмичә дә.

 

Шашка – шахмат безнең дуслар,

Аерылмыйбыз бер көн дә.

Баш миләренә хәрәкәт –

Читттә калмый беркем дә.

 

Күтәренке күңел белән

Уйныйбыз саф һавада.

Бездәгедәй матур кышлар

Юктыр ул беркайда да.

 

Әз генә вакыт булдымы,

Биергә тотынабыз.

Ялкаулыктан ансат кына

Без шулай котылабыз.

 

Сәламәтлекнең нигезен

Хәрәкәт тәшкил итә.

Шуңа күрә безнең көннәр

Гел хәрәкәттә үтә.

 

Сезгә эндәшеп калабыз:

Безнең арттан калмаска.

Бәрәкәтле хәрәкәттән

Һичкайчан аерылмаска.

 

Татарстан Республикасы

Яр Чаллы шәһәре

“110 нчы катнаш төрдәге “Чуар тавык” балалар бакчасы”

муниципаль автономияле мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

татар теле тәрбиячесе

ГИНИЯТУЛЛИНА ГӨЛИЯ ДӘНИФ КЫЗЫ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий